Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Украинадагы илчелеге: "Кырым декларациясе" үзгәрми


Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев АКШ рәсмиләреннән "Кырым декларациясе"н ала. 26 июль 2018
Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев АКШ рәсмиләреннән "Кырым декларациясе"н ала. 26 июль 2018

20 февраль АКШның Украинадагы илчелеге "Кырым декларациясе"нә карата карашы үзгәрмәвен белдерде. Бу декларациядә АКШ Русиянең Кырым аннексиясен танымавын игълан итте.

"Дәүләт секретаре Майк Помпеоның "Кырым декларациясе" — АКШ сәясәтендә үзгәрми торган линия. Без Кремльнең халыкара хокукны бозып көч белән яулап алган җиргә дәгъвасыны танымыйбыз һәм танымаячакбыз. Кырым — Украина", диелә белдерүдә .

Зур күләмле булмаган декларациядә 1940 елда кабул ителгән Уэллс декларациясенә сылтау бар. Совет берлеге Балтыйк илләрен – Литва, Латвия, Эстонияне үзенә кушканнан соң АКШ моны танымаганын, бу гамәлнең легитим булмаганын Уэллс декларациясендә белдерде. Әлеге илләр 1991 елда үз мөстәкыйльлекләрен торгызганчы бу мәсьәләдә АКШ сәясәте үзгәрмәде.

"Кырым декларациясен” игълан итүе, АКШның бер яктан Кремльне Кырымны деоккупацияләргә мәҗбүр итү өчен чаралары җитәрлек булмаганын аңлата. Украинаны яклау АКШ өчен приоритет булып кала, ләкин Украина мәсьәләсе АКШның Русия белән конфронтациягә керүенә җитәрлек сәбәп итеп каралмады һәм каралмый. Өченчедән, АКШ Кырым аннексиясен танымавын белдереп, бу мәсьәләне куштырнакларга алуы Русия белән башка мәсьәләләрдә диалогка, хәтта хезмәттәшлеккә мөмкинлек калдыруга бер сигнал була ала, ди Одесса милли университетының халыкара тишеренүләр мөдире Владимир Дубовик.

Русия Кырымны 2014 елда басып алды. “Кырым декларациясе” 2018 елның 25 июлендә игълан ителде.

XS
SM
MD
LG