Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Русиядәге фашистик тенденцияләр татарга да тәэсир итә"


Дамир Исхаков: "Русиядәге фашистик тенденцияләр татарга да тәэсир итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:27:11 0:00

Русия прокуратурасы ТИҮне "экстремистик оешма" дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Татар тарихын белүчеләр "Иҗтимагый үзәк" һәм "экстремизм" сүзләре кисешә алмавын аңлый. Шушы һәм башка вакыйгалар турында "Минемчә" студиясендә галим Дамир Исхаков белән сөйләштек.

2021-нең гыйнвары инде үтеп бара, әле генә менә Кушма Штатларда яңа президент, Дҗо Байден үз эшенә кереште. Татар дөньясы исә киләсе айда үзенең иң абруйлы оешмасы, шактый тарихы булган, заманында халык белән мәйданнарны тутырган Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае узуга 32 ел тулуын билгелисе иде. Тик бәйрәм урынына җеназа булырга тора – узган атна федерал хакимиятнең Казандагы кулы, Русия прокуратурасы, Татар иҗтимагый үзәген "экстремистик оешма" дип танырга теләвен һәм шул гозере белән Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүен белдерде. Татарның соңгы өч дистә еллык тарихын белгәннәр аңлыйдыр – "Иҗтимагый үзәк" һәм "экстремизм" сүзләре сәламәт акылда булган башта берничек тә кисешә алмый, тик бүгенге Русиядә андый сәламәт акыллар зур хөрмәттә түгел. Алай да без берсен таптык, һәм "Минемчә"нең бүгенге сөйләшүенә чакырдык. Ул Азатлыкның күптәнге, кимендә 30 еллык дусты, галим, этнограф Дамир Исхаков. Ул әле Татар иҗтимагый үзәген оештыру идеясе белән 1988 елда ук чыккан бер төркем татар интеллектуалының берсе.

Татар иҗтимагый үзәге – сезнең бала дияргә була, сез аның башында тордыгыз, телгә алынган инициатив төркемдәге 11 кеше арасыннан кайберләре инде вафат, кайберләре читләште, ә менә сез ТИҮ эшендә бүгенге көндә инде турыдан-туры катнашмасагыз да, күңелегез белән әле дә аның тарафында булдыгыз. Урыс прокуратурасының бу соңгы адымы сезнең күңелләрдә ниләр уятты?

— Кызганычка каршы Русиядә алып барылган сәясәт һаман да уң якка авыша бара. Ягъни фашистик тенденцияләр барлыкка килде. Без моны күп кенә вакыйгалар агымында күрәбез. Бәхетсезлеккә каршы без Русия эчендә яшәргә мәҗбүрбез һәм шул сәбәпле ул Татарстанга да кагыла.

Билгеле ТИҮга карата алып барылган сәясәт гомуми кысаларда каралырга тиеш. Мәсәлән, соңгы вакытта Башкортстанда "Башкорт" дигән оешмага карата алып барылган сәясәт тә нәкъ шуның бер чагылышы, ягъни бу Русиядәге гомум тенденция. Ул әле алга таба башка милли оешмаларга да кагылырга мөмкин.

ТИҮга килсәк, истәлекләрдә әйттеләр — ул татар дөньясында совет чорыннан чыккан дәвердәге иң беренче төзелгән сәяси оешма иде. Хәтта 1991 елны бу оешманы без сәяси партиягә әйләндерергә уйлаган идек. Булачак партия документларын да, програм һәм хәтта таныклык проектларын да булдырдык. Кануннар үзгәрү сәбәпле ул нәрсәләр эшләнми калды. Әмма шундый планнар булуы безнең кайсы якка авышырга тырышканыбызны күрсәтә.

1988 елны Михаил Горбачевның үзгәртеп коруы нәтиҗәләргә китергәннән соң, татар интелектуалларыннан торган 11 кеше эшне башлап җибәрде һәм ул дәвердә без төрле-төрле җыеннар үткәрдек. Иң кызыгы шунда, ТИҮне булдырырга теләк белдерүче татарларның шактые Татарстаннан читтә яшәүчеләр иде. Алар хатлар язды, безгә мөрәҗәгатьләр ясады. Оештыруның беренче дәвереннән үк читтәге татарлар бу эштә катнашты. Ягъни, бу баштан ук гомумтатар оешмасы буларак формалаша башлады. Аның беренче дәвердәге исемен карасаң, аның исеме — Горбачев үзгәртеп коруына, демократиягә ярдәм итү оешмасы. Әле ул оешма эчендә коммунистик рух та бар иде. Мин үзем дә берничә ел коммунистлар оешмасы әгъзасы булып тордым. Ул партиягә мәҗбүри рәвештә керттеләр дисәм дә дөрес була. Чөнки ул вакытта кафедралар, бүлекләр башында торучылар партия әгъзалары булырга тиеш иде. Мин Фәннәр академиясенең Казан бүлегендә этнографлар бүлеге башлыгы булганнан соң, минем алда шундый таләп куйдылар.

ТИҮ — урта юлдан бара торган оешма иде, аны экстремизмда гаепләү — көлке

Әле коммунистик рух бетмәгән иде, шул рухны кулланып Татарстанда һәм татар дөньясында демократик рухта үзгәрешләр ясарга уйладык. Башлап җибәргән вакытта ук ул Совет берлегенең сәяси кысасы эчендә хәрәкәт итә торган демократиягә нигезләнгән һәм экстремизмга каршы оешма буларак оешты. Дөресен әйткәндә, урта юлдан бара торган оешма иде. Хәзер дә шуннан бик ерак китмәде, шуңа күрә аны экстремизмда гаепләү — көлке.

ТИҮнең бит програм документлары барысы да бастырылды, аны тарихи яктан карарга була. Минем бу хакта мәкаләләр дә язганым бар. Анда шушы уртаклык белән бару төп линия булды һәм безнең алда торган бурычларыбыз — ул татарның Совет берлеге эчендә урынын яңа бер дәрәҗәгә күтәрү иде. Бу республика статусын үзгәртеп тә, аннан соң төрле иҗтмагый һәм мәдәни өлкәдә үзгәрешләр ясап та барлыкка китерелергә тиеш иде.

Бу оешма татар тарихында, бигрәк тә соңгы дәверендә, чыннан да иң абруйлы, халык арасында зур популярлык казанган хәрәкәт булды. Бәлки федераллар нәкъ бу тарихның кабатлануыннан куркадыр.

— Андый як бардыр дип уйлыйм, чөнки татар шулай оеша ала дигәнгә мисал булып тора. Милләт каршында торган бурычларны шундый типтагы оешмага нигезләнеп башкарып чыга алалар дигән уй бардыр федераллар башында. Аннары бит татар галимнәре тарихны яза баралар. Тулы булмаса да XX йөз тарихы да язылды. Шуңа күрә ул оешмаларның үз урыннары барлыгы укымышлы татарларның башында хәзер дә бар. Монда берникадәр дәрәҗәдә федералларның шөбһәләнүе бар. Һәм ул юкка гына түгел, чынлап та мондый оешмалар алга таба да барлыкка киләчәк дип уйлыйм. Әле тарихның язылмаган өлешләрен дә, исән булсак, язып калдырырбыз. Безнең яшь буыннарга андый мәгълүмат барып җитәргә тиеш.

— ​Тагын бер аспект бар. Татарстанның дәүләтчелек формасы буларак тарихы ТИҮга бәйле, димәк тарихның тулы бер пластын алып аталар булып чыга. Әгәр оешма экстремистик дип игълан ителгән икән, димәк ул тыелган булачак. Аны мәктәпләрдә дә укытмаячаклар. Бәлки бу милли тарихны яшерү максатында эшләнәдер?

—Бардыр дип уйлыйм, әмма хәзер бит инде дөнья үзгәрде, шуңа күрә милли тарихны бөтенләй яшереп булмый, чөнки интернет бар. Күп татар анда утыра, мәгълүмат күп. Шуңа күрә тарих бөтенләй юкка чыкмас, әмма шул тыюлар белән халыктан ерагайталар. Башка ягын да исәпкә алырга кирәк. Мәскәүдә татарның сәяси милләт буларак йөзен югалту тенденциясе бар. Ягъни безгә җыр-бию, фольклор белән шөгыльләнергә була, ә сәясәт ярамый. Этнографик бер милләт итеп калдырмакчылар. Сәясәттә катнашмаска, коймак ашап кына ятарга. Шундый сәясәткә этеп кертмәкчеләр, әмма мин моны барып чыкмас дип уйлыйм. Тенденция буларак яши ала.

Мәскәүдә татарны сәяси милләт буларак юк итү тенденциясе бар

Аннары тагын башка яклары да бар. Федераллар аны аңлап бетерми: әгәр берәр сәяси оешманы тыйсаң, эш идән астына (подполье) күчәргә мөмкин. ТИҮне оештыруның башында торган шәхес буларак хәтерлим: бер Казан кешесе килеп кечкенә генә даирә эчендә "мин сугышта катнашмасам да солдат булдым һәм мин шартлату эшләрен булдыра алам, кирәк булса, мин татарларга игътибар булсын өчен Казанда бер бинаны шартлата алам" диде. Соңыннан без аның белән сөйләшә-сөйләшә үзебезнең хәрәкәт эченә керттек, ул сәяси юллар белән эшләргә күнекте һәм үзенең баштагы фикерен онытты. Ә менә хәзер шәхесләрне шулай сәясәттән читләштерсәң, радикаллар барыбер калачаклар, алар идән астына күчә, ә андагы хәрәкәтне карап тору бик уңайсыз. Аннан син нәрсә килеп чыгасын да белмисең. Шуңа минем фикеремчә, демократик җәмгыять юлы иң әйбәт юл. Сәяси эшләр ачык булырга һәм кешеләр сәяси партияләргә, оешмаларга оеша алырга тиешләр. Шул вакытта гына җәмгыять нормаль рәвештә яши ала. Бу Русиядә алып барылган сәясәт ул демократияне бетерүгә юнәлдерелгән. Ләкин аның нәтиҗәсе ул Мәскәүләр көткәнчә булмаячак. Ул бик начар нәрсәләргә китерергә мөмкин.

—​ Федераль хакимият, аның ниндидер бер канаты әлбәттә бик радикал кылана. Шулай ук сез әйткәнчә фашизм күренешләре барлыкка килә, көч куллану юлы белән хәл итүне хуп күрәләр. Мисал өчен, Росгвардияне ныгыттылар. Куәт структураларына акчаны кызганмыйлар, төрмәләрне төзеп торалар. Урам җыеннарын таратыр өчен, башкасына булмаса да, төрле техникага акчалар табыла. Бәлки Мәскәүдә бу милли мәсьәләләрне көч белән хәл итүгә ышаныч артып киткәндер, бу вазгыять шуңа охшап тора.

—Шул юл белән барырга теләүчеләр күп. Мәскәүдә Русия президенты идарәсендә дә андый шәхесләр шактый. Бәлкем алар чыннан да шундый юл белән җиңеп чыгачакларына ышанадыр. Әмма минемчә ул барып чыкмаячак, чөнки халык бит үлмәгән, төрле милләтләр дә исән-сау, милләтләрнең интеллектуаллары да бар. Шуңа күрә аларны бастырып тору озак бара алмый.

Миңнеханов идарәсенә әлегә бәреп кермәделәр, әмма халык арасында ризасызлык бар

Аннары мин икътисади вазгыятьне дә күзәтеп киләм. Соңгы вакытта, мәсәлән, Уфада халык торак хезмәтләренә бәяләр күтәрелгәч, хакимият бинасына ук бәреп керде. Андый процесс Казан эчендә дә бара. Бездә Миңнеханов идарәсенә бәреп кермәделәр, әмма халык арасында ризасызлык бар. Шундый ризасызлык арта башласа, берничек тә каплап калдыра алмыйсың. Аның башында сәяси җитәкчеләр дә барлыкка киләчәк һәм ул вакытта инде сәяси тенденцияләр үсәчәк. Бу әйберләрне син бастырырга уйласаң да, күпмедер бастырып тора аласың, әмма ул мәңгелеккә була алмый.

—​ Икенче яктан тагын бер куркыныч бар: халык арасында канәгатьсезлек арта һәм бу нигездә икътисади сәбәпләр белән аңлатыла, ягъни акчасызлык, фәкыйрьлек, түләүләрнең артуы. Шушы канәгатьсезлекне федераллар әкренләп милләтара низагларга борып җибәрмәсме? ТИҮ генә түгел, Татарстанга, татарга карата һөҗүмнәр күптәннән бара.

Әйткәндәй, бу атна прокуратура әле тагын бер һөҗүм ясады. Мәскәүнең күптәнге хыялы — Татарстанда президент атамасын бетерү кирәклеге турында да белдерү ясады. Күренә ки, Мәскәү татар милли идеясе, дәүләтчелек идеясенә каршы авыр туплардан атарга кереште. Элек Казандагы сәяси элита моны алдап-йолдап булса да кире кагып, Мәскәүне юмалап килә иде, хәзер ничек булыр икән? Мәскәү, Совет берлеге таркалгандагы кебек, янә милләтләр арасындагы каршылыкны арттыру юлына басмасмы?

— Андый тенденция чыннан да бар, һәм андый планнар да бардыр дип уйлыйм. Мәсәлән, башкорт белән татарның үзара мөнәсәбәтләрен начарайтырга тырышалар. Монда Мәскәүнең катнашы һичшиксез бар. Әле күптән түгел генә Мәскәүгә Башкортстаннан татарларга карата, безнең эшчәнлеккә карата шикаять язганнар дип ишеттем. Бу бит араны бозу өчен эшләнә торган нәрсәләр. Һәм Мәскәүдә бу сәясәтне якларга теләүчеләр бар. Моны Башкортстан башында торучылар хәзер аңлый дип уйлым. Ләкин бит аның шундый четерекле ягы бар: әгәр син милли мәсьәләләрдә шулай итеп үзара каршылыкка китерәсең икән, ул бит аннан соң Русия эчендә каршылыклар көчәя дигән сүз.

Русиядә демократияне кысу һәм фашистик тенденцияләр көчәя икән, ул бөтен җәмгыятькә йогынты ясый

Мәсьәлән, минем шундый күптәнге күзәтү бар: әгәр дә татар милләтен кыса башлыйсың һәм татар милләтен бер чокырга төшерәсең икән, икенче чокырга төшүче халык — яһүдләр булачак безнең Русиядә. Чөнки алар да милләт, алар монда хәзер күп байлыклар тупладылар. Шуңа күрә, монда ничектер бер милләтне аска төшереп, икенчесен күтәреп калабыз дигән сәясәт барып чыкмас дип уйлыйм. Моны Русиядә дәүләт башында торучылар да уйларга тиеш. Аерым гына милләтләрне кысып булмаячак, ул — гомуми процесс. Әгәр Русиядә демократияне кысу һәм фашистик тенденцияләр көчәя икән, ул бөтен җәмгыятькә йогынты ясый торган сәясәт. Минемчә, хәтта урыс милләте дә тискәре йогынты күрәчәк. Мәсьәлән, мин күзәтеп киләм, Александр Дугин кебек урыс милләтчеләре дә Путин режимына каршы чыга башладылар, каршы сүзләр әйттеләр. Чөнки чынлыкта мондый сәясәт урысларга дә әйбәт түгел. Минемчә, демократия ул йә бөтен халыклар өчен дә була, яки бөтенләй булмый. Шуңа күрә монда аерым милләтләр өчен генә яхшы тормыш корып булмаячак, минемчә.

— Русиядә демократия төшенчәсе инде атналап-айлап түгел, көнләп кимеп бара. Шуңа күрә, бу очракта бар халыкка да демократия җимешләрен күрергә бик насыйп булмады. Президент дигәннән, 1991 елның августындагы хәлләр искә төшә — совет номенклатурасы фетнәсен бастырганнан соң Русиядәге яңа хакимият, ул чактагы Ельцин-Хасбулатов хакимияте, Казанга фетнәне яклауда гаепләнгән Шәймиевне президентлыктан алырга дип Сергей Шахрайны җибәргән иде. Ул чакта нәкъ менә Татар иҗтимагый үзәге җитәкләгән халык Шәймиевне урыс илчесенә бирмәде. Берничә елдан соң Мәскәү белән инде килешкән, уртак тел тапкан Шәймиев, милли хәрәкәтнең кирәклеге калмагач, ТИҮне бинасыннан куып чыгарды, аны иҗтимагый тормышның кырыена этәрә башлады. Аның бу гамәлен сез ничек аңлыйсыз?

Халыкка таяныч булмаса, Мәскәү килеп Татнефтьне һәм башка нәрсәләрне алып китәргә мөмкин

— Ул әйберләр бер дә алай гади түгел. Мин уйлым, татарларның хәзерге сәясәт башында торучы вәкилләре шулай ук кайбер нәрсәләргә төшенеп бетмиләр. Әгәр дә республика эчендә аларның таянычлары булмый икән, ягъни алар халыктан аерылса, ул вакытта Мәскәү һәрвакыт монда килеп алар кулындагы Татнефтьне һәм башка нәрсәләрне алып китәргә мөмкин. Монда ниндидер нормаль сәясәт корылмаса, бу бөтен Татарстан җәмгыяте өчен дә куркыныч. Бүген Рөстәм Миңнеханов президент булып тора. Ләкин әгәр дә аның шушы президентлык постын бетерергә уйлыйлар икән, ул бит аңа шулай ук тап төшерә чынлыкта. Әле ул президент булган вакытта, читтәге татарлар аңа гомумтатар юлбашчысы буларак карый. Әгәр дә ул Татарстан губернаторы кебек кенә калса, ул вакытта аның андый дәрәҗәсе югалачак. Мин уйлыйм, Татарстанның сәясәт башында торучылар андый әйберләрне аңлыйлар һәм аңа бик риза булмаслар дип уйлыйм. Шуңа күрә Мәскәүдәге шундый теләкне бик тиз генә тормышка ашырып булыр дип әйтмәс идем. Мондый вазгыятьтә Татарстан эчендә каршылык күтәрелергә мөмкин.

— Шәймиевне, гадәттә, алга карап уйлаучы, стратег итеп сурәтләргә яраталар, ләкин ул да менә шундый хата җибәрде. Ә хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләрдә күбрәк тактикмы, яки аның да үзенә күрә алга карашы, стратегиясе бармы икән?

— Шәймиевнең күтәрелүе һәм эшләгән эшләре татар милләтенең күтәрелүе белән бәйле иде. Шуңа күрә, аңа Шәймиев кенә эшләгән эшләр дип карарга кирәкми. Ул бик күп шәхесләр һәм милләтпәрвәрләр эшләгән эшләрнең башында гына торды, шуннан файдаланды. Шул дулкында күтәрелде дип әйтсәм, дөрес булыр. Ә хәзер, билгеле, Рөстәм Миңнехановка авыррак. Чөнки Русия кысаларында демократия булмау, төбәкләр бик каты кысылу сәбәпле, монда хәзер Мәскәүгә бик нык карарга кирәк.

Әгәр артыңда халык юк икән, сине һәрвакыт читкә тибәргә мөмкиннәр

Шуңа күрә, алдагы дәвердә милли хәрәкәт кимегәннән соң, ә аның хакимият оешмалары катнашында киметелүе билгеле, Миңнехановның таянычы элекке белән чагыштырганда азрак. Әмма син бит урындыгыңда вазгыять үзгәргәнче генә утырып торасың, әгәр артыңда халык юк икән, сине һәрвакыт читкә тибәргә мөмкиннәр. Күрше Башкортстан мисалында бик ачык күрәбез, Мортаза Рәхимовны бит бик тиз генә алып аттылар. Бездә дә шундый тенденция булырга мөмкин, әгәр Татарстан эчендә милли рух булмаса, татар милләте тиешенчә корылмаган булса, таянычың юк икән, ул вакытта монда киеренке вазгыятьтә хакимият башында калуың да икеле. Безнекеләр, күп байлык туплагач, ничек тә булса утырып калырбыз дип уйлый. Ләкин Мәскәү сәясәте алга таба ничек булачагын белмибез, монда хакимият өчен куркынычлы вазгыять тә булырга мөмкин.

— Әгәр дә прокуратура морадына ирешеп, мәхкәмә аша ТИҮне тыйса, милли кырда Татар конгрессы гына калачак, ә ул хәзер нигездә Мәскәүнең урыслаштыру парадигмасы кысаларында гына эш итә торган оешма. Аның чит илләрдәге оешмалары һәрхәлдә Русиянең тышкы сәясәте коралына әйләнде инде. Әле генә менә Конгрессның Милли шурасы җыелыш үткәрде. Анда Татар иҗтимагый үзәген яклыйсы урынга, Шура рәисеннән шактый тешсез генә бер белдерү ишетелде. Янәсе, бары да канун нигезендә булырга тиеш, мәхкәмә ничек хәл итә — шулай була. Конгрессның үзенә дә шундый тыю яный аламы киләчәктә?

— Бу мәсьәләгә бераз катлаулырак караш кирәк, минемә. Беренчедән, аны Милли шура утырышында аның рәисе Васил Шәйхразиев та әйтте, әлегә мәхкәмә карары ничек буласы билгеле түгел. Чөнки Татар иҗтимагый үзәге эшләгән эшләр нигезендә аны экстремист оешма дип игълан итү бик авыр. Монда бит конкрет каралырга тиеш, аларны нинди нигездә экстремист дип игълан итәргә тырышачаклар? Әгәр юридик нормалар нигезендә булмаган карар чыгарылса, ул хакимиятне бизәмәячәк, һәм Татар иҗтимагый үзәген болай гына бетереп булмаячак.

— Хакимият ул турыда бөтенләй борчылмый бит, алар уйлап чыгаралар, уйдырма нигезендә кешеләрне нахакка гаеплиләр. Русиядә хәзер гаделлек мәсьәләсенең ничек булуын бигрәк тә мөселманнар мисалларында күрәбез. Хәзер Мәскәүдәге хакимият өчен мондый проблем юк. Алар теләсә нинди юк кына нәрсәдән дә җинаять эше чыгарып, кешеләрне утыртып куя алалар.

Сәясәт белән шөгыльләнергә теләүче татарлар кала икән, яңа оешма да төзелә ала

— Андый нәрсә мөмкин, мин аны бер вариант буларак карыйм. Әмма бит Татар иҗтимагый үзәген бүген ябып куйгансың икән, икенче көнне бит ТИҮнең әгъзалары бар, читтән килүчеләр дә. Алар корылтай җыялар һәм "Татар иҗтимагый үзәге + 1" дигән яңа оешма төзиләр. Исемен бераз үзгәртергә мөмкиннәр, андый хәрәкәт юкка чыкты дигән сүз түгел. Сәясәт белән шөгыльләнергә теләүче татарлар кала икән, ә алар һичшиксез калачак, яңа оешма да төзелергә мөмкин. Шуңа күрә мин шунда ук пессимизмга бирелү ягында түгел, монда әле күзәтергә кирәк, нәрсә буласын. Тискәре нәтиҗәгә китереп чыгарга мөмкинлеген аңлыйм.

Ә инде Татар иҗтимагый үзәге язмышы белән Татар конгрессының сәясәтен уйлаган вакытта, билгеле, монда безнең яктан проблемнар бар. Милли шура әгъзасы буларак, аның эшендә катнашкан кеше буларак, мин проблемнар булуын беләм. Әмма, минемчә, Конгресс кебек оешманы бөтенләй бетереп булмый. Чөнки әле бит татарлар бар, татарлар булгач, аларның берәр оешмасы барыбер булырга тиеш була. Шуңа күрә, Конгресска каршы ук чыкмаслар дип уйлыйм. Хәлбуки, Русиядә бөтенләй фашистик режим урнашса, демократиянең калган яклары да бетерелсә, ул менә шундый милли оешмаларга да йогынты ясарга мөмкин, һәм ахыр чиктә аларын да бетерергә мөмкиннәр. Мондый мөмкинлекне истә тотарга тиешбез дип уйлыйм һәм татар милли сәясәтчеләре арасында ул турыда уйлаучылар бар да.

— Ягъни Конгресс, сезнеңчә, сәяси кырдагы җыр һәм бию ансамбле булып кала инде?

Татар конгрессы сәяси яктан бик актив катнашмый

— Юк, бик алай түгел ул. Чөнки Конгрессның эшчәнлеге күпкырлы. Аның бит әле җирле оешмалары бар. Җирле оешмалар төрле эшләр белән шөгыльләнәләр, анда җыр-бию генә түгел, башка яклары да бар. Әмма, билгеле, Татар конгрессы сәяси яктан бик актив катнашмый. Һәм катнашмавының сәбәбе — Русиядә хәзер сәясәт белән шөгыльләнү бөтен кырда да бик авыр.

— Татарның милли мәнфәгатләре илдә Мәскәү тарафыннан шулай бар халыкара нормаларны таптап, рәхимсез бастырылып килсә, аны читтәге татар оешмалары алып бара аламы? Андыйлар бармы?

— Мондый вариант мөмкин. Чөнки хәзер читтә яшәүче татарларның да башка оешмалар булдырып, сәясәтнең кайбер якларын үз кулларына алу теләге бар. Үз вакытында андый мөмкинлекләр булды. Төркиядә төзелеп карады читтәге татарларның бер оешмасы. Мәсьәлән, Вил Мирзаянов җитәкчелегендә төзелгән иде шундый бер оешма.

— "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атадылар алар аны.

— Әйе. Әмма аның кызык ягы шунда — шул оешма төзелгәндә бер утырыш булды, Конгрессның бер сайлавы вакытында. Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Мөхәммәтшин залга карады да, анда Фәүзия Бәйрәмова утыра иде, һәм әйтте — "Ә без кем соң, сез читтәге хөкүмәт оештыргач?", диде. Чөнки читтә хөкүмәт оешса, Татарстан җитәкчелегенең кем булуы мәсьәләсе дә килеп туа бит көн тәртибенә. Монда яңадан проблем барлыкка килә.

XS
SM
MD
LG