Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзизоляция тәртибе вакытында балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар 


Татарстанда үзизоляция тәртибе көннәрендә ата-аналардан балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар. Бакчаларда абүнә түләүләрен алмау турыда карар кабул итүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә йөкләгән. Шундый карар кабул ителәчәге турында Миңнеханов үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында да расладылар.

“Миңа ата-аналардан мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Хөкүмәткә йөкләмә бирдем – эшләми торган көннәрдә балалар бакчаларында абүнә түләүләрен алмаска!” дип язган Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу көннәр өчен алдан түләп куйган кешеләрнең акчасын яңадан санаячаклар.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уздырган брифингта карантин чараларының кайберләренә кагылган үтенечләр дә булды. Кешеләргә урамда булырга рөхсәт ителгән вакытны 1 сәгатьтән ике сәгатькә кадәр озайтуны, газета сатучы нокталар эшләвен, һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары булдыруны сорадылар. Фазлыева бу сорауларга бер сәгать эчендә җавап әзерләргә вәгъдә итте.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG