Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдинә Әбсәләмова: "Америка без яраткан халәтенә кайтыр дип өметләнәм"


Мәдинә Әбсәләмова: "Америка без яраткан халәтенә кайтыр дип өметләнәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:24:58 0:00

АКШ сайлауларына әле нокта куелмады. Җиңүче рәсми игълан ителмәде. Бу сайлаулар тирәсендә бәхәс, фикер алышулар дәвам итә. Азатлыкның "Минемчә" студиясендә АКШтагы сайлаулар үзенчәлеге, татарларның кемне сайлавы һәм Русиядә милли азчылык вәкиле президент була аламы дигән сораулар турында сөйләштек.

1 июльдә федераль хакимият Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплаттыру максатында халык тавышын җыю чарасы үткәргән иде. Бихисап һәм күп очракта бер мәгънәсез шул үзгәрешләрнең заруриятен федераллар Русия суверенитетын ныгыту, башка илләрдән, бигрәк тә Америка тәэсиреннән аерымлану кирәклеге белән аңлатты. Кайбер үтә дә патриотик төркемнәр, элекке Конституция гомумән американ белгечләре тарафыннан язылган диюгә барып җитте.

Алдап-йолдап булса да бу үзгәрешләрне кабул иттерделәр. Русияне АКШтан аерып куйдылар. Моңа ярты ел узды дияргә була һәм көтелмәгәндә шушы атна башында Русиядәге Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды мондый хәбәр таратты: АКШта узган президент сайлаулары һәм аның нәтиҗәсе белән һәр икенче русияле кызыксына икән, халыкның 53%ы. Русия элитасы өчен ачы хакыйкать шул – илдәге сәясәт, тышкысы да, эчкесе дә, ошыймы бу, ошамыймы, Америкадагы хәлләргә нык бәйләнгән, һәм моны кәмит референдумнар белән генә бетереп булмый. Трампмы, Байденмы дигән сорау Русия халкын һаман кызыксындыра. Без бу хакта АКШның Флорида штатында яшәүче, галим Мәдинә Әбсәләмова белән сөйләштек.


— Бер атна элек Америка Кушма Шталарында чираттагы президент сайлаулары узды. Сайлау түгел, сайлаулар дип махсус басым ясарга кирәк, чөнки тавыш бирүне анда һәр штат аерым үткәрә, үз кагыйдәләре нигезендә үзе оештыра, тавышларны да үзе саный. Син яшәгән Флоридада сайлау ничек узды?

— Безнең штат тегендә-монда әйләнә торган (йә демократ, йә республикан ягына авыша торган — ред.) штат. Флоридадагы сайлауларны бик борчылып көттек, чөнки Флорида штатын кем алса, сайлауда шул җиңә, диләр. Безнең штатта 22 тавыш (сайлаучы вәкилләр саны — ред.) бар иде. Флорида штатын алучы Трамп булды, ләкин сайлау нәтиҗәсендә президент булып Байден чыкты. Көнчыгыш Флоридада күбрәк демократлар яшәү аркасында, анда демократлар җиңде, ә бөтен Флориданы алып карасак, бездә республикан фирка яклы кешеләр, трампчылар җиңде.

— Бу җылы яклар бит, биредә пенсиягә чыккан, җылы якларда яшәргә дип күченүчеләр күп, бәлки, алар исәбенә шулай булгандыр...

— Булырга мөмкин. Флориданың көнчыгыш районнарында күбрәк динамик яшьләр яши, чит илләрдән килүчеләр күп, алар Байден өчен тавыш бирде. Ә төньяк районнары, анда авыл кешеләре күп, әйе, Трампны сайлады. Пенсионерлар арасында укыган кешеләр бар. Канададан килеп тавыш бирүчеләр дә бар. Бер ханым Нью-Йоркта да тавыш бирә алам, әмма анда барыбер демократлар җиңәчәк дип, Флоридада сайлау өчен күченеп килгән.

— Тибрәлүчән (икеләнүче) штат булганга күрә, Флоридада демократларга тавыш бирү файдаларык, чөнки алар республиканнар белән көч сынашканда бизмәнне үз ягына авыштыра ала. Шулаймы?

— Әйе, дөрес.

— Кайбер штатларда тавышларны санау әле дә дәвам итә, һәм бу еш кына үзенә күрә бер формаль коллизия тудыруга китерә: тавыш санау әле тәмамланмаса да, аерым штатларның кайсы намзәтне ныграк яклавы инде ниндидер бер мизгелдә билгеле була һәм шул намзәтнең җиңүе игълан ителә. Җиңелгәненә бу, әлбәттә, һич кенә дә ошамый. Элегрәк Буш-Гор белән шулай булды, аннары 4 ел элек Трамп-Клинтон белән, быел исә шул ук хәл Байден-Трамп белән кабатлана. Бу мизгелгә вазгыять ничегрәк анда?

— Бу тарихта бер дә кабатланмаган күренеш диләр, чөнки җиңүче кешене, гадәттә, хәзерге президент котлый. Монда Трампның котлавының "к" хәрефе дә күренми әле. Әле ул һаман да кешеләрне, штатларны берәмтекләп мәкхәмәләргә биреп, алар карары нигезендә яңадан сайлаулар үткәрергә чакыра. Гадәттә, ике нәмзәт арасында 1% тавыш аерма булса, тавышларны кабат саныйлар. Бу елны 1% кына булмады дип әйтәләр. Пенсильваниядә Трамп белән Байден арасы 45 мең тавыш иде, Байден алда бара. Шуңа күрә Трамп сугыша, бөтен штаталарны мәхкәмә бирә. Twitter-ны дер селкетә. Без җиңдек, ди. Ә карасак, электрон сайлау нәтиҗәсендә Трамп – җиңелүче. Ничек кенә авыр булмасын, хакимиятне тапшыруны иске хөкүмәт белән яңа хөкүмәт бергә башларга тиеш. Ләкин аларга мондый мөмкинчелек бирелми, каршылыклар тудырыла, офис җирләре дә бирмиләр. Бөтен яктан Трамп Байденга саботаж оештыра.

— Синеңчә мәхкәмәгә бирүләр белән уңышка ирешә аламы Трамп?

— Хәбәрләрне карап барам. Республиканнар көчле булган Невада штаты без инде тавышларны санамыйбыз, ялганлау, хәрәмләшү булмады диде. Пенсильвания дә шул ук хәл. Федераль хөкемдарлар, дәлилләр юк, дип кире кага. Гаризаны да кабул итмиләр.

— АКШның штатларында кануннар төгәл эшли, тавыш сайлау механизмнары да төгәл эшли. Бу юлы хилафлык булмас дип өмет итә америкалылар. Флоридада республиканнар 22 тавыш алдылар дип әйттең. Азатлык укучыларына аңлатып китик: АКШта президентны турыдан-туры түгел, ә сайлау коллегиясе сайлый. Менә бу сайлау коллегиясе турында да сөйләп кит әле, нәрсә ул?

— Кызым Зифа белән дә сөйләштек, аңа да аңлаттым. Без тавышны туп-туры президентка бирмибез. Без сайлау коллегиясенә бирәбез. Һәр штатның зурлыгына бәйле рәвештә вәкилләр саны бар. Мәсәлән, Флоридада – 22, Невадада – 6. Бер-ике вәкилләре булган штатлар да бар. Бөтенесен дә тупласаң, 538 вәкил бар. Без тавышларыбызны сайлап, аларга бирәбез. Алар ул тавышларны президент сайлауга кулланалар. Флориданың 50% һәм 1 тавышын республиканнар алса, бөтен 22 тавыш шул намзәткә китә. 49% тавыш демократларга бирелгән булса да, минем тавышым Трампка киткән булды соңгы сайлауда. Бу — хаксызлык, диләр. 2016 елда Һиллари Клинтон халык саны белән Трампны җиңде, күпчелеге Клинтонны сайлады, ләкин сайлучылар коллегиясе аша Дональд Трамп җиңде.

— Аңлатып китик, Америка чын мәгънәсендә федератив дәүләт санала. Илнең исеме дә берләшкән штатлар берлеген аңлата. Президентны штатлар сайлый. Тавышлар бөтен ил буйлап җыелмый, штатлар үзләре хәл итә. Флоридадан күпчелекне республиканнар казанган икән, сайлау коллегиясенең тавышлары тулысынча республиканнарга китә, чөнки штат республиканнарны сайлады. Мэн, Небраскада да гына башка тәртип, 3 вәкилдән икесе республикан яклы икән, аларга тавыш бирә, ә берсе - демократларга. Американ президентын менә шулай үзенчәлекле итеп сайлаудан Русиядә кайберәүләр көлгән була, бу янәсе, ниндидер архаик систем, демократик түгел, ул "бер сайлаучы – бер тавыш" принцибын боза. Путин үзе моны берничә мәртәбә шулай мыскыллап телгә алганы бар.

