Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшмәкәре: "Хакимият авыр чорда ярдәм итәсе урынга аяк чала"


Чыңгыз Мусин
Чыңгыз Мусин

Татарстан эшмәкәре Чыңгыз Мусинның электр өчен 5 мең сум бурычы сәбәпле электрын өзү белән кисәткәннәр. Коронавирус чорында эшмәкәрләргә бернинди ярдәм күрсәтелми, киресенчә аяк чалына ди ул. Мусин ярдәм сорап социаль челтәрдә республика президентына мөрәҗәгать иткән, тик бер җавап та алмаган.

Чыңгыз Мусин Лаеш районы Столбище бистәсендә әти-әнисе белән бергә ун елдан артык ярымфабрикатлар әзерләү цехын тота. Әнисе башлангыч сыйныф укытучысы, әтисе — токарь-фрезерчы. Үзе Казан федераль университетын тәмамлаган. Мәскәүдә 5 ел маркетинг өлкәседә эшләгән.

"Татарстанда бизнес мохитендә туган вазгыять борчый"

Икмәк ризыклары пешерү цехы — безнең тормышыбызны җиңеләйтә торган кечкенә бизнесыбыз. Авыр елларда без аны өстәмә табыш алу өчен ачкан идек. Инде хәзер шушы эшебезгә хакимият коронавирус чорында ярдәм итәсе урынга, киресенчә аяк чала, ди Мусин.

Аның сүзләренчә, алар вирус таралганчы да, хәзер дә үзләре җитештергән ризыкларны үзләре тарата. Салымнарны, тиешле түләүләрне һәрдаим вакытында түләп баралар.

Коронавирус кризисы Мусиннарны да читләтеп үтмәгән. Сатып алучылары кимегән, акча юклыктан тауар өчен вакытында түли алмый башлаган. Өстәвенә электр энергиясе өчен 5 мең сум бурыч аркасында Татэнергосбыт оешмасы белән каршылык туган.

Түләмәсәгез электрыгызны өзәбез дип кисәттеләр. Бу безнең өчен котычкыч хәл

"Коронавирус башлангач, күпләп сатучылар атна саен диярлек тауарга бәяне 10-20% арттыра башлады. Безгә тауар алучылардан керә торган акчалар да соңарып керә башлады. Банклардан алынган кредит бурычлары да бар. Шуңа бу айда электр өчен түләргә бераз соңардык. 29 апрель Татэнергосбыттан әнигә шалтыратып, электр өчен 5 мең сум бурычны түләргә куштылар. Түләмәсәгез электрыгызны өзәбез дип кисәттеләр. Бу безнең өчен котычкыч хәл. Чөнки суыткычларда продукция саклана. Электрны сүндерсәләр, без якынча 50 мең сумлык тауарны югалтачакбыз", диде ул Азатлыкка.

"Атна ахырына кадәр булса да вакыт бирегез дип сорадык. Җитештергән продукцияне сатудан акча керергә тиешлеген дә әйттек. Без бит түләмибез димибез, бераз гына вакыт сорыйбыз.

Татэнергосбыт вәкиле бу мөмкин түгел дигән. Татарстан президенты ЖКХ бурычларын һәм эшмәкәрләр бурычларын түләтеп бетерергә кушкан, без өстән кушылганны үтәүчеләр генә, дигән.

Әмма эш 5 мең сумда түгел. Мин ул бурычны ничектер акча юнәтеп түләрмен. Безне гомумән Татарстанда бизнес мохитендә туган вазгыять борчый", ди ул.

"Хакимият авыр чорда кешелексез мөгамәлә күрсәтә"

Мусин сүзләренчә, бүген Татарстанда күп кенә эшкуарларның хәле мөшкел. Бик күпләрнең эшне алып бару өчен акчасы юк. Хакимият тарафыннан эшмәкәрләргә шушындый авыр чорда кешелексез мөгамәлә күрсәтелә ди ул, үз мисалын китереп. Бу тискәре мөгамәлә Татэнергосбыт кебек оешмаларда гына түгел, банкларда, салым оешмаларында ди ул.

Татарстанда эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтү кебек гамәлләрнең берсе дә эшләнми

"Банклар, дәүләт оешмалары булсын, алар берсе дә эшмәкәр хәленә керергә теләми. Аларда эшмәкәрләргә карата хөрмәт юк, даими шалтыратулар, штрафлар. Бүген Татарстанда эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтү кебек гамәлләрнең берсе дә эшләнми. Югыйсә эшмәкәрләрнең эш шартлары җиңеләйтәчәк дигән вәгъдәләргә инде айдан артык вакыт узды", ди ул.

Аның хөкүмәткә дә, дәүләт ширкәтләренә дә бернинди ышанычы калмаган. "Безнең хакимият эшмәкәрләрне, халыкны соңгы чиккә җиткерергә тели. Кешеләр болай да ач, болай да эшсез, акчасыз. Мин еллар буе эшмәкәр буларак салымнарымны вакытында түләп барам, ә авыр вазгыять килеп туганда хакимият бер төрле әйтә, икенче төрле эшли, яисә бөтенләй берни эшләми", ди ул.

"Миңнехановка сораулар күп"

Чыңгыз Мусин Татэнергосбыт оешмасы белән сөйләшүдән соң социаль челтәрләр аша Татарстан президенты Рөстәм Миңнехновка мөрәҗәгать иткән. Әмма президенттан бернинди җавап та ала алмаган.

"Татарстан президенты минем язганнарга да, дусларымның мине хуплап язганнарына да бернинди дә реакция күрсәтмәде. Ул Салават җырларын тыңлауны өстен күрде. Аннары ниндидер чараларда катнашып йөрде. Мин язганнарга реакция күрсәтәчәгенә бик ышанмыйм да.

Миңнеханов, дөрес әйтәсез, мин сезне аерым чакырып тыңлармын диде. Ике ел үтте чакырмады

Минем аның белән моңа кадәр бер очрашканым булды. Президент каршындагы эшмәкәрләр шурасында катнашкан идем. Анда үзмәшгульләр турында чыгыш ясадым. Шурада Миңнеханов теманы тиз генә борып җибәрде. Әйе, барсын да дөрес әйтәсез, мин сезне аерым чакырып, тәкъдимнәрегезне тыңлармын диде. Ике ел вакыт үтте, беркем дә беркая да чакырмады" диде ул.

"Сүздә бар, гамәлдә — юк"

Шулай да, Миңнеханов сезне ишетеп шалтыратса, сез эшмәкәр буларак аңа нинди сораулар бирер идегез, дигәнгә Мусин, "Ни өчен бүгенгә кадәр эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен конкрет гамәлләр юк? Ни өчен гади эшкуарларның түләүләрен кичектерү методы әле дә эшләнмәгән? Ни өчен мин түләүләрне кичектерү өчен ике ай буена кәгазь тутырырга тиеш? Сүздә эшмәкәрләр өчен барлык програмнар да эшли, ә гамәлдә бер нәрсә дә эшләми. Кайчан эшмәкәрләр өчен ташламалар, кичектереп түләүләр үз көченә керәчәк?" дип сорар идем, диде.

Мусин сүзләренчә, хәзер коронавирус чорында эшмәкәрләргә конкрет ярдәм кирәк, югыйсә киләсе берничә айда кече һәм урта бизнес вәкилләренең күбесе юкка чыгарга мөмкин.

Банк хезмәткәре Путин әйткән процентсыз кредит турында ишеткәч, шаркылдап көлә

"Эшмәкәрләргә үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен процентсыз кредит бирүне вәгъдә иткәнннәр иде. Безгә шулай ук ярты елга салым каникулллары, ЖКХ түләүләрен кичекткреп түләү мөмккинлеген вәгъдә иттеләр. Менә шушылар эшләнсә, яхшы булыр иде.

Русия президентының телевидение аша әйткән сүзләре чынлыкка ашса, без аңа рәхмәт әйтер идек. Әмма гамәлдә боларның берсе дә тормышка ашмый. Путин чыгышында бер төрле әйтә, син банкка шалтыратасың — банк хезмәткәре син сораган процентсыз кредит турында ишеткәч, шаркылдап көлә, безнең андый продукт бөтенләй юк, сез нәрсә сорыйсыз ди. Татэнергосбыт мисалында да шул ук хәл. Эшмәкәрләргә төрле бурычларын кичектереп түләүне керттек диләр, ә кайда соң ул кичектереп түләү, 5 мең сум өчен электрны сүндереп куярга җыеналар әнә."

"Русиядә кризис чорында эшмәкәрләр дә, халык та ялгыз кала"

Мусин фикеренчә, Руиядә кризис вакытында эшмәкәрләрне дә гади халыкны да һәрвакыт ялгыз калдыралар, хакимият җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми.

Без бөлгенлеккә төшәргә тиеш һәм моңа үзебез җаваплы булырга тиеш

"Хакимият бизнеска, сез үзегез җаен карагыз инде, миңа сез бар ни, юк ни дип әйтә. Ягъни, без бөлгенлеккә төшәргә тиеш һәм моңа үзебез җаваплы булырга тиеш. Хакимият безгә ни өчен кирәк алайса? Без ни өчен салым түлибез? Чит илләрдәге кебек бездә дә авыр көннәрдә хакимият төрле юллар белән ярдәм итергә тиештер бит. Әмма безнең хакимият бернинди ярдәм дә күрсәтми", ди ул.

Русиядә халык үз проблемнарын бер-берсе белән уртаклашмый, шуңа күрә хакимият моннан файдалана. Бүлгәлә һәм хакимлек ит принцибы белән эш итә, ди эшмәкәр.

"Русиядә Путин гына акыллы, калганнар —җүләр"

"Без ни өчен шундый хәлдә калабыз, беләсезме? Чөнки бездә билгеле бер күләмдә совет мирасы бар. Совет вакытында җитәкче акыллы, ә калганнар барысы да җүләр саналды. Без әле дә шушы парадигмада яшибез.

Ягъни, бер акыллы кеше бар һәм ул — Путин. Ул иң акыллы кеше һәм безне кая алып барасын яхшы белә. Ә аның тирәсендә халык — барысы да җүләр. Министрлар да, түрәләр дә җүләр. Бары ул гына барысын да булдыра. Телевидение, радиода баш мие юылган халык шушы хәлгә карагач, бер өлеше чыннан да моңа ышана. Икенче бер өлеше бу хәлгә җавапсыз карый.

Аяныч хәлебезнең икенче сәбәбе — безнең халыкның финанс белеме юк. Чит ил киноларын карасагыз, гаилә әгъзалары утыра да салымнарны исәпли. Гаилә бюджетын ничек бүлергә дип сөйләшәләр.

Аяныч хәлебезнең сәбәбе — халыкның финанс белеме юк

Бездә боларның берсе дә юк. Бездә балаларны реаль тормышка әзерләмиләр, ниндидер әкияти тормышны күрсәтергә тырышалар. Балаларның башларына реаль патриотизмга бөтенләй туры килмәгән ялган патриотизм сеңдерәләр. Өстәгеләр һәрдаим башыбызга хөкүмәтнең безне кайгыртуы турында тукып торалар. Ә бу момментта хакимият халык алдында бернинди җаваплылык та тоймый. Нәкъ менә шушы безнең илнең төп проблемы да инде. Ә кешеләр, кызганыч, бик зәгыйфь бездә", дип сөйләде эшкуар.

"Үз-үзенә хөрмәт хакимияткә таләп куюдан башлана"

Чыңгыз Мусин халыкның бу вазгыятьтән чыгуы аның үз-үзенә хөрмәт күрсәтү нәтиҗәсендә була ала дип саный.

"Кешеләр үз-үзләренә хөрмәт бармы, әллә юкмы дип уйларга тиеш. Ә үз-үзеңә хөрмәт хакимияттән таләп итүдән башлана. Әгәр халык таләп итеп, дәүләт ишетми икән, халыкка тагын да кырысрак таләпләр куярга кирәк булачак.

Без хәзер өлешчә төрмәдә кебек яшибез. Хакимият безгә хәтта ничек уйларга тиешлегебез турында тукып тора. Халык моңа каршы чыгарга тиеш. Мин бу урында сугышырга кирәк дип әйтмим. Ватандашлар сугышы бары тик хакимият үз ватандашларына каршы гаскәр, росгвардиясен җибәрә башласа гына була ала.

Нәрсә эшләргә?

Безнең халык тынычлык сөючән. Алар урамнарга чыгып, үз позицияләрен җиткерә ала. Хакимият халыкны ишетә икән, вазгыять яхшы якка үзгәрә башлаячак.

Сәясәт белән кызыксынырга, кануннарның ничек эшләвен белергә кирәк

Халыкка моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Күбрәк иктисад белән кызыксына башларга кирәк. Һәм сәясәт белән якыннан кызыксынырга, кануннарның реаль ничек эшләвен белергә кирәк. Үз илеңнең кануннарын укырга кирәк. Чөнки безнең халыкның 80%ы хәтта Конституцияне бөтенләй белми диярлек.

Халыкның үзаңы күтәрелергә, аның җаваплылыгы артырга тиеш. Кеше, мин эшлим, салымнарны түлим һәм шушы салымнарым нәтиҗәсендә минем яхшы тормышта яшәү хокукым булырга тиеш дип уйлый белергә тиеш. Илнең газ һәм нефть сатудан кергән керемнәрендә минем дә өлешем бар, бу байлыклар бары тик бер төркем олигархларныкы гына түгел халыкныкы да, дип әйтә алырга тиеш", ди Чыңгыз Мусин.

* * *

"Российская газета" басмасында 3 апрель басылган хәбәргә караганда, коронавирус аркасында килеп туган икътисади кризис сәбәпле, кече һәм урта зурлыктагы бизнес вәкилләре коммуналь хезмәтләр һәм электр энергиясе өчен вакытында түли алмаган очракта, хөкүмәт аларның электрын өзүне тыя. Русия премьер-министры имзалаган карарда эшмәкәрләр соңарып түләгән өчен җәзалар булмаячак һәм түләүләрне өлешләп түләп булачак диелә.

Шуны искә алып һәм Чыңгыз Мусин проблемына ачыклык кертү өчен Азатлык Татарстан президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиллегенең кайнар линиясенә шалтыратты. Телефонны алган кыз башта эшмәкәр шәхсән үзе шалтыратса гына җавап бирә алачагын әйтте. Шулай да, бер конкрет сорауга җавап бирә алачагын өстәде.

Хакимият белән сүз көрәштерүнең мәгънәсен күрмим

Эшмәкәр электр өчен түли алмаган очракта Татэнергосбыт оешмасының аның электрын өзәргә хокукы бармы, дигән сорауга кайнар линиядәге кыз, әйе, Татэнергосбытның андый хокукы бар, дип җаваплады. "Российская газета" хәбәрен укып күрсәткәч, ул, монда бит киләчәктәге гамәлләр турында сүз бара, дип аңлатты.

Ул арада Чыңгыз Мусин бизнесын куркыныч астына куймас өчен, акча табып, электр өчен 5 мең сум бурычын түләвен хәбәр итте.

"Хакимият оешмалары белән сүз көрәштерүнең мәгънәсен күрмим. Мин язган пост астына 100ләп кеше комментар язса да, Татарстан президентыннан да, башка оешмалардан реакция булмады. Алар җаваптан кача. Димәк, хакимиятнең миңа җавабы юк. Ягъни, хәлнең чыннан да мин әйткәнчә булуын алар да таный булып чыга", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG