Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Русия Конституциясендә урыс халкына дәүләт коручы статусын бирүгә каршы чыкты


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Шул ук вакытта мөфти Конституциядә Алланы искә алуга каршы түгел.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия Конституциясенә "дәүләт коручы халык" төшенчәсен кертүгә каршы чыкты.

​"Әйе, урыслар — илдәге иң күп санлы халык, Русиянең титуллы милләте булып тора. Әмма Русиянең хәзерге җирлегендә урыслар белән бергә күп кенә башка асаба халыклар да яши. Без — русиялеләр, һәм без барыбыз да бу дәүләтне үстерүгә, Русиянең дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетын саклауга, күпкырлы гомумрусия менталитетын формалаштыруга һәм куәтле социаль-икътисади киңлекне үстерүгә өлеш керттек", дип китерә Сәмигуллин сүзләрен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта мөфти Конституциядә Алланы искә алу тәкъдимен хуплап чыкты, әмма Русия — күп динле ил, дип ассызыклады.

Русия Конституциясенә Путин тәкъдиме белән әзерләнгән төзәтмәләр өлгесендә урыс халкына дәүләт коручы статусын бирү каралган.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз. Шулай ук безнең Telegram каналына да язылыгыз.

XS
SM
MD
LG