— Бик кызык мәсьәлә бу. Төрекләрдә бер әйтем бар: өскә төкерсәм – мыек, аска төкерсәм – сакал. Минем фикерем дә шулай. Бер яктан, Мэн штатындагы тавышлар да мөһим, ләкин илнең 5 миллион кешесе бер намзәткә тавыш бирә икән, шул Мэн кешеләре аркасында гына бөтен 5 миллионны да син теләмәгән кешене сайлату дөрес түгел. Әмма аларның хакына керү дә дөрес түгел.

— Дәүләт федерация икән, аның аерым субьектларының фикере алынарга тиеш. Алар да хәл итә ала дигәнне күрсәтергә тиеш. Русия дә федерация санала. Русиядәге урыс өлкәләре күпчелек, алар басып китә. Шуңа да Русиядә татар, башка милли азчылык вәкиленең президент булып сайлануы тормышка ашарлык түгел.

—​ Америкадагы сайлауларны Русиянеке белән чагыштырып булмый. Төркия белән дә чагыштырып булмый. АКШ – уникаль дәүләт. Дональд Трампка кадәр хакимият гадел алмашына иде, иске президент яңасын котлап каршы ала иде. Әле күзәтелгән хәлләрне мин белмим.

— Тавыш бирү алдыннан гына Азатлык радиосы Кушма Штатларда яшәгән кайбер татар-башкортлардан кемне һәм ни өчен сайлавы турында сорашкан иде. Кемне сайлау, һичшиксез, һәркемнең үз эше, алай да Америкадагы татар эмиграциясе мондый сәяси һәм еш кына бәхәсле вакыйгаларга ничек карый?

— Мин имупульсив кеше, еш кына күп күренешне аңлата алмыйм, минем ачуым чыга. Монда яшәгән халыклар күбесенчә безнең нәсел кешеләре. Яңа мөһаҗирләр арасында кире кайтып киткән бер генә кешене дә белмим. Әмма бу илне хурлаучы кешеләрне шактый очратам, Русиядән көлүчеләрне дә беләм. Әмма ни өчен син Трамп өчен тавыш бирәсең? Трамп, минемчә, Американың "А" хәрефенә дә туры килми, чөнки ул кешеләрдән көлә, алдалый. Америка – толерант ил. Кемне генә алма, кара тәнле кешеме, акмы, испанлымы син яки геймы, мөһим түгел, барысы да тигез, Америкада барысына толерант караш. Трамп 4 ел эчендә моны бетерде. Ни гаҗәп, АКШка Русиядән күченеп килгән яңа эмиграция кешеләре Трамп яклы. Сәбәбе нинди? Байден Русиягә каршы, шуңа Трампны сайлыйм, диләр. Ник алайса Русиягә күчмисең? Ник монда яшәвеңне дәвам итәсең дип гаҗәпләнәм.

— Трампны икътисадны күтәрде, хосусый милек мәсьәләләрен тәртипкә китерде дип якалап әйтәләр.

— Трамп салымнарны туктатты, диләр. Пандемия вакытында Amazon ширкәте берничә миллиард долларга баеды. Сүз дә юк, салым системын җиңеләйттеләр, әмма эшчеләрнең минималь хезмәт хакын күтәрмәде бу ширкәт. Шуңа икътисадта зур уңай үзгәрешләр дигән сүзләр бәхәсле. Кытайга карата булган басымы әйбәт булды, уйгырларны яклады. Әмма матбугаттан укыйбыз, реклам баннерлары Кытайда ясалган булып чыкты, Кытайда салым түләгән. Үзең Кытайны начар дисең, ник баннерларны шунда ясатасың?

— Ә элеккеге татар эмиграциясе ничегрәк? Алар бер-берсеннән аерыламы, уртаклыклары, аермалары нинди?

— Мин әйтә алмыйм. Трампны әйбәт, мондагы бизнесны яхшырта, диләр, мексиканнар "каралар", "чуркалар", дип аерып сөйләшәләр. Мин андый карашны кабул итә алмыйм. Алар мондагы кешеләрне эшләмичә генә акча алып яталар, диләр. Соң син дә шулай эшлисең бит! Димәк кешеләр үзләрен ничек АКШка килеп урнашканын оныткан булып чыга.

