Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым платформасы" — Кырымны аннексиядән азат итү стратегиясе"


Мостафа Җәмилев (сулдан икенче) БМОның гомум мәҗлесе утырышында, 2018 ел

Украина Европа һәм Көнбатыш илләрен "Кырым платформасы"нда катнашырга чакыра. Бу яңа оеша барган халыкара мәйданчыкта Кырым, кырымтатарлар мәсьәләсе турында аерым сөйләшү күздә тотыла.

"Кырым платформасы"н оештыру башлангычы белән беренче булып Кырымтатар мәҗлесе чыккан булса, соңыннан бу ниятне Украина тышкы эшләр министрлыгы да яклап чыкты.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, Мәҗлеснең Киевтагы җитәкчелеге 2014-2020 еллар дәвамында төрле илләрдә, шул исәптән мөселман һәм гәрәп илләрендә Кырым, кырымтатарлар мәсьәләләре турында очрашулар үткәреп, бер төркем илләрнең җитәкчелеген "Кырым платформа"сында катнашырга чакырдылар. Бу платформаның максатын Мостафа Җәмилев болай аңлытты:

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

"2014 елның 27 мартында БМОның гомум мәҗлесе кабул иткән Кырым белән бәйле резолюциядә Кырым оккупациясе канунсыз, халыкара кануннарны боза һәм Русия үзенең хәрби көчләрен Кырымнан чыгарырга тиеш дип белдерелде. Бу резолюция өчен 100 ил тавыш бирде, тагын 50гә якыны төрле сәбәпләрдән битараф калды, 40ка якыны сәяси сәбәпләрдән утырышта катнашмады. Хәзер без резолюция өчен тавыш биргән илләргә, алар арсында АКШ, Британия, Европа шурысы илләре бар, "сез БМОның гомум мәҗлесе кабул иткән резолюциягә тавыш бирдегез, аны гамәлгә кую юллары турында фикер алышу өчен "Кырым платфомасы"нда катнашырга чакырыбыз" дигән хатлар юллыйбыз.

Кырымтатарлар пикеты, Киев, 2015 ел
Кырымтатарлар пикеты, Киев, 2015 ел

"Кырым платформасы" берничә дәрәҗәдә: югары җитәкчелек, тышкы эшләр министрлыклары, экспертлар дәрәҗәсендә эшләр дип планлаштырыла. Украина Югары Радасында да депутатлардан торган "Кырым платформасы"н теркәдек. "Кырым платформасының" беренче саммитыннан 2018 елда АКШның дәүләт департаменты кабул иткән Кырым аннексиясен танымаган декларация кебек документ кабул ителеп, аннексиянең канунсыз булганын һәм аны беркайчан да, бернинди очракта да танымаячакларын раслап, Русияне Кырымны азат итәргә таләп итүне көтәбез. Бу юнәлештә саммитта сүз ниндидер уртак адымнар хакында барыр дип уйлыйм" диде Җәмилев.

Киевтагы тышкы сәяси тикшеренүләр институты җитәкчесе Григорий Перепелица Кырым мәсьәләсен хәл итәргә авыр булачак, монда төрле факторлар тәэсир итә ала ди.

Григорий Перепелица
Григорий Перепелица

"Катлаулы Кырым мәсьәләсен хәл итү өчен бәлки дистә еллар кирәк булачак һәм бу Украинадан гына тормый, ә халыкара вазгыятьнең ничек үзгәрәчәге, шулай ук Русия үзе нинди хәлдә калачагы белән бәйле булачак. Бүген Украина, президент Владимир Зеленский ясаган адымнар — дөрес якка ясалган адымнар. "Кырым платформасы" — шундый адымнарның берсе, чөнки халыкара җәмәгатьчелек Кырым аннексиясе мәсьәләсен инде оныта башлады. Украина дипломатиясе дөрес эшли, ләкин моның нәтиҗәсе нинди булыр — бусы икенче мәсьәлә. Кырым аннексиясен, кырымтатарларның, украиннарның Кырымда хокуклары бозылганын хөкем иткән БМО резолюциясен күпчелек илләр яклаганын күрәбез" диде ул.

Эмине Джеппар
Эмине Джеппар

Украина тышкы эшләр министрлыгы "Кырым платформасы" саммитын 2021 елның май аенда уздырырга җыена. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба, "әгәр Украина Кырымны аннексиядән азат итү мәсьәләсен алга сөрмәсә, безнең өчен моны дөньяда беркем дә эшләмәячәк", дигән фикерен белдерде. Кулебаның беренче урынбасары Эмине Джеппар халыкара "Кырым платформасы"нда Русиягә дә катнашырга тәкъдим итәчәкләрен белдерде.

Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Мария Захарова сүз Кырымда су, транспорт элемтәләре хакында барса, Русия бу платформада катнашырга әзер, әмма әгәр Киев "деоккупация" турында иске җырын җырласа, бу безгә кызык түгел дип белдерде. Кремль Кырым мәсьәләсе ябык дип саный һәм аны бернинди халыкара сөйләшүләргә дә кертергә теләми.

Рефат Чубаров (сулдан икенче) БМОның асаба халыклар форумы утырышында
Рефат Чубаров (сулдан икенче) БМОның асаба халыклар форумы утырышында

Бу яңа халыкара мәйданда Польша белән Эстониянең дә катнашырга теләк белдергәне мәгълүм. Литваның Украинадагы илчесе Вальдемарас Сарапинас "Кырым платформасы" оешуын яклавын һәм Литваның аның эшендә катнашырга җыенуын әйтте.

Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксёнов исә "бернинди платформалар да ярдәм итмәячәк, бу — безнең ватаныбыз. Украина хакимиятләре сөйләгәнен тыңлап утырмагыз, вакытны юкка сарыф итмәгез", дип белдерде.

Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Киевта эшләүче ATR бәйсез кырымтатар телеканалына яңа платформаның максаты хакында сөйләп, бу Кырымны аннексиядән азат итү өчен купьяклы халыкара киңәшү форматы булачак, диде.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

"Без саммитка ил башлары һәм вәкаләтле делегацияләрнең килүен көтәбез. Әгәр катнашучылар саммит нәтиҗәсендә ниндидер документ кабул итәргә риза булса, безнең фикеребезчә, ул документ безнең алга таба барлык эшчәнлегебезне билгеләргә һәм вазгыятькә уңай тәэсир итеп, бердәнбер максатыбызга — Кырымны аннексиядән азат итүгә юнәлгән булырга тиеш. Хәзер без саммитның эчтәлеген, төп мәсьәләләрен билгелибез. Әгәр Русия "Кырым платформасы"нда катнашудан баш тартса, бу саммит узмаячак дигән сүз түгел. Кырым хакында кырымтатар мәсьәләсен игътибарга алмыйча сүз йөртүне күз алдына да китерү мөмкин түгел. Кырымтатарларсыз Кырым хакында бернәрсә дә була алмый, моны һәркем аңларга тиеш. Безнең өчен ике принцип мөһим: Кырымда Украинаның дәүләт суверенитетын торгызу һәм Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларга Украина эчендә иминлек тәэмин итү" диде ул.

Шевкет Кайбуллаев
Шевкет Кайбуллаев

"Авдет " газеты мөхаррире Шевкет Кайбуллаев "Кырым платформасы" хакында сөйләп, Кырым мәсьәләсе буенча төрле халыкара оешмалар кабул иткән карарлар, хәтта Һааг мәхкәмәсе карары да киңәш рәвәшендә кабул ителде, аны теләсәләр үтиләр, теләмәсәләр — юк. Безнең милли хәрәкәт башланганнан бирле кырымтатар мәсьәләсен югары халыкара дәрәҗәгә чыгаруны максат итеп куеп моңа ирешә иде. "Кырым платформасы" да шул юнәлештә эшләнгән эш. Аны төрле илләрне чакырып оештыру — безнең халыкның үз дәүлетенә ия булуга лаек бер халык итеп күрсәтү. Әгәр без көткән карарлар кабул ителсә, без сәләтле яшьләребезне бу эшкә җәлеп итәрбез дип уйлыйм, диде Азатлыкка.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты Владимир Зеленский 2020 елда БМОның 75 еллыгына багышланган чыгышында Кырым аннексиясе хакында сөйләгән иде. Ул шулай ук Европа шурасы Русиягә каршы керткән санкцияләр Кырым аннексиядән азат ителгәнче, Украинаның тулы бәйсезлеге һәм территориаль бөтенлеге торгызылганчы алынмаячагы, Европа шурасының "Кырым платформа"сына кушылырга әзер булуы турында белдергән иде.

Шулай итеп, Донбасс мәсьәләсе турында Минскида 2014 елда барлыкка килгән контакт төркеменең сөйләшуләр мәйданчыгында Кырым мәсьәләсе каралмаган булу сәбәпле, бу мәсьәләне аерым бер форматта көн тәртибендә тоту ихтыяҗы барлыкка килгәннән соң, "Кырым платформасы"н оештыру эшләре халыкара саммит белән тәмамланырга мөмкин. Аны 2021 елның май аенда үткерү күздә тотыла.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG