Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджия штаты АКШ президенты сайлау тавышларын яңадан саный


Почта аша килгән тавышларны санау, Атланта, Джорджия штаты, 4 ноябрь.
Почта аша килгән тавышларны санау, Атланта, Джорджия штаты, 4 ноябрь.

Мондый аудит штат кануннарына нигезләнеп ясала. Әгәр ике намзәт өчен бирелгән тавышлар арасында аерма ярты проценттан кимрәк икән, тавышларны яңадан санарга мөмкин.

Джорджия штаты 3 ноябрьдә АКШ президенты сайлауда бирелгән тавышларны кулдан санап чыгачак. Бу хакта штатның Дәүләт секретаре Брэд Раффенспергер белдерде.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Демократик фирка намзәте Джо Байден республикан намзәт Дональд Трампны 14 мең тавыш белән уза.

Барлыгы штатта президент сайлау вакытында биш миллионга якын кеше тавыш биргән. Раффенспергер сүзләренчә, мондый аудит штат кануннарына нигезләнеп ясала. Әгәр ике намзәт өчен бирелгән тавышлар арасында аерма ярты проценттан кимрәк икән, тавышларны яңадан санарга мөмкин. Әлегә тавыш бирү вакытында нинди дә булса зур проблемнар турында мәгълүмат булмады.

Джорджиядә гадәттә республикан намзәтләргә тавыш бирәләр. Дональд Трампның җиңелүе биредә көтелмәгәнрәк булды. Шул ук вакытта сайлаучы вәкилләрнең әлеге штаттагы 16 тавышы сайлау нәтиҗәләрен Дональд Трамп файдасына үзгәртә алмый.

Моннан тыш, Трампның сайлау штабы адвокатлары берничә штатта мәхкәмәгә шикаятьләр тапшырды, алар сайлау барышында хокук бозулар булды дип белдерә. Чираттагы шикаять чәршәмбе Мичиганда федераль мәхкәмәгә тапшырылды. Анда рәсми күзәтүчеләргә тавышларны санауны яхшылап карап барыр өчен шартлар тудырылмавы әйтелә, күзәтүчеләр тавышларны санаганда канун бозулар теркәгән диелә. Дональд Трамп адвокаты Руди Джулиани сүзләренчә, Трамп штабы мәхкәмәдән Мичигандагы "йөз меңнәрчә" бюллетеньне гамәлсез дип тануны сорый.

Әлегә Трамп штабы кайсы да булса төбәктә сайлау нәтиҗәләрен кире кагарга нигез бирердәй мәгълүматлар тапшырмаган. Трамп штабының берничә шикаятен мәхкәмәләр кире какты.

XS
SM
MD
LG