— Быелгы президент сайлауларына җәй башында яңа көч белән кабынып киткән Black Lives Matter, татарчалап әйтсәк – "Кара тәнле гомере дә газиз" хәрәкәте зур тәэсир ясады. Америка Кушма Штатларында полициянең кайбер кара тәнлеләргә карата рәхимсезлеге аркасында башланган бу протестлар әле дә дәвам итә. Җәмгыятьтә бу уңайдан барган кызу бәхәсләр анда яшәүче татарларны да читләтеп узмады. Син моны ничек күзәтеп бардың?

— Башка штатлардан аермалы буларак, Флоридада андый хәлләр булмады. Минемчә, бу дөрес түгел, протестларны тиз генә туктатырга кирәк иде. Black Lives Matter белән хулиганнар бергә чуалышлар оештырды. Кайсының чын җинаятьче икәнен белә алмадык. Кара тәнле кешеләрнең хаклары тапталган, ләкин хәзер аларны шул җинаятьче итеп кенә кабул итәләр.

— Сан-Франсискодагы татар оешмасы активисты Туран Апакай бу уңайдан Facebook аша американ татарларына мөрәҗәгать белән чыкты һәм анда болай дигән иде: "Бу тарихи вакыйгалар турында белемебезне арттырган саен, безгә күп нәрсәләр яхшырак аңлашыла башлый. Мисал өчен, илдәге кара тәнлеләргә карата полициянең бәгырьсезлеге, аңа ышанмау бер дә яңа нәрсә түгел. Үзләренә карата мондый мөгамәләне афрамериканнарның берничә буыны күреп килде". Татарларның яңа буын эмиграциясе мондый нечкәлекләрне аңлыймы?

Татар читкә китсә дә, Русиягә бәйле булып кала

— Кызганыч, аңлап бетермиләр. Күбесе урысчага тәрҗемә ителгән чыганакларны укый. Татарыбыз читкә китсә дә, рус телендәге мәгълүмат чараларына бәйле булып кала бирә. Ә анда бер яклы караш. Алар Русиягә бәйле булып кала.

— Сөйләшүебезне тагын шул президент сайлавына кайтып тәмамларбыз инде, Мәдинә. Соңгы сүзне син әйт инде, киләсе президент кем булачак?

— Джозеф Байден булыр дип өметләбез. Бүген ул Британия, Франция, Германия башлыклары белән сөйләште һәм аларга рәхмәт хатлары яза башлады. Алар белән ничек бергә эшләвен күрсәтәчәк. Вакциналар турында сөйләячәк. Ул халыкка тансык булган хәбәрләрне җиткерәчәк. Хәзерге президент мондый хәбәрләрне күбесенчә Twitter-дан җибәрә иде. Кешеләрне эштән шул рәвешле җибәрә иде. Дипломат теле бар бит. Гыйлемле, тирән мәгънәле хәбәрләр ишетәсе килә халыкның. Байдендан ишетә башладык. АКШ 4 ел эчендә таркала башлаган иде. Кире без белгән, яраткан Америка халәтенә кайтыр дип өметләнәбез.

— Бүгенге сөйләшү азагында тагын бер күзәтүем белән уртаклашасым килә. Ул да Русия-Америка бәйләнеше, аеруча Американың урыс сәяси тормышында алып торган урыны турында. Хәзер киңкүләм мәгълүмат чараларының платформалары айлап түгел, көнләп үзгәреп торганда, сәяси мәгълүматны да без нигездә газит, йә телевизордан түгел, ә социаль челтәрләрдән, Twitter, Telegram-нан күреп алабыз. Күзәтүем шундый – әгәр дә урыс каналлары американ сайлауларына багышлаган игътибарын, тәнкыйтен, төпченә-төпченә җитешсезлекләр эзләвен Русиянең үзендә оештырылган сайлауларга да багышласалар, анда да чын сайлаулар, чын ярыш, гадел көндәшлек урнашыр иде дигән өмет чаткысы була ала.

Студиядә сезнең белән Кәрим Камал булды, яхшыга, камиллеккә өметләнеп яшик.

XS
SM
MD
LG