Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев Уфада Азат Бадранов белән очрашты


Васил Шәйхразиев һәм Азат Бадранов.
Васил Шәйхразиев һәм Азат Бадранов.

Ике вице-премьер Башкортстан белән Татарстан арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдергән. Моңа кадәр Бадранов Шәйхразиев такымын җанисәп алдыннан Башкортстанда агрессив эшчәнлек алып баруда гаепләгән иде.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 21 гыйнварда Уфа шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашкан. "Җитәкчеләр узган ел оештырылган мөһим чаралар хакында фикер алышты. Васил Шәйхразиев Азат Бадрановны Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чаралар белән таныштырды", диелә конгрессның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге очрашу хакында Башкортстан хөкүмәте сайтында да хәбәр чыкты. Анда Шәйхразиевның Икенче дөнья сугышы каһарманы Даян Мурзин каберендә булуы, Башкортстанда сугыш каһарманнарына күрсәтелгән игътибар өчен республика хакимиятенә рәхмәт әйтүе турында язылган.

Азат Бадранов сүзләренчә, Даян Мурзин кебек шәхесләр ике дустанә републикаларның — Татарстан һәм Башкортстанның берләшү мисалы булып тора.

"Даян Мурзин — уникаль шәхес, Бөек Җиңү легендасы. Аның милләте татар һәм ул бөтен Башкортстан халкының горурлыгы", дигән Башкортстан вице-премьеры.

Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә язылганча, Шәйхразиев Башкортстан башлыгы һәм хөкүмәтенә ике республика арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдергән һәм киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдергән.

2020 елның 29 гыйнварында Азат Бадранов Facebook-та пост чыгарып, Татарстан вәкилләрен җанисәп алдыннан Башкортстанда агрессив риторика алып баруда гаепләгән иде.

Шәйхразиев бүген шулай ук Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Уфа шәһәренең "Башкортстан" кунакханәсе конференц-залында узды.

Милли Шура рәисе үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының узган елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында сөйләгән. Шулай ук Васил Шәйхразиев дәүләт програмнары, татар телле дәреслекләр, милли киемнәр, уен кораллары темаларына да тукталды, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG