Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Думага Конституциядә урыс халкына "дәүләт коручы" статус бирүче үзгәрешләр кертте


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Русия думасына Конституциягә үзгәрешләр өлгесен кертте. Әлеге төзәтмәләр моңа кадәр президент тарафыннан кертелгән канун өлгесенә өстәмә буларак бара. 

Владимир Путин Конституциядә урыс телен "дәүләт коручы халык теле" дип атарга тәкъдим итә. Шул ук вакытта "дәүләт коручы халык" Русиянең башка халыклары белән тигез хокуклы диелә, башка халыкларга туган телләрен саклау хокукы гарантияләнә. Шулай ук республикаларга үз милли телләрен дәүләт теле буларак билгеләү мөмкинлеге дә бирелә.

Ил башлыгы Конституциядә "бог" сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп куюны тәкъдим итә.

Бу хакта Дума рәисе Вячеслав Володин һәм депутат Петр Толстойга сылтанып Русия медиасы яза.

Путин керткән канун өлгесенә ярашлы, үзгәрешләр үз көченә керсен өчен алар русияләр тавыш бирүе белән хупланырга тиеш.

  • Конституциягә үзгәрешләр кертергә ниятләве хакында Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль җыенга юлламасында хәбәр итте. Аерым алганда, президент Русия кануннарын халыкара кануннардан өстенрәк икәнен Төп канунга беркетергә, шулай ук үзе тарафыннан торгызылган Дәүләт шурасының статусын һәм ролен беркетеп куярга тәкъдим итте.
  • Оппозиция вәкилләре Путин бу чараларны 2024 елда мөддәте тәмамланганнан соң Дәүләт шурасын җитәкләп, шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотып калырга тели дип фаразлый.
  • Конституциягә үзгәрешләрне әзерләү өчен Путин эшче төркем булдырды. Аңа 75 кеше керде. Эшче төркем әгъзалары Конституциягә 100 дән артык яңа пункт тәкъдим итте. Алар арасында президент атамасын “югары хәким” дип үзгәртү, православиены илнең төп дине дип, Русиягә “Икенче дөнья сугышында җиңүче дәүләт” дигән статусны язып кую кебек тәкъдимнәр бар.
  • Конституциягә үзгәрешләр турында канун өлгесен беренче укылышта Дәүләт думасы бертавыштан кабул итте. Икенче укылыш 10 мартта булыр дип көтелә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG