Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларның дүртенче инкыйлабы


Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989
Беренче корылтайны оештыручылар, Камал театры, 17-18 февраль 1989
► Татарларның дүртенче инкыйлабы - II
► ТИҮ-нең I корылтае: онытылмас көннәр
► Татарның олы күтәрелешенә 20 ел

ТИҮ оештыручыларның берсе тарихчы Дамир Исхаков үзәкнең беренче корылтаен XX гасырда татарларның дүртенче инкыйлабы дип бәяли. Тарихка күз салсак, беренче инкыйлабый күтәрелеш 1905 елда, икенче һәм өченчесе 1917 елның февраль һәм октябрь айларында булып узса, дүртенчесе 1980 елларның ахырына – 1990 елларның башына туры килә, ди галим.

Инкыйлабны татар зыялылары башлый

Милли күтәрелеш башында татар зыялылары - тел, әдәбият һәм тарих институты (ИЯЛИ) һәм университет галимнәре торган.

Дамир Исхаков
“Оештыру комитетында 11 кеше булса да, бүген беркем дә бөтенесен искә төшерә алмый. Кызганычка каршы, исемлеге сакланмаган. Бары тик 9 кешенең генә очына чыгабыз. Бу оештыру комитеты барлыкка килгәнче үк тел, әдәбият һәм тарих институтында аерым сөйләшүләр булды.

Чөнки КПССның XIX корылтаена хәзерлек йөзеннән яңа фикерләр таләп иттеләр. Аларны яшь галимнәр эшләде. Әйтик, Фәрит Солтанов, мин. Ләкин аны соңыннан парткомда утырган тел, әдәбият һәм тарих институтындагы өлкәнрәк галимнәр дә эшкәртте. Аннан үзгәртеп кору башлангач, читтә яшәүче татарлардан хатлар килә башлады. Алар, беренче чиратта, тел, әдәбият һәм тарих институтына килә иде. Андагы татарлар арасында активлык күренә башлаган иде. Бу хәрәкәт 1987-88 елларда көчәеп китте. Тел, әдәбият һәм тарих институтында бер кайнау - татар тарихын яңача язу теләге булды. Хәтта аның 1985 елда планы да төзелде, тикшерүләр булды”, ди Дамир Исхаков.

Университетның 109-нчы аудиториясе

Шулай итеп 1988 елның җәй башларына актив бер төркем оеша. Алар арасында, беренче чиратта, университет һәм фәннәр академиясе галимнәре, язучылар була. Ул вакытта язучылар актив түгел иде, дип сөйли галим. Һәм 1988 елның җәендә Казан университетының 109-нчы аудиториясендә беренче җыелу була.

КДУ-ның 109 аудиториясе
“Анда университет парткомы да катнашты. Чөнки татарлар активлашкач, алар безнең фикерләрне тупларга уйлаганнар. Җыелган кеше алай күп булмады анда. 40-лап кеше халыкны бергә туплый, документлар белән эшли торган оештыру комитеты булдырырга уйладылар.

Оештыру комиссиясенә Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Җәүдәт Сөләйманов, Фәрит Солтанов, Дамир Исхаков кебек актив йөргән кешеләрне сайлап куйдылар. Без барыбыз бергә 11 кеше идек. Җитәкчелек эше ап-ачык итеп билгеләнмәде.

Җыелулар төрле урыннарда үтте. Тел, әдәбият һәм тарих институтына җыелырга Зәкиев рөхсәт бирде. Аннан соң аерым төркемнәр эшли башлады. Табигать, тел мәсьәләләренә караганнары һәм башкалар. Көзгә табарак булган очрашуларда, бәлки, август ахырларында булгандыр, Рафаил Хәкимов, Фәүзия Бәйрәмовалар күренә башлады. Сентябрьдә бу эшләрдә Рафаэль Хәкимов актив катнашып китте. Ә Фәүзия Бәйрәмова, халык фронты белән, әле туып килүче оешма янында иде. Ул вакытта безнең кешеләр әз иде. Шуңа да күбрәк кеше тартыр өчен бер үзәк булдыру зарур иде”, диде ТИҮ-ның беренче программасын төзүче галим.

Ахыр чиктә өлкә комитеты белән сөйләшкәч, 1988 елның октябрь аенда Мәгариф йортында очрашу үткәрелә. Дамир Исхаков сүзләренчә, анда берничә йөз кеше җыела. Ул Казан өчен бер зур вакыйга була. Анда шушы документларның төп юнәлеше уңаеннан фикер алышу үткәрелә. Ә 1988 елның ноябрендә корылтайга ике ай кала ТИҮ-ның төп тексты да булдырыла.

Республика булыр өчен көчле икътисад кирәк

Иҗтимагый хәрәкәтнең оешып китүенә башка сәяси, икътисадый сәбәпләр дә тәэсир итә.

“Сиксәненче еллар ахырында Татарстанга Союздаш республика статусы кирәклеге яңгырый башлады. Шуның белән бергә икътисадый мәсьәлә дә калкып чыкты. Чөнки барыбыз да белә, республика кулында милекнең 2%-ы калуы һәм шуның нигезендә бюджетның корылуы ачыкланды. Әрмәнннәр, Балтыйк буе республикалары белән үзебезнең хәлне чагыштырып карарга тотындык. Көчле икътисадсыз суверен республиканы булдырып булмаганлыгына төшендек. Республика һәм икътисад мәсьәләсе бер дәрәҗәдә карала башлады. Шулар белән милли мәсьәләләр дә килеп чыкты. Мәсәлән, мәктәпләренең хәле. Ул вакытта милли мәктәпләр бетә язган иде. Бигрәк тә, шәһәр җирләрендә”, ди галим.

Татарлар үзләренә ни кирәген әйтә

ТИҮ программасы төзелү татар халкы өчен зур тарихи вакыйга була. Совет чорында татарлар беренче тапкыр оешып үзләренә нәрсә кирәк икәнлеген программа рәвешендә әйтте, дип искәртә Дамир Исхаков.

“Моңарчы андый документ булмады бит. Инкыйлаб елларында да корылтайлар булган. Әмма татарларның дәгъвалары беркайчан да рәсми рәвештә язылмаган. Әйтик, 1950 елларда интеллигенция вәкилләре Үзәк комитетка хатлар язып караган. Әмма аларны бүген белгән кеше дә юк, хәтерләмиләр дә. Моңарчы милли өндәмәләр күтәреп чыгу булмаган. Бу татарларның беренче уңышлы тәҗрибәсе булды. Мин боларны ни өчен әйтәм, чөнки соңыннан Мәскәүнең Дробежова, Тишков кебек күренекле галимнәр белән сөйләштем. Алар миңа ТИҮ программасының союздаш республикалардагы милләтләр белән тигез дәрәҗәдә язылганын әйтте. Димәк, акыл дәрәҗәсе югары булган. Бу фикерне Бөекбританиядә яшәүче галимә Мария Броксның да әйткәне бар. Шушы документ тирәсендә тупланган зыялыларның аны башкарып чыгып, бер калыпка китерүе үзебезнең мөмкинлекләрне дә күрсәтә. Әле документ турында сөйләшкәндә, аның платформа буларак түгел, ә программа итеп эшләнгәнен истә тотарга кирәк. Татарга нәрсә кирәклеге, аны ничек тормышка ашыру турында язылган иде”.

ТИҮ программасында милләтчелек юк

Дамир Исхаков Татар иҗтимагый үзәге программасының бүгенгә 80%-ы башкарылган дип саный.

“Безнең документта демократиягә омтылыш бик ачык чагылган. Гомумән, Русиядә шундый бер күзәтү бар - демократия күренә башлау татарларга гел файдага булган. Зыялылар документны эшләгән вакытта беренче чиратка демократияне куйды. Һәм аны төрле юллар белән аңлатып, демократик агымда үзенең урыннарын билгеләде. Без бу документта милләтчелекне күрмибез. Анда милләтчелек юк. Милли омтылышлар барысы да салынган, әмма ул милләтчелек рухында язылмаган. Моның белән без СССР халыклары арасында иң демократик милләт булып та санала алабыз. Документта алга таба киңәю мөмкинлекләре дә салынган иде. Мәсәлән, Исламның киң таралыш алуы беренче программада ук бар. Татарның киңрәк кысагы чыгарга тырышуы күренеп тора. ТИҮ-ның беренче корылтае – татар зыялыларының корылтае булды”, дип хатирәләрен сөйләде Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG