Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын "югары хаким" дип атарга тәкъдим ителде


Владимир Путин һәм Русия Конституциясе (коллаж)
Владимир Путин һәм Русия Конституциясе (коллаж)

Русия Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче эшче төркем әгъзалары президент атамасыннан баш тартып "югары хаким" атамасы кертергә тәкъдим иткән.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче төркем 100 дән артык яңа пункт тәкъдим итте дип яза Коммерсант. Аерым алганда, президент вазифасы атамасын "югары хаким" дип үзгәртергә, православ динен илнең төп дине итеп расларга, Русиянең Икенче дөнья сугышында "җиңүче дәүләт" икәнен төп канунда теркәргә дигән тәкъдимнәр яңгыраган.

Президентны "югары хаким" дип атап, "югары" сүзен баш хәрефтән язарга теләүчеләр барлыгы хакында журналистларга эшче төркем әгъзасы, Русия думасының Дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников сөйләгән.

  • 15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.
  • Шул ук көнне Путин Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркем булдыру хакында күрсәтмәгә кул куйды. Төркемгә 75 кеше керде. Алар арасында юристлар да, шулай ук артистлар, спортчылар, һөнәр берлекләре, хәйрия фондлары җитәкчеләре дә бар. Эшче төркемгә Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов та кергән.
  • 23 гыйнварда Русия думасы Конституциягә үзгәрешләр кертү канунын беренче укылышта хуплады.
  • 24 гыйнварда Новая газета Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы манифест чыгарды. Аның авторлары Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне "Конституция түнтәрелеше" дип атады, һәм бу хакимиятне узурпацияләү максаты белән эшләнә дип белдерде.

XS
SM
MD
LG