Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден килде. Кырымтатарлар уңай үзгәрешләргә өметләнә


Джозеф Байден АКШ вице-президенты сыйфатында Киевка сәфәре вакытында, 17 декабрь 2015

20 гыйнвар АКШның 46нче президенты Джозеф Байден вазифасына кереште. Кырым һәм кырымтатар халкы мәсьәләсен халыкара көн тәртибенә кертергә тырышкан сәясәтчеләр Байден идарәсеннән нәрсә көтә? Азатлык кырымтатар җитәкчеләре, диаспора вәкилләре, активистлар фикерен белеште.

Русия хакимияте Кырымга керүне тыю сәбәпле хәзерге вакытта Киевта яшәргә мәҗбүр булган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Байденның президент итеп сайлануын уңай нәтиҗә дип саный.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

— Джо Байденның Кырым мәсьәләсенә һәм Украинага карата позициясе элекке президентныкы белән чагыштырганда күпкә адекват булыр дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, Кырым деоккупациясе адымлап-адымлап якынлаша. Моның объектив сәбәпләре бар, чөнки Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аңа тәэсир итә. Мин планнарны беләм, ул санкцияләр тагы да кырысланачак. Украинага килгәндә, Кырымның деоккупациясе өчен иң уңай адым "Кырым платформасы" барлыкка килүе булды, шуңа без 2021 елга өмет белән карый алабыз, диде Мостафа Җәмилев​.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев исә, без кемгәдер ышанып утырырга тиеш түгел, үзебез хәрәкәт итергә тиеш, дигән фикерен белдерде.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

— Күп нәрсә үзебезнең ничек хәрәкәт итүгә бәйле. Читтән нәрсәдер көтеп утырсак, бернәрсә булмас. Кырымда яшәүче кырымтатарлар кем булганнарын онытмасын, бер тиенгә сатылмыйк, милләтебезне юк итәргә килгәннәргә буйсынмыйк. Бер ил Мостафа Җәмилевка яла ягарга тырышканда, халыкара оешмалар аны, киресенчә, яклый. Бу — безнең халык, Җәмилев дөрес юлда дигән сүз. АКШның дәүләт департаменты Кырым аннексиясен танымау турында "Кырым декларациясе"н кабул итүе дә моны раслый. Байденның президентлык мөддәтендә Кырым мәсьәләсе АКШның сөяси көн тәртибендә тагын да ныграк яңгырар дип уйлыйм, диде Заир Смедляев.

Мәҗлеснең Кырым мөселманнары мөфтиятендәге элекке вәкиле, кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Арсен Альчиков АКШның яңа президентнының булачак адымнары турында алдан фараз ясый алмыйм, без кешене кылган эшләренә карап бәяләргә өйрәндек, диде.

Арсен Альчиков
Арсен Альчиков

— Заманында Украинадагы кайбер җитәкчеләр кырымтатарлар белән бәйле зур-зур сүзләр ычкындырып, вәгъдәләр яңгыраткан булдылар, кызганыч, бу вәгъдәләр бары тик сүз генә булып калды. Безнең ата-бабаларыбызның "Ихтимал диңгез янар" дигән сүзен хәтерләсәк, яңа президенттан да теләсә нәрсәне көтергә мөмкиндер, дип саный Арсен Альчиков.

Нью-Йорктагы "Кырым" фонды җитәкчесе Мубейин Бату Алтан да АКШ президенты булып Байден сайлануы Кырым мәсьәләсе өчен уңай күренеш дип саный. Азатлыкка биргән әнгәмәсендә ул Байден Украинага тагын да якынрак булачак һәм моның нәтиҗәсе буларак Кырым мәсьәләсенә дә күбрәк игътибар итәчәк дигән фикерен белдерде:

Мубейин Бату Алтан
Мубейин Бату Алтан

— Президент вазифасына керешкән Джо Байден Кырым мәсьәләсендә Украинагамы әллә Русиягә якын булырмы? Бу сорауга кыска җавап: Байден хөкүмәте Украинага якынрак булачак. Украина һәм Русиянең Кырымга хуҗа булу өчен көрәшендә Байден ни өчен Украинага ярдәм итәчәк дип сораучыларга 2016 елда Дональд Трампның Русия ярдәме белән сайлануын һәм дә аның Путинга якынлыгы турында әйтергә була. Байден Украинаны һәм аның бөтенлеген хуплаячак һәм Русиянең Кырымны канунсыз аннексияләгәнен кабул итмәячәк. Трамп Америка хөкүмәтенең Украинага бирәсе ярдәмен үзенең сәяси максатларыннан чыгып туктатып торганын да онытмаска кирәк. Бу мисаллардан күренгәнчә, Трамп сәясәтенең дөреслеге зур сораулар тудыру сәбәпле, Байденның Кырым мәсьәләсенә карашы дөресрәк булачак дип көтәргә кирәк. Безнең АКШтагы диаспорабызда Байден тарафдарлары да, Трамп тарафдарлары да бар. Минем фикеремчә, Трамп урынына Байден килүе кырымтатарлар өчен күпкә файдалырак.

2014 елда Русия Кырымны басып алганнан соң, АКШ 2018 елның 25 июлендә бу аннексияне танымау хакында "Кырым декларациясе"н игълан итте. 2020 елның 20 февралендә АКШның Украинадагы илчелеге "Кырым декларациясе"нә карата карашның үзгәрмәвен раслады.

"Кырым декларациясе" — АКШ сәясәтендә үзгәрми торган линия. Без Кремльнең халыкара хокукны бозып көч белән яулап алган җиргә дәгъвасын танымыйбыз һәм танымаячакбыз. Кырым — ул Украина", диелгән иде ул белдерүдә.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG