Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пандемиянең икенче дулкыны эшмәкәрлеккә ныграк сугачак"


Рөстәм Вәлиуллин – "Техцентр" машина төзәтү хезмәте хуҗасы

Татарстан эшмәкәрләре коронавирусның икенче дулкыны тагын да авыррак булачак ди. Рестораннар хезмәткәрләрен саклап калырга тырыша, машина төзәтү хезмәтләре керемнең 50 процентка төшәчәген фаразлый, ә кунакханәләр дәүләтнең бизнес эшенә тыкшынмавын сорый.

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр кабат проблемнарга юлыкты. Кафе, рестораннарга йөрүчеләр кими, отельләр көннән-көн бушый бара, автосервисларга машиналарын төзәтүгә китерүчеләр азая. Эшмәкәрләр зыянга эшләвен әйтә. Рәсми игълан ителмәсә дә, коронавирусның икенче дулкыны бара һәм бу Русия икътисадына кабат китереп сугарга мөмкин.

Пандемия вакытында эшмәкәрләр нинди югалтулар кичергән? Икенче дулкыннан нәрсә көтә? Ни өчен дәүләт аларга ярдәм итәргә ашкынып тормый? Азатлык машина төзәтү хезмәте, отель һәм ресторан хуҗалары белән аралашты.

"Керем 25 процентка төште. Бу әле башы гына"

Рөстәм Вәлиуллин – "Техцентр" машина төзәтү хезмәте хуҗасы. Бүген ул 40 кешене эшле итә. Җәй вакытында яхшы гына эшләп калдык ди. Сентябрь аеннан керемнәре чирек өлешкә кимегән. Гади кешеләр дә, оешмалар да машиналарын азрак китерә башлады ди ул. Вәлиуллин фикеренчә, коронавирусның икенче дулкыны тагын авыррак булырга охшый.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

"Мин үзем дә коронавирус белән авырдым. Республика клиника хастаханәсендә яттым. Анда вазгыять бик катлаулы. Дәваланучы кешеләр кесәләреннән ачкыч та ала алмыйм. Табиблар чабып йөри.

Эшкә килгәндә, беренче дулкынга караганда хәзер тагын да авыррак булачагын сизәбез. Чөнки кешеләр изоляциягә китә башлады, машинада азрак йөриләр, аралашу кимеде һәм, нәтиҗәдә, машиналар да сирәк ватыла. Гади кешеләр дә, оешмалар да транспортын азрак китерә. Кешеләрнең безгә булган әҗәте ике тапкырга артты. Инде 5 млн сум бурычлары җыелды. Икенче дулкын күпкә катлаулырак булачак.

Сентябрь аенда керем 25 процентка төште. Мин башка автосервислар белән дә аралашам. Аларда да шундый ук хәл. Бу әле башы гына", ди ул.

Рөстәм Вәлиулллин бер хезмәткәрен дә эштән алмавын әйтә. Бары хезмәт хакын керемгә карап кыскартырга туры килгән. Хәзер башка юллар эзлибез ди ул. Укыту үзәге ачканнар, 10лап кешене эшкә алмакчы. Ул мөселман кешесе буларак дәүләт тәкъдим иткән кредиттан баш тарткан. Коронавирус көчәйсә, керем ике тапкырга кимергә мөмкин дигән курку хисен җиткерде эшмәкәр.

Ноябрьдә безнең бизнес хәтта 50 процентка төшәчәк дип уйлыйм

"Хәзер суыклар башлангач, коронавирус тагын да көчәячәк. Кешеләр бу чиргә бик салкын карый. Хәзер хастаханәләрдә хәл авыр. Октябрь ахыры, ноябрьдә хәл катлауланачак. Ноябрьдә безнең бизнес хәтта 50 процентка төшәчәк дип уйлыйм. Киләсе ай дымлы булачак. Мөгаен, дәүләт сәүдә үзәкләрен һәм башка хезмәт күрсәтү өлкәләрен ябарга мөмкин.

Кайбер автосервислар үзләре ябыла. Мин сөйләшеп торам. Апрель аенда ук эшен туктатучылар булды. Бик күп ябыла дип әйтмәс идем инде. Ләкин бик яхшы үзәкләр дә эшен дәвам итә алмый", дип сөйләде автосервис хуҗасы Рөстәм Вәлиуллин.

"Коллективны саклап калып булырмы? Курка башладым"

Казан үзәгендә пицца кафесы, "Кукан" кафесы, "Ностальгия", "Дворянское гнездо" рестораннарын тотучы Равилә Шәйдуллина вазгыятьнең катлаулана баруын белдерә. Хәзер ул үз хезмәткәрләрен саклап калу юлларын эзли.

Равилә Шәйдуллина
Равилә Шәйдуллина

"Беренче дулкын вакытында минем иминлек мендәре бар иде. Ресторанны туктатмас һәм кешеләрне эштән кумас өчен җыелган акчалар бу. Мин эшләсә-эшләмәсә дә, эшчеләргә хезмәт хакын түләдем. Хәзер шөбһәләнәм. Чөнки вирус бик каты килә. Ул вакытта дәүләт ярдәме булды. Хәзер булышырлармы? Хөкүмәтнең дә акчасы беткәндер. Коллективны саклап калып булырмы? Октябрьдә безгә йөрүчеләр кимеде. Чөнки күп кеше онлайнга китте. Хәзер курка башладым", ди Шәйдуллина.

Эшмәкәр өстәмә акчаларның кулланылып бетүен, акча җыеп булмавын сөйләде. 57 ел аш-су өлкәсендә эшләүче буларак мондый кризисны беренче тапкыр күрәм ди ул. Равилә Шәйдуллина дәүләт вәгъдә иткән ярдәмннән дә файдалана алмавын әйтә.

Кредит алып булса да эшчеләремә хезмәт хакы түләячәкмен

"Миңа дәүләт ярдәм итәргә тиеш иде. Шәхси эшмәкәр буларак кайтарылмый торган кредит алырга теләдем, ләкин синең яшең 70тән узган, түләрлек акчаң юк, дип дәүләт ярдәмен бирмәделәр. Шуңа да үземнең акчадан түләдем. Хәзер ничек булыр – белмим. Кредит алып булса да эшчеләремә хезмәт хакы түләячәкмен. Хезмәткәрләрне кыскартмадым.

Хәзер безгә йөрүчеләр 40 процентка гына калды. Башта бөтенләй 20 процент иде. Тәрәзә аша һәм китереп саттык. Яңадан ачылгач, җәен рестораннарны 70 процентка тутыра алдым. Хәзер сату тагын юк. Чөнки студентлар онлайнга китте. "Кукан" ресторанын япмыйча булмас инде. Мин коллективны җыйдым, бүгенге вазгыятьтән ничек тә чыгыйк дидем. Миңа калса, мондый хәл киләсе елда да бетмәскә охшап тора. Гомеремдә мондый хәл булганы юк иде, бу миңа аңлашылмый. Саклап булырмы хезмәткәрләрне? "Кукан"да хәзер 50 процент кына сатыла, ә эшләүчеләр саны шул ук. Җылылык, коммуналь чыгымнар, салымнар түләргә кирәк. Азык-төлеккә бәя артты бит. Без алган тауар көн саен күтәрелеп тора. Бәяне күтәрсәк, көндәш була алмыйсың", ди Шәйдуллина.

Эшмәкәр Равилә Шәйдуллина алга таба бары авыр көннәр булачак дип саный. Чөнки беренче дулкын вакытындагы кебек рестораннарны япмасалар да, кешеләр анда сирәк йөриячәк ди ул. Бу эшмәкәрләрне зыянга эшләргә мәҗбүр итәчәк.

"Апрельдә кафе, рестораннарны япкан кебек тә эшләргә мөмкиннәр. Минем кредитым бар. Шуны гына түли алмам дип куркам. Калганы яхшы. Мин мондый кризис булыр дип көтмәдем. Апрель аенда дәүләт ярдәм итмәсә, мин иминлек мендәре белән генә аякта басып кала алмас идем. Монысында ярдәм булачагын ишеткән юк. Безне япмасалар да, кешеләр онлайнга күчә икән, ашарга килүче булмаячак. Минем бу сорауга җавабым юк.

Ябылган кафе, рестораннар хәзер – дөнья. Без һәрдаим элемтәдә торабыз. Һәммәсенең хәле бик начар. Сату юк, хезмәт хакы түли алмыйлар, көчкә-көчкә барабыз диләр. Бик күп кафе, рестораннар ябылыр инде. Дәүләт ике балалы гаиләләргә пособие биргәч, эшчеләр таба алмый интегеп беттек. Халык 18 мең сум алып өендә утырды. Пешекче дә, җыештыручы да калмаган иде. Хәзер кайта башлады", дип сөйләде эшмәкәр Равилә Шәйдуллина Азатлыкка.

"Дәүләт бизнеска тыкшынмасын иде"

Эшмәкәрләрнең авыр хәлдә калуында дәүләтнең алып барган сәясәте гаепле, дип саный ТАКПО ширкәте башлыгы, "Регина" кунакханәләр челтәре хуҗасы Михаил Скоблионок. Аның сүзләренчә, бу кризиста исән калачак эшмәкәрләр генә үз эшен дәвам итәчәк, кем исән калмый, үз эшен туктатачак. Скоблионок карамагындагы кунакханәләрдә керем 70 процентка төшкән.

Михаил Скоблионок
Михаил Скоблионок

"Ноябрь бәйрәмнәренә Петербур һәм башка шәһәрләрдән кунакханәне арендалаучылар булган иде. Алар төркемнәре белән броньны кире алдылар. Чөнки аларга читкә чыкмаска кушылды. Кунакханә хәзер 20 процентка гына тулган. Мин бәяләрне дә төшердем, ләкин барыбер отель 20 процентка гына эшли", ди ул.

Скоблионок фикеренчә, чит илләрдә отельләргә дәүләт ярдәм күрсәтсә, Русиядә бернигә дә өметләнеп булмый.

"Дәүләт вакцина уйлап таба алмый һәм шул сәбәпле эшмәкәрлекне җимерә. Әгәр дә чит илләрдә кунакханәләр дәүләт тарафыннан үтәгән планының 55 процент өлешен кайтара алса, Русиядә без берни алмыйбыз. Бетте-китте.

Икенче дулкыннан нәрсә көтәм? Ул үтеп китә торган гына хәл түгел. Минем эштә 800 кешенең берсе дә авырмады. Хәзер чирләсә дә, 10-12 көн авырый да, кире эшкә чыга. Үлүчеләр, кемгәдер начар булган очраклар юк. Минем үземнең медицина үзәге бар. Без үз кешеләребезне күзәтеп барабыз. Кемнедер кислородта тотабыз. Ләкин безнең кешеләр арасында авыр хәлдә ятучылар юк.

Дәүләт кабат барысын да ябып бетерер дип уйламыйм. Эшләүчеләрне саклап калырга кирәк бит. Эш анда түгел. Эшсезлек 8 тапкырга артты дип язалар. Ә сез ни теләдегез? Миңа төзекләндерү һәм башка эш өчен эшчеләр кирәк иде. Мин аларны таба алмыйм. Үзбәк, таҗиклар калмады. Безнекеләр бөтенләй эшләргә теләми. Алар бакчаларында казына, аларга башка әйбер кирәкми.

Мәскәүдә хакимият бар, Казанда да бар. Кешеләргә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Төзелешне туктатмадылар бит. Чөнки анда бик зур акча әйләнә. Ә кунакханәләрне, рестораннарны барысын берьюлы туктаттылар. Кешеләр тулысынча эшен югалтты. Хакимият бизнес эшенә тыкшынмасын иде. Битлекләрне кияргә, профилактик чараларны үтәргә, һәр почмакта температураны үлчәргә кирәк, монысы аңлашыла. Бизнес һәм хакимият – икесе ике әйбер. Алар бар нәрсәне яптылар, хәзер туристик эшмәкәрлекнең зур проблемнары туды. Ә иң авыр хәлдә рестораннар калды.

Бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Кемдер исән кала алачак, ә кемдер – юк. Күпме менә дигән ширкәтләр, гаҗәеп рестораннарның ябылуын беләсезме? Күптән түгел дустым ресторанда 80 яшен билгеләде. Элек ул 200 кешене чакыра иде, ә хәзер 10 кеше. Аңлагыз шуннан.

Элек ничек яшәдек, шулай дәвам итәргә кирәк иде. Кешеләрне куркытырга кирәкми. Хәзер алар ярты ел өйләрендә утыра. Шул кадәр курыктылар, өйләреннән чыкмыйлар. Миңа бу бөтенләй аңлашылмый. 80 яшьлек кешеләр авырып, терелеп чыга. Бер иптәшемә 75 яшь, ул да савыкты. Минем унлап танышым бу вирусны тыныч кына авырып үткәреп җибәрде. Израильгә шалтраттым. Анда коронавирус белән түгел, ә симптомнар белән көрәшәләр ди. Кемнеңдер йөрәген, кемнеңдер бөерен дәвалыйлар. Чөнки коронавирус кешенең моңа кадәр булган авыруларын көчәйтә. Алар шуны дәвалый. Коронавируска каршы көрәшү ул мәгънәсез эш", дип сөйләде Михаил Скоблионок Азатлык радиосына.

фикерләр (2)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG