Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәхмәт чоры пропагандасы: "биологик корал, булдыксыз Көнбатыш һәм эпидемия федерализмы"


Беренче канал алып баручысы Кирилл Клейменов

Федераль каналлар Русия халкына коронавирус пандемиясе хакында никадәр мәгълүмат җиткерә? Шуны аңлау өчен Азатлык берничә көн дәвамында "Беренче канал", "Россия-1", ТНВ һәм БСТ каналларында мәгълүмат тапшыруларын күзәтте.

Беренче канал

Беренче каналда "Яңалыклар" тапшыруы көненә өч тапкыр чыга: гадәттә ул програмга иртәнге тугызга, көндезге өчкә һәм кичке алтыга куела. Көндәлек яңалыкларны традицион "Вакыт" тапшыруы йомгаклый.

Беренче каналдан Максим Шәрәфетдинов ("Яңалыклар") һәм Кирилл Клейменов белән Виталий Елисеев ("Вакыт") сөйләгәннәр тыңланды.

Егерме минутлык "Яңалыклар"ның якынча алты минуты Русиядә пандемия тудырган вазгыятькә багышлана: көн саен дөньяда һәм Русиядә гомуми авырулар саны, соңгы тәүлек эчендә вирус йоктыручылар, дөньядан китүчеләр саны яктыртыла, хакимият керткән "үзизоляция тәртибе" үтәлеше күзәтелә, Мәскәүдән читтәге төбәктәге карантин рейдлары, волонтерлар хезмәте турында сюжет күрсәтелә.

Аннары Бергамода итальян халкына ярдәм итүче Русия табибларына рәхмәтле Италия йолдызлары аларга видеорәхмәт җибәрә, Русиянең Александров ансамбле репертуарындагы итальян җырларын барлый.

Аннары сүз коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны белән беренчегә чыккан Кушма Штатларга күчә: бу илдәге коточкыч хәлләр, акылсыз карарлар, медицина иминиятенең кыйбатлыгы, халыкның, аеруча кара тәнле американнарның вирус каршында көчсезлеге, медикаментлар һәм битлекләр җитмәү турында әйтелә.

Бер көнне сатучы булып эшләгән кара тәнле ханымның коронавирустан үлеп, әнисенең ил буйлап аны күмәр өчен акча җыюы күрсәтелсә, икенчесендә — табибларның урам протесты, өченчесендә — күп санлы мәетләр өчен казылучы күмәк каберлек күрсәтелә, Америка сәламәтлек саклау системында алтмышынчы еллардагы искергән програмлау теле кулланылуы ассызыклана.

Америка турындагы сюжетның озынлыгы Русиядәге вазгыять турында сөйләнгәнгә тигез дияргә була

Кадрга кергән Америка ватандашлары, медицина хезмәткәрләре хөкүмәтне сүгә, шулай ук АКШ медиаларының Трамп сәясәтен тәнкыйтьләве искәртелә. Америка турындагы сюжетның эфир вакыты Русиядәге вазгыять турында сөйләнгән вакытка тигез дияргә була — телевизор караучы егерме минутлык яңалыкларның чиреге дәвамында Америка хәбәрләрен тыңлый.

Тапшыруның калган өлеше дөньяның башка яңалыкларына багышлана: нефть мәсьәләсе, табигый казалар, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек (парад әле кичектерелмәгән иде — ред.) һәм башкалар.

Кичке "Вакыт" тапшыруында да төп тема — коронавирус.

Ярты сәгатьлек мәгълүмати-аналитик тапшыруда Русиянең үзендәге вазгыятькә күбрәк игътибар бирелә: Мәскәүдә "үзизоляция" чорында шәһәр мэры Сергей Собянин фәрманнарының үтәлеше, Русия төбәкләрендә булган вакыйгалар, онлайн-чаралар яктыртыла.

11 апрель тапшыруының зур өлеше, мәсәлән, Уфадагы республика клиник хастаханәсендәге карантинга багышланды: хәбәрче хастаханәдәге 170 кешенең вирус йоктыруы, барлык табиб һәм авыруларның хастаханә эчендә бикләнеп калуы турында сөйләде, социаль челтәрләрдә таралган хастаханә эчендә төшерелгән видеороликлар күрсәтелде. Хастаханә коймасы аша улы белән сөйләшергә чыккан табибә ханым — Римма Камаловадан интервью алынды.

Иң беренче вирус табылган авыру — танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның мәрхүмә әнисе турында да әйтелде, кадрда җырчының үзенең коронавируска тест нәтиҗәсе тискәре булуы турында белешмә дә бар иде.

АКШтагы хәлләрнең һич тә OK булмавы күрсәтелә, Америкада корбаннарының күләме Перл-Харбор белән чагыштырыла

Алып баручы телевизор караучыларны "үзизоляция" сәясәтенә җаваплы карарга чакыра — социаль аралашуны киметүнең эпидемия таралуга каршы үтемле чара булуы әйтелә, күмәкләшеп паркка яки табигатькә чыгучылар тәнкыйтьләнә. Әлбәттә, програмның көндәлек "меню"сында АКШ хәбәрләре дә бар — андагы хәлләрнең һич тә OK булмавы күрсәтелә, Америкада кизү корбаннарының масштаблары Перл-Харбор белән чагыштырыла.

"Телепрограмга "Вакыт"тан соң куелган "Зур уен" тапшыруына 11 апрель, шимбә көнне сорауларга җавап бирер өчен Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков килде. Ул, көтелгәнчә, Путинның халыкка мөрәҗәгате нигезендә кабул ителгән фәрманнар турында комментарлар ясады, алып баручыларның сорауларына җавап бирде. Мәсәлән, социаль яклау өчен дәүләтнең көче җитәрме дигән сорауга "социаль түләүләр өчен дәүләтнең акчасы җитәчәк" дип ышандырды.

Иртәнге "Хәерле иртә" тапшыруы исә өй шартларында фитнес, фән, уку, кыярлар үстерү, антисептик ясауга багышланган. Шулай ук карантин шартларында активлашкан интернет-каракларына каршы тору, вируска каршы профилактика турында файдалы киңәшләр әйтелә.

12 апрельдә канал "Коронавирус турында сез сорарга курыккан нәрсәләр" дигән документаль фильм чыгарды — фильмда Русия фәннәр академиясе хезмәткәре дә, Дөнья сәламәтлек оешмасы вәкиле дә, covid-19 белән авыручы да, "Коммунарка" хастаханәсендә дәваланучы да, өй шартларында дәваланучы да бар. Шулай ук Кытай һәм Италиядә төшерелгән видеолар кулланылган. Фильмда коронавируска каршы өч төп чара — массакүләм тестлар ясау, вакцина булдыру һәм дарулар табу кирәклеге әйтелә.

"Россия-1"

Вирус турында беренче булып фильм чыгарган Наилә Әскәрзадәнең бер түгел, хәтта ике фильмын күрсәткән "Россия" каналындагы тапшырулар иртәнге биштә "Русия иртәсе" тапшыруыннан башлана. Сәгать тугызда ярты сәгатьлек "Хәбәрләр"гә бүленеп ала да, унга кадәр дәвам итә. Җиңелчә темаларга корылган тапшыруда "үзизоляция" вакытында ни белән шөгыльләнергә, балаларны өй эшенә ничек җәлеп итәргә, җәйге лагерь өчен түләнгән акчаларны ничек кайтарырга, коронавирус эпидемиясе вакытында башка авыруларга ничек табибка язылырга һәм башка шуңа охшаган көнкүреш сораулары күтәрелә. "Без сезнең күңелегезне күрер өчен иртүк торып студиягә килдек", ди алып баручыларның берсе.

"Хәбәрләр"көненә дүрт тапкыр: тугызда, унбердә, көндезге икедә һәм кичке биштә чыга, кичке сигездәге програм көн хәбәрләрен йомгаклый, ул "20.00дәге хәбәрләр" дип атала, 45 минутлык тапшырудан соң унбиш минутка һәр төбәкнең үзендәге хәбәрләр програмы кушыла. Әйтергә кирәк, телеканалның рәсми сайтындагы логотибында #сидимдома хэштегы эленеп тора. Путинның туры эфирдагы чыгышыннан соң телеканал вәкиле Михаил Зеленский өйдә утырган җиреннән онлайн форматта комментарлар биреп бара.

"Россия-1" каналы
"Россия-1" каналы

Каналдагы иң гаугалы һәм рейтинглы саналучы тапшыруларның берсе — Ольга Скабеева һәм Евгений Попов алып баручы "60 минут" тапшыруы. Дөресен әйткәндә, алтмыш минут буена Скабеева экспертлар белән сүз көрәштерә, һәрберсенең диярлек сүзен шик астына ала. Коронавирус вакытына Скабеева белән Попов бер-берсеннән "изоляцияләнгән" дип аңларга була — алар хәзер тапшыруны бергәләп түгел, чиратлап алып бара. Сөйләшүнең киеренке булачагы студия бизәлешеннән үк күренә — алып баручы басып торган подиум "коронавирус", "эпидемия", "covid-19" кебек "модалы" сүзләр белән бизәлгән.

Ә музыкаль бизәлеш бу киеренкелекне тагын да арттыра — ниндидер атыш, пыяла тавышларына охшаган, киселеп-киселеп китә торган музыка яңгырый. Тапшыру темаларының берсе аталганча, "йомшак күңеллеләр өчен түгел" — бу сюжет Химки шәһәре янындагы хастаханәгә таба сузылган ашыгыч ярдәм машиналары тыгымына багышланган иде, һәм һәр машинада диярлек йә коронавирус, йә пневмония дип шикләнелгән авырулар.

Програм сәламәтлек саклау министрлыгының йә Дөнья сәламәтлек оешмасының чираттагы мифын фаш итүдән башлана: имбир — файдасыз, лимон — ярдәм итми, тоз белән авыз чайкарга дип җитди сөйләү — көлке. Алып баручы да, экспертлар да Русиядә коронавируска каршы кулланылган чараларның әлегә үзен аклавын таный. Русиядәге вазгыять башка илләр белән, башлыча АКШ белән чагыштырыла. Скабееваның иң еш кулланылган сүзе — "бер ярым": Русиядә хәзерге вакытта тәүлегенә бер мең ярым кеше covid-19 йоктыра, ә Кушма Штатларда бер тәүлектә шуның кадәр диярлек кеше үлә, дөньяда коронавирус йоктыручылар саны бер миллион ярымга җиткән. "Үзизоляция", физик араны саклау кирәклеге турында әйтелә.

Экран каршында утыручы гади тамашачы өчен вирусның никадәр хәтәр һәм зәхмәтле икәне ныклап аңлатылмый

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә — экран каршында утыручы гади тамашачы өчен вирусның никадәр хәтәр һәм зәхмәтле икәне ныклап аңлатылмый. Паника куптармау максатыннанмы, телевидениедә төп контент — өйдә утыруның уңай яклары, лайфхаклар, күңел ачу тапшырулары, ә җитди яңалык тапшырулары йоктыручы-үлүчеләр турында коры саннар, карантин режимын бозуга каршы көрәшү турындагы сюжетлар белән чикләнә, Русия хөкүмәтенең башка илләр белән чагыштырганда вируска каршы акыллырак сәясәт алып баруы ассызыклана. Ә вирусның табигате, симптомнары турында җитәрлек аңлатма юк — шуңа күрә ул "әллә кайдагы монстр" кебек кабул ителә, җитмәсә, федераль телеканаллар да Европада, һәм бигрәк тә океан артындагы хәлләрне коточкыч куркыныч итеп тасвирлый, ә Русиянең үзендә табибларның фидакарьлеге, волонтерларның булдыклылыгы кебек күңелгә ятышлы сюжетлар гына күрсәтелә диярлек.

ТНВ: проблемнарга күз йому, дәүләтне хуплау

ТНВ каналының мәгълүмати тапшырулары гадәти көннәрдәге кебек эшләде. Эфир вакытының төп өлешен коронавируска кагылышлы репортажлар алып тора. Башка каналларда сыналган читтән торып эшләү тәртибен кулланмыйлар. Киресенчә, хәбәрчеләр авылларга да, хастаханәләргә дә, халык күпләп йөргән башка урыннарга барып репортажлар ясый. Журналистларның битлек кигән килеш эшләгәне күренә, шулай да һәммәсе дә бу кагыйдәләрне үтәми . "7 дней" тапшыруында чыккан Минзәлә районында язгы кыр эшләре турындагы репортажда хәбәрче Татьяна Тимошенко битлексез һәм әңгәмәче белән тиешле араны сакламыйча интервью ала.

ТНВ хәбәрчесе Татьяна Тимошенко (у) интервью ала
ТНВ хәбәрчесе Татьяна Тимошенко (у) интервью ала

Без 10 апрель яңалыклар тапшыруына тукталдык. Соңгы хәбәрләрне җиткерергә тиешле "Татарстан хәбәрләре" үз тапшыруларын коронавируска бәйле яңалыклардан башламый. Програм ТАССРның 100 еллыгына багышланган тарихи истәлекләрне барлаудан башланды. 1945 елда алты татарстанлыга Совет Берлеге каһарманы исеме бирелүе, симфоник оркестрның беренче концерты, 1992 елда милли-мәдәни үзәктән Ленин сыны алынуы турында сөйләделәр. Шуннан соң гына Русия белән Татарстанда коронавирус таралуы турында хәбәр булды.

Хәбәрләр тапшыруында коронавирус китереп чыгарган проблемнарга артык тукталмаулары күренә. Татарстанда вазгыять тыныч, тотрыклы дип күрсәтергә тырышу сизелә. Миңнехановның Әлмәттә эшлекле сәфәр кылуы, Кытайдан битлекләр кайтуы, урамнарга кешеләрнең күпләп чыга башлавы, төзелеш корылмаларында эш тукталмавы, эшчеләрнең саклык чараларын күреп эш итүен күрсәттеләр. Репортажларда штрафлар белән куркыту турында да бар. Федераль каналлардагы кебек, ялган мәгълүмат таратучыларны махсус телевизион инфограм белән штрафлар белән кисәтеп торалар.

Татарстанда социаль хәлнең катлаулануы, эшмәкәрләр проблемы, кешеләрнең кереме кимүе турында репортажлар чыкмады

"Татарстан хәбәрләре" чит илләрдәге вазгыятькә дә туктала. Милләттәшләребез аша АКШда кризис, табиблар җитмәве, тест бирү өчен 5-6 сәгатьлек зур чиратлар булуы, Британиядә халыкның күпләп паркларга чыгуы, Канадада эшсезләр күбәюен сөйли. Бу фонда Русия белән Татарстанда бар да ал да гөл кебек күренә. Чөнки коронавируска бәйле Татарстанда социаль хәлнең катлаулануы, эшмәкәрләр проблемы, кешеләрнең кереме кимүе турында репортажлар эфирга чыкмады.

Атнага йомгак ясаучы "Адымнар" тапшыруының яртысы коронавируска бәйле темаларга багышланган иде. Ләкин алар Татарстан җитәкчелегенең проблемнарны ничек хәл итүен күрсәтергә тырышудан гыйбарәт булды. Путинның берничә көн элек сөйләгән чыгышы, республикада ясалма сулыш аппаратының 1400 данә булуы һәм тагын 400е кайтуы, президент Рөстәм Миңнехановның йогышлы чирләр хастаханәсенә баруын сөйләде. Ягъни, ТНВ дәүләт җитәкчелегенең кризис вакытында эшләвен, вазгыятьнең катгый контрольдә булуын еш искә төшереп тора.

Тапшыру Биектау районы табибында коронавирус табылган дигән мәгълүматтан башланды. Ләкин Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фасил Вәлиев скайп аша биргән әңгәмәсендә берничә хезмәткәрнең карантинда булуы, ә хастаханәнең гадәти режимда эшләвен сөйләде. Ягъни борчылырлык зур проблем юк дияргә тырыштылар. Шул ук вакытта коронавирус белән бәйле бернинди мәсьәләләр дә әйтелмәде. Икътисади вазгыятькә багышланган репортажда зур заводларның эшкә чыгуы, эшчеләрнең ничек тикшерүләре һәм дәүләтнең һәрдаим ярдәм итүе ассызыкланды. Авыр хәлдә калган эшмәкәрләр проблемын күрсәтү, икътисадка нинди зыян киләчәге хакында "Адымнар" сөйләп тормады.

ТНВ атналык тапшыруларында чит илләрдә коронавирус белән ничек көрәшүләре, Көнбатыш тәҗрибәсе турында бөтенләй сөйләмәделәр. Бары тик ТНВ мөдире Илшат Әминов үзенең "7дней" тапшыруында Италиядә коронавирусның ничек тиз таралуына ишарәләп, Русиядә дә йоктыручыларның кинәт арту куркынчы булуын телгә алды.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

12 апрельдә эфирга чыккан "7 дней" тапшыруы да күпчелек темаларын коронавируска багышлады. Илшат Әминов тамашачыларын кисәтү һәм тынычландырырга тырышу ысулларын кулланды. Әйтик, якын киләчәктә республика үзен битлек белән тулысынча тәэмин итә алачагын әйтте. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән ТАИФ кампаниясенә караучы "Полиматиз" ширкәтенең җитештерүчәнлеген ун тапкырга арттыруын сөйләнде. Шулай ук Татарстанда РКБның травматология бүлегеннән йогышлы чирләр хастаханәсе ясауларын күрсәтеп, республиканың иң начар вазгыятькә дә әзер булуын сөйләде.

Әминов тапшыруы хакимиятнең эшен күрсәтүгә зур игътибар бирде. Ике тапкыр Путинның озын чыгышын, аның эшмәкәрләргә, гади халыкка ярдәм итү чаралары күрүен күрсәтте.

Социаль проблемнарга күз йому мисалы мәктәпләрнең онлайн укыту репортажында да күзәтелде. Хәбәрче читтән торып укытуның үзенчәлекләре турында озаклап сөйләсә, укучыларга компьютер җитмәү мәсьәләсен өстән-өстән генә әйтеп узды.

Тапшыру азагында татарга каршы әйтелгән Путинның кыпчаклар турында сүзенә Әминов та кушылды. "Русия кыпчаклар, бәҗәнәкләр һәм башка сынауларны рух ныклыгы һәм гаҗәеп рәвештә тормышны яратуы белән уңышлы үтте", диде Әминов. Тарихны белмәүме, әллә "өстән" кушылганмы — татар каналы үз миссиясенә каршы эшләде булып чыга.

БСТ: Хәбиров — "коткаручы"

ТНВдан аермалы БСТ каналы читтән торып эшләү ысулын да куллана. "Россия 24" каналы кебек "Итоги недели" тапшыруының алып баручысы өйдән чыкмый суфлерсыз гына алып барды. Дөрес, хәбәрчеләр урыннарга барып репортажлар әзерли. Димәк, күпчелек өчен читтән торып эшләү мөмкинлеге юк.

Радий Хәбиров коронавируска багышланган матбугат очрашуында
Радий Хәбиров коронавируска багышланган матбугат очрашуында

Атналык тапшыруның яртысын коронавируска багышладылар. Төп тема — РКБның карантинга ябылуы. Ләкин киңәйтелгән репортажда РКБдагы шартлар турында аз сөйләнде. Ә хастаханә тирәсендә килеп чыккан ыгы-зыгы, Русия кеше хокуклары шурасына мөрәҗәгать юллануы турында мәгълүматкә күз йомдылар.

Репортажны дәүләт җитәкчесеннән башлап, дәүләт җитәкчесе белән тәмамлау алымы еш кулланыла

Аның каравы, репортажда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "кайгыртучан һәм курыкмый торган" башлык булуы күренә. Хастаханәгә аның кинәт килеп керүен, беркем дә көтмәвен, коронавирус йоктыручылар белән курыкмыйча аралашуын җентекләп яктырттылар. Хәбиров авыручылардан шартлар турында, ничек ашатулары хакында сораша, табибларга саклык киемнәре кайтачагын, түләүләр вакытында булачагын ышандыра. Хәбәрче коронавирус темасын киңрәк алырга тырышып, онлайн концертлар күрсәтелүе турында сөйли. РКБ темасыннан бераз читкә китсә дә, ахырдан Хәбировның авырулар белән сөйләшүенә кире кайта. Репортажны дәүләт җитәкчесе белән башлап, дәүләт җитәкчесе белән тәмамлау алымы федераль каналларда еш кулланыла торган формат. Бу формула тамашачы җитәкчене истә калдырсын өчен файдаланыла.

"Итоги недели" тапшыруы Башкортстанның коронавируска каршы торырга әзер булуын күрсәтергә тырышты. Аерым алганда, йогышлы авырулар өчен хастаханәнең вакытыннан алда төзелеп бетүе хакында репортаж бирелде.

ТНВдагы сыман, БСТда да коронавирус аркасында килеп чыккан икътисади, социаль проблемнарны яктыртмадылар. "Итоги недели" тапшыруның икенче өлешендә хәйриячелек һәм бер аюның өч аю баласы алып кайтуы турында сөйләделәр.

Хәбировның эш сәфәрләре турында сөйләүче "Республика LIVE" тапшыруы бу атнада эфирга гадәти режимда чыкты. Хәбиров образы эшмәкәрләргә, халыкка ярдәм итүче буларак килеп баса. Шунысына игътибар итәргә кирәк, тапшыруның алып баручысы да, Хәбиров үзе дә саклык чараларын күрми – битлектән йөрми, дистанцияне сакламый.

"Русиядә чын федерализм эпидемия вакытында гына була ала"

Jamestown Foundation аналитигы Ксения Кириллова "Idel.Реалии"га сөйләвенчә, Русия медиасы коронавирус пандемиясен яктыртканда да пропаганда алымнарыннан арына алмый.

Ксения Кириллова
Ксения Кириллова

— Февраль буена Русия пропагандасы, пандемия кризисында спекуляцияләр ясап, үзе өчен максималь файда алырга тырышты. Беренче чиратта, федераль мәгълүмат чаралары Көнбатышны дискредитацияләү белән шөгыльләнде. Русиянең превентив чаралар күрүе аркасында инфекцияләнгән кешеләр саны Европа һәм АКШ белән чагыштырганда күпкә азрак дип әйтелде. Евгений Сатановский атлы "политолог", гомумән, "Көнбатышның демократик илләре кризис шартларында паникага бирелеп, тулы көчсезлеген һәм бер-берсенә ярдәм итәргә теләмәвен күрсәтте", дип белдерде. Шул ук вакытта Русия инфекциягә каршы көрәштә башкаларга ярдәм итүче бердәнбер ил буларак күрсәтелде.

Моннан тыш Jamestown Foundation белгече Русия медиасында кризис чорында төрле конспирология теорияләре таралуга игътибар иткән.

Иң кызыгы — халык бу конспирология теорияләренә ышана

— Аерым алганда, Русия тышкы эшләр министрлыгының "Халыкара тормыш" журналы һәм саклану министрлыгының "Звезда" басмасы коронавирусны Британия яки Америка лабораторияләрендә эшләнгән "биологик корал" дип атады. Үтәуң аудитория өчен тагын да радикаль теорияләр таратыла, янәсе ниндидер "Дөнья хөкүмәте" бу пандемияне "артык" халыкны юк итү, геноцидны аклау, дәүләтне көчсезләндерү һәм аннары киметелгән халык белән идарә итү өчен булдырган. Иң кызыгы — халык, тулаем алганда, бу теорияләргә ышана.

Шул ук вакытта, белгеч фикеренчә, Русиядә булып яткан чын хәлләр турында мәгълүмат бик аз.

Хәзерге Русия шартларында эпидемиянең чын хәлен сурәтләү торган саен куркынычрак була бара

— Мәгълүмат, һичшиксез, җитәрлек түгел, эш Русия хакимиятләренең йоктырганнарның чын санын яшерү теләгендә генә түгел, алар чынбарлыкта аны белми дә. Шул ук вакытта күп кенә шәһәрләрдә тестлар, хастаханәдә урыннар җитмәү, ә табибларның хәтта авыр авыруларны да хастаханәгә салудан баш тартулары турындагы теләсә нинди мәгълүмат "фейклар турындагы канунны" бозу дип санала ала. Бу вазгыятьне Лора Суслова "МБХ медиа" басмасында бик яхшы тасвирлады, медицина ярдәменнән мәхрүм калган бер кечкенә шәһәр турындагы язманы бастырырга куркуы турында сөйләде. Һәм мондый хәлләр бөтен җирдә. Хәзерге Русия шартларында эпидемиянең чын хәлен сурәтләү торган саен куркынычрак була бара.

Белгеч Русия медиасында тагын бер пропаганда алымына — кризис чорында халыкны Путин тирәсендә туплау сәясәтенә игътибар итә. Ләкин бу да торган саен авырлаша бара ди ул:

— Путинның коронавируска багышланган матбугат очрашулары зәгыйфьләнә бара, асылда ул бар җаваплылыкны төбәк хакимиятләренә һәм губернаторларга тапшырды. Күпләр хәзер Русиядә эпидемия шартларында чын федерализм барлыкка килде, дип шаярта.

фикерләр (3)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG