Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халит Хәертдинов: "Коронавирусны җиңү өчен вакцина кирәк"


Халит Хәертдинов: "Коронавирусны җиңү өчен вакцина кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:23:18 0:00

Коронавирус йоктыручылар саны соңгы көннәрдә Татарстанда да, Башкортстанда да, Русиядә дә арта бара. Зәхмәтнең иң нык таралуы көзге айларга туры килә ди белгечләр. Кайберләре моны чирнең икенче дулкыны дип атый. Азатлыкның соңгы подкастында коронавирус йоктырган кешеләр белән сөйләшкән идек. Бүген "Минемчә" студиясендә шул чирне дәвалаучы табиб белән сөйләшергә булдык.

Хәзер күпләрнең иртәсе, сугыш заманындагы кебек диярсең, коронавирус белән көрәштәге соңгы югалтулар сөземтәсен караудан башлана – кайда күпме кеше йоктырган, күпмесе шул сәбәпле үлгән, кайда хастаханәләр тулып килә, кайда үпкәне җилләтү җиһазлары җитми һәм башка шундый эчпошыргыч гына түгел, ә шомлы һәм куркыныч сораулар белән башлана иртәләр. Соңгы көннәрдә коронавирус зәхмәтенең икенче дулкыны турындагы хәбәрләр Татарстан, Башкортстаннан гына түгел, дөньяның бар почмагыннан да килә. Җәй тәмамланды, кояш нурлары көннән-көн кими бара, мәктәпләрдә укулар яңартылды, икенче яктан, беренче дулкынны ничек тә үткәргәннән соң, кешеләрдә бу дәһшәтле чиргә карата ваемсызлык та артты, нәтиҗәдә дөньяны яңа дулкын каплый башлады.

Бу хакта һәм моңа бәйле башка хәлләр турында без бүген Азатлыкның "Минемчә" студиясендә коронавирус белән көрәшнең алдынгы сафында булган табиб, мөгаллим, медицина фәннәре кандидаты Халит Хәертдинов белән сөйләшәбез. Ул Казандагы республика инфекция клиникасында эшли, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекция белгече.

— Сез авыручылар белән гел элемтәдә. Үзегез дә эләктердегезме бу чирне?

— Җәй көне авырдым, җиңел узды ул.

— Халит әфәнде, хакимият коронавирусның икенче дулкыны бар дип авыз тутырып әйтмәсә дә күрәбез: күп кеше авырый. Бу Татарстанда, Русиядә дә шулай, Европа белән АКШта да шулай. Әмма табиб авызыннан ишетү дә мөһим: апрель, май белән чагыштырганда әлеге вазгыять ниндирәк?

— Коранавирус үзәнчәлекле инфекция, һава аша тарала. ОРВИ, ОРЗ кебек вируслар салкын җитсә, калкып чыга, аның белән чирләүчеләр арта, ә коронавирусны күрдек, ул җылы вакытта таралды. Җәй көне дә авыручылар күп булды. Пик май, июльгә туры килде, аннары азрак кимеде, саннар азайды. Әмма сентябрь азагы, октябрь башында янә үсешне күзәтәбез. Гаҗәпләнергә кирәкми: салкын айларда ОРВИлар да коронавируска өстәлде.

— ОРВИлар соңрак чыга иде барыбер, ә без быел иртәрәк күзәтәбез.

— Әйтергә кирәк: дөньяда галимнәргә билгеле 20дән артык вирус, бактерияләр бар. ОРВИга китергән бактерияләр күп. Без хәзер ничек эш итәбез: салкын тидергән кеше барыбер коронавируска тикшерелә, ПЦР анализы бирелә, авыру томография уза, аның үпкәләре тикшерелә. Тестлар күрсәтмәскә дә мөмкин, әмма COVID-19 томограмма буенча ахыр чиктә ачыклана.

— Кешегә коронавирус түгел, ә үпкә ялкынсынуы дигән диагноз кую еш таралган. Моның аермасы нидә: кайда коронавирус, кайда пневмония? Табиблар ничек аера аны?

— Пневмония турында сөйләгәндә, хастаханәдән тыш пневмония дигәне бар. Бу чирне пневмококк бактериясе барлыкка китерә, башка микрорганизмнар да аңа кушыла. Шуны эләктерә икән кеше, пневмония чире белән авырый башлый. Атна-ун көн эчендә антибиотик дарулар бирелгәндә кеше терелә. Ә коронавирус – ул бактерия түгел, вирус. Һәм коронавирус йоктырган кешедә пневмония килеп чыкса, ул бактерия белән түгел, ә вирус белән бәйле. Шуңа күрә антибиотик булышмый. COVID-19 ачыклана икән, без башта антибиотиклар бирмәскә тырышабыз.

— Коронавирусның дәһшәте аның яңа булуында гына түгел, ә гади грипптан аермалы буларак нык агрессив таралуында да. Ул тиз йога, тиз тарала. Һәм моның бер куркынычы шунда ки, медицина хезмәткәрләре дә сафтан чыга дигән сүз. Түрәләр Татарстанда 588 табиб коронавирус йоктырган, 11е үлгән дигән саннарны игълан итте. Табиблар никадәр сакланган, якланган. Сезнең, табибларның рухы нинди хәлдә?

— Күтәренке. Әмма уяу булырга кирәк. Саклану чаралары кирәк: битлекләр. Инфекция һава аша тарала. Күпләр битлекләр файдасыз дип саный, әмма күпчелек шушы гап-гади кагыйдәне үтәсә, инфекциянең таралуы кимиячәк.

— Зәхмәт башланганда медицина персоналына саклану чаралары җитми иде, хәзер ничек? Сезгә җитәме?

— Бернинди дә проблемнар юк. Бер тапкыр кия торган киемнәр дә җитәрлек, махсус киемнәр белән дә тәэмин ителгәнбез.

— Башта, беренче дулкында, билгесезлек зур иде бит – нинди вирус бу, чирне ничек дәваларга, йогу дәрәҗәсе нинди, халыкның кайсы өлеше зуррак куркынычта һәм башкалар. Хәзер инде сез икенче дулкынга күпмедер әзерләнгән хәлдә. Вирус турында ниләр беләсез, яз көннәрендәге вазгыять белән чагыштырганда хәзергесе нинди?

Чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга һәм ялкынсынуга каршы препаратлар белән эш итәргә кирәк

— Вирус үзгәрмәде ярты ел эчендә. Аны ничек дәваларга беләбез, ләкин инфекция турында тулысын белмибез, ул авыр формада да була ала, үлүчеләр дә бар бит. Берничә стадиядә ачыклап була ул чирне. Бер атна эчендә ул үзен белгертә ала һәм башлангыч чорда вируска каршы препаратлар файдалы була ала. Чирнең икенче атнасында ялкынсыну процессы көчәя, кан тамырларына зыян салына. Шуңа да өлкән кешеләрдә кан тамырларында төерләр бар икән, организмга көрәшү авырлаша, ул үлемгә китерә ала. Әмма бу - соңгы чик, шуңа чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга һәм ялкынсынуга каршы препаратлар белән эш итәргә кирәк. Преператлар бар. ОРВИ, ОРЗ белән бутарга кирәкми. Коронавирус куркынычрак, ул башка тән әгъзаларына зыян сала.

— Ягъни кеше өйдә дәвалана алмый, табиб ярдәме кирәк, махсус препараталар кирәк булып чыга.

— Болай кистереп әйтеп булмый. Җиңел формада авыручылар да бар, аларны хастаханәгә салу мәҗбүри түгел. Симптомсыз да чирләүчеләр шактый. Андыйлар өйдә дәвалана.

— Коронавирус белән көрәшүчеләрнең хезмәт хакларын кисү очраклары да булды. Сәгать, минутларына кадәр санап чыгарып, бик кысып кына бирәләр акчаны дип зарландылар кайберәүләр Азатлык радиосына. Мондый очраклар сезнең белән, сезнең тирәдәге табиблар, шәфкать туташлары белән булдымы?

— Минем тирәдәге табиблардан мондый очраклар турында ишеткәнем булмады. Мондый хәлләрдән хәбәрдар түгелмен.

— Татарстанда медицина хезмәткәрләрнең үз профсоюзы бармы? Ни өчен сорыйм – мондый авыр шартларда эшләү үз хокукларыңны яклау мәсьәләсен күтәрә бит. Табиблар үзара берләшә аламы? Бәйсез оешма төзеп, хокук яклаучылар, адвокатлар белән эш итү кирәкме сезнеңчә?

— Һәрбер хастаханәдә андый оешма бар. Мәсьәлә барлыкка килә икән, аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әмма мин медицина хезмәткәрләренең хокуклары бозылган очраклары турында ишетмәдем, белмим.

— Яз көне табибларның зур өлеше матбугат белән аралашмады, курыкты. Безгә өстән беркем белән дә аралашмаска кушылды, бар хәбәр җирле сәламәтлек саклау министрлыгында гына була ала дип кисәтелде диделәр. Бик сирәкләре генә ачык сөйли иде, алары да мәгълүматны исемен атамый гына бирде. Чыннан да, ниндидер басым бар идеме? Сөйләмәскә дип сорадылармы? Хәзер ничек?

— Җаваплылык мәсьәләсе бар бит. Һәр кеше үз эше белән мәшгуль иде, һәрберсе үз фикерен дә әйтсә, авырга китәр иде. Мәгълүматны тикшерергә кирәк, аннары гына тарату дөрес.

— Анысы шулай, әмма хакимият тә башта яшерде, саннар белән уйнады. Хастаханәдән тыш пневмония диелде. Әмма сез дә әйтәсез, ул пневмония дә COVID-19 белән бәйле. Хакимият үзен кызык тотты: апрель азагы, май башы Татарстанда изоляция булды. Аннары, аны туктаткач, барысы да кинәт кенә онытылды. Тавыш бирүләр, сайлаулар, катнашучылары меңнәрдән арткан массакүләм чаралар булды. Битлекләр дә, башка гигиена да онытылды. Сез белгеч буларак, чир азмасын, таралуын туктатсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз?

Битлекләр кияргә кирәк. 100 процентлы булмаса да, ул әлегә иң нәтиҗәле ысул

— Кеше коронавируслы кеше белән элемтәдә булса, үзенә, башкага йоктыра, бу бик тиз тарала. Битлекләр кияргә кирәк. Ничек кенә булмасын, 100 процентлы булмаса да, ул әлегә иң нәтиҗәле ысул. Аны барысы да: авырганы да, чирләмәгәне дә кияргә тиеш. Ике сәгать саен аны алмаштыру мөһим, чөнки пычрак битлектә бактерияләр җыела. Бу тагын да зарарлы. Социаль дистанцияне сакларга, кулларны юып торырга, антиспетик белән эшкәртергә кирәк. Менә бөтен ысул шушы.

— Авырып китә икән кеше, ул беренче чиратта нишләргә тиеш?

— Карарга кирәк: кеше бит ангина белән дә чирләргә мөмкин. Һәрхәлдә табибка мөрәҗәгать итсеннәр. Табиб кына диагноз куя, дарулар, дәвалануны язып бирә.

— Әлеге зәхмәтнең тагын бер куркынычы шунда – аңа каршы торырлык вакцина һаман да юк. Русиядә, әлбәттә, ашык-пошык кына берсен теркәделәр, әмма ул асылда азагына кадәр тикшерелеп бетмәгән бер вакцина. Сез аның нәтиҗәле булуына ышанасызмы?

— "Спутник" вакцинасын ясаган үзәктә яхшы белгечләр эшли, "Вектор" - тәҗрибәле үзәк. Аның плюс һәм минуслары бар. Вакцина куркынычсыз булырга тиеш. Нәтиҗәле икән, нигә ышанмаска?

— Шәхсән сез кадатыр идегезме үзегезгә?

— Чирне җиңәбезме без, юкмы – сорау шунда. Йә кеше авырырга тиеш, ә кем ничек кичерә – белмибез. Өлкәннәр арасында, әйттек, бик авыр формада уза. Инфекцияне җиңәбез дисәк, аның таралмавын телибез икән - вакцина кирәк. Берничә ай дәвам итәргә мөмкин әле бу чир. Шуңа имин сынаулар узган вакцина мөһим.

* * *

Халит Хәертдинов – коронавируска каршы көрәштә беренче сафларда торучы. Аның кебек табиблар, шәфкать туташлары, ярдәмчел персонал - меңләгән, алар заманабызның каһарманнары, бүгенге геройлар, чөнки башкаларны зәхмәттән саклап, көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куя һәм бу эшен батырларча дәвам итә.

Студиядә сезнең белән Кәрим Камал булды, сау-сәламәт һәм сезне кайгыртканнарның кадерен белеп яшәгез!

XS
SM
MD
LG