Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырымга "канунсыз күченгән" кешеләрне җавапка тартырга тәкъдим итте


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Крымтатар халкы мәҗлесе җитәкчесе күченүчеләр ярымутрауның төп халкы – крымтатарлар һәм украиннарны “кысырыклап чыгара” дип саный.

Кырымтатар халкы мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров Украинаның җинаять кодексына үзгәрешләр кертеп, анда “аннексияләнгән Кырымга канунсыз күченүчеләргә” җәза чаралары булдырырга тәкъдим итә.
Бу турыда Чубаров Югары Раданың кеше хокуклары, деоккупация һәм вакытлыча оккупацияләнгән биләмәләрне кире кушу комитетының “Чоңгар” узу ныгытмасында узган күчмә утырышында әйткән.

Чубаров Кырымга күченеп килүчеләрнең кайсы милләттән һәм илдән килүенә карамастан, җинаять кодексы нигезендә эзәрлекләрнергә тиешлеге хакында белдергән. “Бу репрессияләр генә түгел... Кырымтатарлар һәм этник украиннар кысырыклап чыгарыла. Шул ук вакытта анда Русия ватандашлары күченеп килә. Бу Украина чикләрен бозу гына түгел, бу безнең биләмәләрне колонияләштерү”, дигән Чубаров. Аның сүзләрен Крым.Реалии китерә.

Украина хакимияте Чубаров тәкъдименә карата бернинди җавап та бирмәгән.

Украина омбудсмены Людмила Денисова мәгълүматынча, аннексия башыннан бирле Кырымга 140 меңгә якын русияле күченгән.
Украина тышкы эшләр министрлыгының элеккеге башлыгы Павел Климкин фаразынча, Русиянең Керич күпере аша Кырым белән тоташуы басып алынган Кырымнан күченеп киткән халык санын яңадан тутыру максатыннын кулланылырга мөмкин.

Русия Кырымны 2014 елда референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

XS
SM
MD
LG