Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коммуналь түләүләр артуга каршы җыенда катнашкан активистны 10 тәүлеккә утыртканнар


Альберт Рәхмәтуллин.
Альберт Рәхмәтуллин.

Альберт Рәхмәтуллин митинг уздыру тәртибен кабаттан бозуда гаепләнә.

"СтопБашРТС" хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинны коммуналь түләүләр артуга каршы халык җыенында катнашкан өчен 10 тәүлеккә сак астына куелган. Бу карарны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе чыгарган. Рәхмәтуллинның кулга алынуы хакында "МБХ медиа"га Башкортстан канун чыгару органы – Корылтай депутаты Дмитрий Чувилин хәбәр иткән.

Рәхмәтуллин митинг уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепле дип табылган.

Узган елда активист үзенең интернетта чыгарган язмаларында Русия президенты Владимир Путинны һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировны хурлаган өчен штрафка тартылган булган. Штраф сугуга сәбәп булган язмаларында Рәхмәтуллин Путин тәкъдиме белән оештырылган Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү чарасына каршы сүзләр әйткән. Соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу штрафларны гамәлдән чыгарган.

18 гыйнварда Уфада 200ләп кеше коммуналь түләүләр артуга чик куюны таләп итеп Хөкүмәт йорты янына җыелды. Альберт Рәхмәтуллин әлеге җыеннан туры эфир алып барды.

Узган елның февралендә Уфада йортларны җылыту бәясе артуга каршылар "СтопБашРТС" оешмасына берләшкән иде.

XS
SM
MD
LG