Accessibility links

"Новая газета" "Конституция түнтәрелеше һәм хакимиятне узурпацияләүгә каршы" манифест чыгарды


Русия хакимиятенең илнең Төп канунын үзгәртүенә һәм шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотарга теләвенә каршы "Русия ватандашлары манифесты" дөнья күрде.

"Без, Русия ватандашлары, күз алдыбызда илдә Конституция түнтәрелеше барганын белдерәбез. Иманыбыз камил, бу түнтәрелешнең максаты – Владимир Путинның һәм аның коррупциягә баткан режимының хакимияттә гомере ахырына кадәр сакланып калуы. Моның өчен Конституцияне канунсыз күчереп язу өчен махсус операция уйлап табылган" диелә “Новая газетада" дөнья күргән манифестта.

Документта Конституциягә үзгәрешләрнең ашыгып, "риторик һәм юридик манипуляцияләр белән, җәмәгатьчелектә чынлап фикер алышусыз" кертелүе әйтелә. "Конституция җыены урынына безгә профессионаллар булмаган кешеләр кергән ялган бер эшче төркем тәкъдим итәләр. Референдум урынына – канунсыз "гомумрусия тавыш бирүен" диелә мөрәҗәгатьтә.

"Без, бу манифестка кул куйган Русия ватандашлары, Владимир Путинның хакимиятне үз кулында гына тотуы белән килешмәүче бөтен кешене безнең белдерүгә кушылырга һәм киңкүләм иҗтимагый кампаниядә катнашырга чакырабыз", диелгән манифестта.

"Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү процедурасы үзе үк ачык һәм гадел булмаячак. Ләкин дәшми тору килешү дип саналачак. Әгәр шуный тавыш бирү билгеләнсә, без бөтенегезне килергә һәм Конституция түнтәрелешенә һәм хакимиятне яулап алуга – ЮК дип әйтергә чакырабыз", дигәннәр мөрәҗәгать авторлары.

Беренчеләр булып мөрәҗәгатькә журналист һәм муниципаль депутат Илья Азар, икътисадчы Сергей Гуриев, сәясәтче Юлия Галямина кул куйганнар. Мөрәҗәгатьне теләгән һәркем имзалый ала.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Шул ук көнне Путин Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркем булдыру хакында күрсәтмәгә кул куйды. Төркемгә 75 кеше керде. Үзгәрешләр дүрт көн эчендә әзерләнеп, думага 20 гыйнварда кертелде. 15 гыйнварда ул беренче укылышта кабул ителде.

Күп кенә сәясәтчеләр Конституция реформасын Путинның 2024 елда үзенең президентлык мөддәте тәмамланганнан соң ил белән идарә итәргә калырга омтылу дип кабул итте. Путин соңыннан Дәүләт шурасын яки "Бердәм Русияне" җитәкләр дигән фаразлар булды.

XS
SM
MD
LG