Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге Татарстан байрагы төсләрендә тасмалар таратты


Татарстан байрагы төсләрендә тасмалар тарату
Татарстан байрагы төсләрендә тасмалар тарату

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Конституция көне уңаеннан Казан үзәгендә Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар таратты.

Активистлар Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Казанның Бауман урамында республика байрагы төсләрендә биш мең тасма таратты. Әлеге чара белән алар шәһәргә бәйрәм рухы кайтарырга, Конституциянең мөһимлеген аңлатырга тырышты.

"Соңгы елларда милли хәрәкәткә шәһәр үзәгендә хәтта бәйрәм чаралары уздыруга рөхсәт бирми башладылар. Без халыкны бәйрәм белән котлыйбыз, халыкка аның асылын аңлатабыз. Һәм әлеге чара белән безне Казан үзәгеннән куып булмаячагын аңлатабыз", дип сөйләделәр оештыручылар.

"Азатлык" активистлары моный чараны инде берничә ел рәттән оештырып килә. Алар тасмалар һәм әләмнәрне республика һәм татарлар өчен башка мөһим көннәрдә дә тарата.

26 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. Соңгы елларда ул зурлап бәйрәм ителми. Гадәттә, бу көнне бар иҗтимагый активлык Татар иҗтимагый үзәге үткәргән митинг белән генә чикләнә. Казанда мондый митинг бүген дә уза.

26 ел дәвамында Татарстанның төп канунына 17 тапкыр үзгәреш кертелгән, кайбер үзгәрешләр шактый әһәмиятле маддәләргә кагыла.

XS
SM
MD
LG