Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 200ләп кеше коммуналь түләүләр артуга чик куюны таләп итеп Хөкүмәт йорты янына җыелды


Уфада Хөкүмәт йортына килүчеләр.
Уфада Хөкүмәт йортына килүчеләр.

Декабрьдә җылылык өчен түләүләр 30 процентка арткан. Моның белән риза булмаган халык Хәбиров идарәсе бинасы янына җыела.

Уфада Башкортстан җитәкчесе идарәсе бинасы янына халык җыела. Алар коммуналь түләүләр артуга чик куюны, бу турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуны таләп итә.

Активистларның берсе сөйләгәнчә, түрәләр җыелган кешеләргә Башкорт драма театры бинасына барырга кушалар, шунда бу проблем турында сөйләшергә вәгъдә итәләр. Полиция халык янына килмәгән. Активист Альберт Рәхмәтуллин әлеге җыеннан туры эфир алып барды.

Башта халыкны тынычландырырга республика башлыгы идарәсенең эчке сәясәт урынбасары Урал Килсенбаев чыга. Аннары халык алдында торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев күренгән. Аңа авыз ачарга да ирек бирмичә, кешеләр "Бу кеше бәяләр артуында гаепле!", "Беляев, кит!" дип кычкыра башлаган диелә. Түрәләр халыкка Башдрамтеатр бинасының кече залына барырга һәм анда сөйәшергә тәкъдим иткән. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта анда җыелыш бара.

11 гыйнварда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров торак-коммуналь түләүләрнең артуы белән килеп туган проблемны хәл итүгә ике көн вакыт биргән иде. Халыктан тиешеннән артык акча алынган булса, тикшерергә һәм кире кайтарырга, дип боерды Хәбиров.

Уфадагы кайбер йортларда яшәүчеләр декабрь өчен түләүләрнең сизелерлек артканын әйтә. Аерым алганда, өйләрне ягып җылыткан өчен түләү 30 процентка арткан. Җылылык тапшыручы "БашРТС" оешмасы моны декабрьнең ноябрьгә караганда салкынрак булуы белән аңлаткан.

Узган елның гыйнварында да Башкортстанда шундый хәл килеп туган иде. Биш меңнән артык күп фатирлы йортта яшәүчеләргә 2019 елда дөрес хисапланмаган түләүләр өчен бер миллиард сумнан артык акча кире кайтарылды.

XS
SM
MD
LG