Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада йортларны җылыту бәясе артуга каршы “СтопБашРТС” оешмасы төзелде


“СтопБашРТС” оешмасының беренче утырышы
“СтопБашРТС” оешмасының беренче утырышы

Җылы өчен түләүләрнең артуына каршылар яңа оешмага берләште. 29 февралдә алар Уфада митингка чыгачак.

Уфада фатирларны җылыту бәясе артуга каршы чыгучы активистлар үзләренең оешмасын булдырды. Активистлар коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр билгеләүдә тәртип булдыру өчен көрәшергә җыена. Аерым алганда, аларны “БашРТС” ширкәтенең фатирларга җылы биргән өчен бәяләрне арттыруы борчый.

2020 елның гыйнварында Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә җылыту бәяләре 30-40 процентка арткан. Халыкның күп санлы зарланулары аркасында республика хөкүмәтендә дә бу мәсьәләне тикшергәннәр.

"БашРТС" аңлатканча, элек җылы өчен түләү ел дәвамында алып барылса, хәзер салкын вакытта гына булачак. Ләкин тикшерүләр вакытында күпсанлы канун бозулар ачыкланган. Хисап алып баручы җиһазларның дөрес эшләмәве, күп фатирлы йортларны техник яктан тәэмин итү һәм аларны куллану тиешлечә башкарылмавы билгеле булган.

“СтопБашРТС” оешмасының беренче җыелышында 250дән артык активист катнашкан дип яза Idel.Реалии. Аларның күбесе Уфадан, ләкин Сибай, Белорецки һәм Благовещенскидан килүчеләр дә булган.

Активистлар ягып җылыту бәяләрен 40 процентка төшерүне таләп итә.
Хакимияткә таләпләрен активистлар Уфада урам чарасында да белдерәчәк. Алар 29 февралдә узачак 400 кешелек митингны шәһәр идарәсе белән килештергән.

XS
SM
MD
LG