Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәҗәнәкләр. Кыпчаклар. "Путин вирус-халык образын тудырды"


Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин коронавируска бәйле чираттагы чыгышын ясады. Бу чыгышында Путин коронавирусны Бөек Русь дәүләтенә яу булып килгән халыклар белән чагыштырды. "Безнең ил җитди сынауларны бер генә тапкыр узмады. Бәҗәнәкләр дә аны интектерде, кыпчаклар да – Русия барысын да җиңде. Бу коронавирус зәхмәтен дә җиңәрбез", диде ул.

Путинның бу сүзләренә белгечләрдән аңлатма бирүне сорадык.

Тарихчы Дамир Исхаков: Бу — урыс милләтчеләренең эчендә утырган, бик күптәннән килгән тарихи хәтере.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Монда шунысы кызыклы — татарларны һәм монголларны телгә алмады, аннан борынгырак чорга китте. Монсы безне шатландыра, димәк әлеге турыдан-туры урыс халкының дошманы түгел икәнбез дигән фикер калды. Шулай да, татарларның этногенезында ул әйткән ике халык та нык кына катнашкан, бигрәк тә кыпчаклар. Шуңа күрә ул безгә дә бераз бәйле, һәм аның бу сүзләрен бик шатланып тыңламадык. Минемчә, бу этник психологиянең бер чагылышы булып чыкты. Бу — урыс милләтчеләре психологиясе.

Алга таба Путин татарларны да зәхмәт белән чагыштырмасмы дигән сорауга, Исхаков, бу ихтимал безне куркытмый ди.

Бу — урыс милләтчеләре психологиясе

— Дөресен әйткәндә, без куркудан узган инде. Татар халкында бер билгеле мәкаль бар: "Юлдашың урыс булса, билбавыңда балтаң булсын". Шуңа күрә, без һәрвакыт әзер, мондый фразалардан гына без курыкмыйбыз. Әле бит алдагы көннәрдә Аллаһ Тәгалә Русиягә нинди сынаулар куясы билгеле түгел. Әле без коронавирус кризисының бер кечкенә өлешен генә үттек. Карарбыз, бер айдан ил нинди хәлдә булыр. Бәлки ул вакытта кыпчаклар һәм башка төрки халыклар турында мондый сүзләрне онытырга туры килер.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин: Татар милли хәрәкәте вәкилләре бу сүзләргә гаҗәпләнмәде.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк. Күп еллар дәвамында бу илдә системалы рәвештә татарларның негатив образы булдырыла. Монда татарга каршы "Орда" фильмын искә төшерергә була. Якын арада "Зөләйха күзләрен ача" сериалы чыгачак. Ул да чын мәгънәдә татарга каршы сериал. Шул ук вакытта милли хокуклар да кысылып килә. Шартнамәнең озынайтылмавы, милли университетның булмавы, татар теленең ихтиярига калдырылуы, Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүләре, Казанны яклап сугышканнарга һәйкәл булмавы һәм башкалар.

Безне бу Путин сүзләре кимсетә, әмма без моңа гаҗәпләнмибез. Башка кысулар барганда, бу сәясәтнең бер юнәлеше икәнне дә күреп була.

Ашыга-ашыга яңа тискәре образ тудыра башладылар

Хәзерге вирус вакытындагы кризиста халыкның фикерен башка юнәлешкә җибәрергә кирәк. Көнбатыш илләрдән дошман образы ясау эшләми ахры. Шуңа яңа образ төзү кирәк. Бу очракта ашыга-ашыга яңа тискәре образ тудыра башладылар. Бу мөһим проблемнардан халык игътибарын читкә җибәрү өчен кирәктер.

Бу сәясәт милли республикаларны бетерүгә алып бармасмы дигән куркулар, шикләр бар. Шул ук вакытта "Азатлык" оешмасы барлык халыкларны берләштерә торган символлар, образларны уйлап чыгарып таратырга тиештер", ди ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин: Путин урыс һәм православ ядрәсен тупларга тели, шуңа аларга мөрәҗәгать итә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Путин тарихны бик еш телгә ала. Элегрәк ул гел фашистларга каршы сугышу турында сөйли иде. Еш кына Петр патшаны телгә ала иде. Федарализм турында сүз чыкканда Ленинның республикалар булдыруын дәүләт астына салып калдырган атом бомбасы дип атый иде. Аның бу белдерүе дә тирәнтел халык психогиясенә карый. Владислав Сурков (Русия президентының элекке ярдәмчесе) "глубинный народ" дип атаган иде бит. Бәлки бу концепция Путинга ошагандыр. Шуңа күрә ул "тирәнтел халык"ка мөрәҗәгать итәдер. Әмма, күпчелек халык тарихны, 10-11нче гасырда булган вакыйгаларны белми. Ә мондый вакытта урыс-славян-православ факторын күтәрүне башка милләтләр, чыннан да, бик авыр кабул итә.

Путин бүген бөтенләй башка яссылыкта яши кебек

Чөнки без — татарлар да, башка төрки халыклар да — шул кыпчакларның дәвамчылары. Шуңа күрә, аларны дошман итеп күрү — безне дә дошман итеп күрү дигән сүз. Путин бүген бөтенләй башка яссылыкта яши кебек. Аның фикер сөреше дә үзгәрде. Ул күбрәк абстракт, тарихи әйберләр турында сөйли. Ә кеше аннан башка нәрсә, конкрет гамәлләр көтә. Миңа бу ошамый. Бу Путинның эчке кузаллавын күрсәтә. Ул демократик, цивилизацион дәүләт форматына ышанмый. Ул урыс һәм православ ядрәсен тупларга тели, шуңа мөрәҗәгать итә. Бу аның тарих белән үз әңгәмәсе.

"Азат Идел-Урал" оешмасы рәистәше Сыресь Боляень: Путинга мондый чыгышлар Русиянең бөеклеген күрсәтү өчен кирәк.

Сыресь Боляень
Сыресь Боляень

— Русиянең күптән чирләгән бер йогышлы чире бар – империя чире. Мәскәү һәрвакыт кем беләндер сугышырга, аны җиңәргә дип ашкына. Хәтта күптән узган чит тарихта булса да. Моны күзәтү бер үк вакытта көлке дә, моңсу да. Нигә көлке? "Озеро" кооперативы идарәсендәге Русия белән ХI гасырдагы Киев князьләренең хәрби компанияләре арасында паралельләр уздырырга омтылулары көлке — ул вакытта Мәскәү дә, Русия дә булмаган, ди Боляень.

Русиянең күптән чирләгән бер йогышлы чире бар – империя чире

— Ә ни өчен моңсу? Хәзерге вакытта табибларга хезмәт хакын арттырырга, аларга саклану кирәк-яраклары сатып алырга, һәр район хастаханәсенә ике дистәләп үпкәләрне җилләтү аппараты куярга кирәк иде. Әмма бу яктан кыенлыклар бар. Күрәсең, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар Русиягә төрле яклап һөҗүм итә, тын алырга бирми! Бер яктан гаҗәп хәл бит инде — күпмилләтле федерациянең президенты, милли берләшү максатында бу илне шактый сандагы ватандашларының борынгы бабаларына каршы куя. Ләкин гаҗәпләнерлек берни дә юк, сүз бит Русия турында бара! Чит милләтләргә, аерым алганда, төркиләргә карата нәфрәт бу илнең бөтен тарихы аша кызыл җеп булып сузылган. Менә хәзер дә Конституциядә дәүләтне барлыкка китерүче халык буларак русларның аерым ролен ассызыкларга җыеналар, дип йомгаклый "Азат Идел-Урал" оешмасы вәкиле.

Фәлсәфәче Максим Горюнов: Урыс милләтчеләре фикереннән чыгып караганда, бу — мантыйклы чыгыш.

Максим Горюнов
Максим Горюнов

— Урыс милләтчеләре күзлегеннән караганда, ул хаклы. Урыс милләтчеләре Александр III вакытыннан бирле урыслар — ул славяннар дип саный. Русия җирлегендә башка халыклар юк. Платонов язганча, булганнары — "народцы".

Горюнов Путинның матбугат конференцияләрнең берсендә чудь халкы кая китте дигән сорауга: “ассимиляцияләнде. Урыслашты. Урыс булды”, дип җавап бирүен искә төшерә, хакимиятнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен күрсәтеп.

"Башкорт" оешмасы "Idel.Реалии"га белдерүенчә, Путинның мөрәҗәгате күпчелектә булган урысларга юнәлтелгән һәм урыс булмаганнарга каршы нигезләнгән. Оешма фикеренчә, президентның бу сүзләре Русия Конституциясендә урыс халкын дәүләт коручы халык дип билгеләү фикеренә тиң.

— Урыс халкы — дәүләт коручы. Урыс теле — иң төп тел, калганнары икенчел, дип кабул итә бу фикерләрне "Башкорт" оешмасы.

"Яблоко" партиясе әгъзасы Лев Шлосберг: Путин бу белдерүе белән бик куркыныч вирус-халык образы тудырды.

Лев Шлосберг
Лев Шлосберг

"Үлем китерүче вирусны борынгы төрки халык белән чагыштырып, Путин бик куркыныч вирус-халык образы тудырды. Әгәр бу образны саксыз куллана башласаң, милләтләр һәм халыкларның тигезлеген инкарь итүгә барып җитәргә була. Ә анда — кыпчак даласыдай иксез-чиксез мина кыры", дип белдерде ул үзенең Телеграм-каналында.

Әйтергә кирәк, Путин кыпчакларны һәм бәҗәнәкләрне беренче генә телгә алмый. Шундый ук диярлек сүзләрне ул 2010 елда премьер булганда әйтте. Ул вакытта ул аны Русия төбәкләрендәге янгыннарга бәйләп әйтте.

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG