Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эпидемия чорында эшмәкәрләр: кемдер эшен ташлый, кемдер көрәшә


Архив фотосы
Архив фотосы

Коронавирус сәбәпле Русиядә игълан ителгән яллар урта һәм кече эшмәкәрләрне авыр хәлгә куйды. Эпидемия аркасында өйдә утырганда күбесенең бизнеслары туктап калды. Азатлык берничә эшмәкәр һәм белгеч белән сөйләште.

Саба районында яшәүче эшмәкәрләр Гөлнара ​һәм Фәнис Фәтхрахмановл​ар кайчандыр Мәскәүдән авылга кайтып, татарча хезмәт күрсәтүче "Әйбәт" матурлык салонын ачып җибәргәннәр иде. Өч бала тәрбияләү белән рәттән, Гөлнара "Тәти" балалар клубы һәм "Уйла" интеллектуаль уеннар клубы проектын да башлап җибәргән. Хакимият керткән "үзизоляция тәртибе" сәбәпле, март аенда аларның керемнәре булмаган.

Гөлнара Фәтхрахманова
Гөлнара Фәтхрахманова

"Аренда өчен түләдек. Ышанмаслык — пенсия фондына кертемнәр түләр өчен кредит картасы ачарга туры килде. Аллага шөкер, бездә хезмәт хакы түлисе яллы көч тә, ипотека да юк. Матурлык салоны карантинга ябылган, анда керү тыелган, салонны эшләтә башлаган очракта, биш йөз мең сум штраф. Яшереп кенә эшләүчеләр бар, ләкин без алай эшләмибез", ди Гөлнара.

Алар ярдәм сорап Республиканың эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондына мөрәҗәгать иткән. Фондтан коронавирус вакытында эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү шартлары турында инструкция дә килгән.

"Форс-мажор турында белешмә ясатырга тәкъдим иттеләр, илдә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителмәсә дә, теркәү палатасы бу белешмәне бирә. Безнең килешүдә форс-мажор очраклары язылган, андый очракларда килешү шартларын үзгәртеп була. Бу белешмәне аренда бирүчегә тапшырып, аренда түләүләре өчен каникуллар сорарга мөмкин, ләкин шәхси милек хуҗасына бу белешмәләр кызык түгел. Зур шәһәрләрдә, бәлки, моны таләп итү мөмкин булыр иде, ләкин монда һәркем бер-берсенә бәйләнгән, беркемнең дә мөнәсәбәтләрне бозасы килми. Шулай да безнең арендатор апрель аена каникуллар бирде, шөкер", ди ул.

Шулай да Фәтхрахмановлар Мәскәүдән Татарстанга кайтуларына үкенми.

"Вакытында күченгәнбез дип уйлыйм. Монда безне җир ашата дигәндәй, чеби-куян үстерәбез. Мәскәү кешесенең мондый вакытта ни эшлисен күз алдына да китерә алмыйм.

Бу авыру Ходай Тәгаләдән инде. Табигать безне үз урыныбызга утырта

Бу авыру Ходай Тәгаләдән инде. Кешене туктатыр өчен. Кеше бит бу зәхмәт эләксә сулый алмыйча үлә. Без дә бит җиргә сулыш алырга бирмибез — табигать безне үз урыныбызга утырта. Себер урманнары яну гына да ни тора. Көтелгән афәт, дияр идем. Мал артыннан куу урынына табигатькә яраклашып яшәү вакыты җиткәндер, бәлки.

Авыл кешесе быел, әлбәттә, бәрәңгесен күбрәк утыртырга тиеш. Икенче стадия — кече эшмәкәрләрнең акчасы тиз бетә, коммуналь хезмәтләр, кредитлар, арендалар өчен, балалар бакчасы өчен түләү вакыты җиткәч, халыкның ачуы кабара башлаячак", ди ул. (Татарстанда "үзизоляция тәртибе" вакытында балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар — ред.)

* * *

Казанда яшәүче яшь эшмәкәрләр — Әхмәтовлар гаиләсенең шөгыле иҗат, сәяхәтләр белән бәйле. Бер үк студиядә Адилә Әхмәтова кызлар өчен вокал мәктәбе оештырса, ире Айнур ораторлык курслары уздыра. Айнур шулай ук Казандагы яшь татар эшмәкәрләренең "Бизнес Урда" клубын оештыручыларның берсе.

Айнур Әхмәтов
Айнур Әхмәтов

"Юридик яктан минем эшчәнлек профессиональ керем өчен салым түләүче шәхси эшмәкәр дип атала. Үзмәшгульлек турындагы канун кабул ителгәч, шәхси эшмәкәрләргә үзмәшгуль буларак теркәлергә мөмкинлек бирделәр. Мин бу мөмкинлекне кулланып калдым, ягъни мин шәхси эшмәкәр (ИП) саналсам да, салымнарны үзмәшгуль сыйфатында түлим. Шуңа күрә быел иминият взносларын түләү ягыннан җиңелрәк — ел саен түли торган кырык меңне түлисе юк.

Минем өч проектым бар. Мин — туйлар алып баручы. Туйлар, корпоративлар, башка төрле чаралар алып барам. Аңлашыладыр, апрельдә узасы мероприятиеләр барысы да күчерелә, чөнки аларны уздырырга ярамый.

Икенче эшем —​ тренинглар уздыру. Берәр оешмада тренинг яки үземдә курслар уздырам. Хәзерге вакытта аларны оештыру мөмкин түгел: оешмалар эшләми, кеше җыярга ярамый, заказлар күчерелеп кенә калмый, хәзер нигездә ул тренинглардан бөтенләй баш тарталар.

Өченчесе — мин автор турлары оештырам, ягъни маршрутлар уйлап табам, туристларны сәяхәткә җибәрәм, яки үзем озата барам. Хәзер беркем дә сәяхәткә йөрми, әлбәттә.

Бу вазгыять минем өч юнәлештәге эшемә дә тәэсир итте

Шулай итеп, бу вазгыять минем өч юнәлештәге эшемә дә тәэсир итте", ди Айнур Әхмәтов. Аның әйтүенчә, вокал һәм ораторлык курслары студиясе өчен аренда хакы түлисе бар. Хәзер бина хуҗасы белән түләү-түләмәү турында сөйләшүләр алып баралар.

"Ул бина дәүләтнеке дә, муниципалитетныкы да түгел, ә президент әйткән ташламалар хосусый биналарны арендалаучыларга кагылмый.

Салымнарның кичектерелүе турында да миңа әлегә бернинди мәгълүмат та килмәде. Мин язып карадым — әлегә бернинди реакция юк. Бу хәлләр башлангач, мин үзем эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүче бөтен кайнар линияләргә шалтыратып чыктым, әлеге көндә бернинди конкрет ярдәм юк.

Мәсәлән, "Минем бизнес" хезмәте бар, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм фонды бар. Казандагы "Эшмәкәр йорты"нда миннән "Сез нәрсә көтәсез?" дип сорау гына алдылар. Тагын бер "Минем эшем" дип аталучы хезмәт шулай ук эшмәкәрләр арасында сораштыру уздыра", ди Әхмәтов.

Ул киләчәктә чыгымнарын кыскартырга планлаштыра — CRM (мөштәриләр белән мөнәсәбәтләрне идарә итү) системы, сайт һәм хостинг өчен түләү, банк хисабы өчен түләүне киметәчәкмен, ди. Онлайн-форматларга күчү турында уйлый. Шулай ук "Бизнес Урда"да барысында да курку булуын әйтә.

Гап-гади математика ярдәмендә бу вазгыятьнең эшмәкәрләргә ничек сугуын күрергә була

"Кемдер "ни булса, шул булыр" дип кул селтәде, кемдер эшен ташларга әзер, кемдер көрәшә. Бизнесның ничек төзелгәнен белгән кеше аңлый: мәсәлән, шартлы эшмәкәрнең уртача акча әйләнеше айга 500 мең булса, уртача рентабельлек 10-30% икәнен искә алыйк, аның 80 меңе генә чиста табышка чыга, ә калган 420 мең — даими чыгымнар. Ул айга 500 мең эшләсә дә, 100 мең эшләсә дә шул ук 420 меңе төрле түләүләргә чыгып бара. Әгәр табышы яртылаш кимесә, ул инде 170 мең минуска китте дигән сүз. Табыш 500 меңнән кимрәк булган саен, зыян арта бара. Гап-гади математика ярдәмендә бу вазгыятьнең эшмәкәрләргә ничек сугуын күрергә була", ди Айнур.

Битлек кимичә, авыз-борынын шарф белән генә каплап урамга чыгу сәбәпле полиция игътибарына да эләккән.

"Даруханәләрдә битлек таба алмадым. Мине бер чыгуда ике тапкыр патруль килеп тикшерде. Беренчесендә бары тик смс күрсәтүне генә сорадылар, икенчесе "бүгенге көннән яңа канун, штраф түләргә кирәк" дип сөйли башлады. "Нинди канун?" дип кызыксынгач, аңлатып тормады, "бу кисәтү генә" дип китеп барды", ди Айнур Әхмәтов.

* * *

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә балалар киемнәре сатучы өч бала анасы Ләйсән (фамилиясен әйтмәүне сорады) бизнесны торгызу авыр булачак дип саный.

Менә бер атна өйдә утырдык. Берни сатылмады, керем юк

"Менә бер атна өйдә утырдык. Берни сатылмады, керем юк. Шул ук вакытта аренда өчен түләүдән азат итәргә ашыкмыйлар, салым түлисе бар, пенсия кертемнәрен инде түләп куйдым. Ай саен фатирга 30 мең сум ипотека түләп барабыз. Өстәвенә коммуналь түләүләр бар. Ипотеканы чигендерү турында банкка хат яздык. Берни ышандырмыйлар. Мөрәҗәгатьне ике атна караячаклар. Шуннан соң гына җавап бирәчәкләр.

Мөмкинлеге булганнар онлайн сатуга күчте. Әмма онлайн сәүдәгә күчкән очракта да урамга СМС белән ике тапкыр берешәр сәгатькә генә чыгарга ярый. Авыру йоктырудан куркып, әйберне кулдан-кулга бирү дә шикләндерә. Аннары бездә кеше киемне киеп карамыйча алмый да. Димәк, алай да килеп чыкмый. Төрле юлларны уйлап карыйбыз инде, әмма берни хәл итеп булмый. Киләчәктә ул бизнесны торгызып булмас инде.

Халык болай да соңгы елларда бик ярлыланды. Арзан әйберләр генә сорый. Сату булмагач узган елны бер сәүдә ноктасын ябарга мәҗбүр булган идем. Киләчәктә нишләргә белгән юк", ди ул.

25 ел элек "КараМай" берләшмәсен төзегән, Татарстанда беренче хосусый автозаправка ачкан эшмәкәр Алимас Вәлиев керемнәре айныкы-айга бетә барган шәхси эшмәкәрләргә бик авырга туры киләчәк дигән фикердә.

Алимас Вәлиев
Алимас Вәлиев

"Менә минем кызымның хостелы бар. Анда алты кеше эшли. Хостелда һәр көнне 20-30 кеше яши иде, көненә 6-8 мең сум дигән сүз. Карантинга яптылар. Ә кызым эшчеләргә хезмәт хакы түләргә, сак өчен түләргә тиеш. Аена 120 мең тирәсе. Кайдан алсын ул акчаларны? Әле ике баласы да бар. Ярый әле ярдәмгә килергә мин — әтисе бар. Ә булышучысы булмаган эшмәкәрләргә нишләргә?

Путин телевизордан күренеп алды: менә халык сезгә каникуллар, хезмәт хакы белән тәэмин итәрбез... Ә эш бирүчеләр ул хезмәт хакын кайдан алсын?!

Менә безнең ширкәт бу атнада җиде миллионлык хезмәт хакы түләргә тиеш. Әгәр ул (Путин) шундый барысын да булдыра торган икән, бюджеттан алсын да түләсен", ди Вәлиев.

"КараМай" ширкәтенең итекләр җитештерә торган "Татваленок" дигән комбинаты бар. Алимасов аның да ябылу хәлендә булуын әйтә.

Әгәр Путин шундый барысын да булдыра икән, бюджеттан алсын да түләсен

"Йонны без чит илдән – Таҗикстан, Казакъстаннан сатып алабыз. Рубль арзанаю сәбәпле, ул да кыйммәтләнде. Ә итеккә бәя бит артмый... Тагын бер проблем – эшләргә кеше юк: бездә күбрәк үзбәк, кыргызлар эшләде, ә карантин илгә керүне тыйды. Без хәзер ябылу алдында.

Җирле халыкның эшлисе килми. Уртача хезмәт хакы – 35 мең булса да килмиләр... Эретеп ябыштыручыга 60 мең сум тәкъдим итәбез. Юк, теләүчене табып булмый. Электрик белән дә шул ук хәл. Барысы да җитәкче булырга тели.

Мисал өчен, бу вируска кадәр безнең өч линиянең һәрберсе 1,5 мең пар итек чыгаруга исәпләнгән иде – аның берсе генә эшләде. Линиядә 17 станок һәм шунда бер кеше җитмәсә, линия эшләми дигән сүз. Йон белән беренче көнне эшли башлаганнан соң бары биш тәүлектән соң гына беренче итек әзер була – туктаусыз эш... Әмма үзбәкләр һәм кыргызлардан башка эшләр кеше юк. Шуңа җитештерүне техник тәэмин итүгә күчердек.

Ә Путин шул ук эретеп-ябыштыручыларга, электрикларга: бер атна ял итәсез, ә җитәкчеләрегез сезгә түли, ди... Әмма бу очракта ширкәтләр ябылачак, шул гына", ди Вәлиев.

Ул пандемия вакытында урта һәм кече бизнеска вәгъдә ителгән ярдәм булачагына шикләнә.

"Эшмәкәрләргә килгән зыянны кемдер каплауда шикләнәм. Дәүләт каплар дип ышанмыйм, бу — ялган. Без элекке керем акчаларын тотачакбыз, ә аннары кабат аякка басарбыз. "КараМай" ике елдан 30 еллыгын билгели. Төрле хәлләр булды. Минем бу урланган бизнес түгел, мин беркайчан түрә булмадым. Шуңа, аякка басарбыз. Әмма җыйган акчалары булмаучыларга кыенга туры киләчәк", ди ул.

* * *

Икътисадчы Владимир Милов, урта һәм кече эшмәкәрләргә Русия резерв фондыннан акча бүлеп бирелсә, бар тараф та отачак дигән фикердә.

Владимир Милов
Владимир Милов

"Русия резерв фондында хәзер уртача 10 триллион сум акча бар. Бу хакимиятнең икътисад ярдәменә, халыкны һәм кече бизнесны яклауга җитәрлек… Әмма безнең хакимият бик саран.

Хакимият резервтагы акчаны бирмәсә, бу җитди коллапска, бизнесның үлеменә һәм Русиядә эш урыннары кимүгә китерәчәк. Саранлык киләчәктә бик аяныч хәл белән тәмамланачак. Хәзер резервтагы акчалардан икътисадка булышсак, без төп эш инфраструктурасын, активлыкны саклап кала алачакбыз.

Хакимият резервтагы акчаны бирмәсә, бу бизнесның үлеменә китерәчәк

Хакимият ярдәм итмәсә, башка дөнья илләре икътисады үз хәленә кире кайта башлаганда һәм эпидемия азмы-күпме беткәндә без бөлгенлек алдында калачакбыз. Кризис озак дәвам итсә, аннан чыгу перспективалары булмаячак", ди Милов.

Ул соңгы елларда халыкның сатып алу мөмкинлеге кимүен әйтә.

"Соңгы алты елда безнең икътисадның төп проблемы — сатып алу мөмкинлеге һәм кулланучы ихтыяҗы коллапсы. Ягъни кешеләр кинәт фәкыйрьләнде. Алар кирәк-яракны азрак сатып ала башлады. Бу безнең икътисадны артка сөйрәде. Хакимият моны һич кенә дә аңламый.

Бүгенге хәл халыкның күпчелеге эшләгән урта һәм кече эшмәкәрлек коллапсын барлыкка китерәчәк. Рубльнең көчсезләнүе халык кесәсенә сугачак, аларның сатып алу мөмкинлеген киметәчәк. Күп кеше бит сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Карантинга ябылу кече бизнесның үлеменә китерәчәк. Күп кенә кешеләр ярык тагарак алдында калачак, әле тагын сатып алу мөмкинлекләре дә кими. Икътисадның төп проблемы шушындадыр. Халык кесәсенең юкаруы һәм кече, урта бизнес үлеме", ди Милов.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG