Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: Конституциянең кереш өлешенә "Бог" яисә "Аллаһ" дип язу кирәкми


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе дөньяви илнең Конституциясенә дини төшенчәләр язарга кирәк түгел дип саный.

Татарстанның Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Русия конституциясенең кереш өлешендә "Бог" сүзен язып куюга каршы булуын белдерде.

"Мин преамбула нормаларына кагылу, анда "Бог" яисә "Аллаһ" дип язу кирәк түгел дип санаучыларга кушылам” дигән Мөхәммәтшин Русия Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче эшче төркем утырышыннан соң журналистлар белән очрашуда. Бу турыда Бизнес-онлайн яза.

Мөхәммәтшин әйткәнчә, Ходай кешенең күңелендә булырга тиеш. "Син кылган гамәлләрең белән үзеңнең мөселман яки православ икәнеңне күрсәтергә тиеш. Кешеләр "аның йөрәгендә Ходай утыра, ул бик гадел, дөрес, акыллы", дисеннәр. Ләкин моны дөньяви дәүләт Конституциясенә язып куяргамы? Язмый торсак яхшырак”, дигән ул.

Моңа кадәр Конституциядә "Бог" сүзен язу тәкъдимен патриарх Кирилл яңгыраткан иде. Аның фикеренчә, ил гимнында "Ходай саклый торган газиз җиребез" дип җырлана икән, бу турыда Конституциягә дә язып куярга була.

Соңрак Кириллның бу тәкъдимен Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгат Таҗетдин дә хуплады.

XS
SM
MD
LG