Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Болар безне бетерәчәк! Сүзебезне әйтү кирәк"


Фәүзия Бәйрәмова

Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында илкүләм тавыш бирүгә "Милли мәҗлес" исеменнән бойкот игълан итәргә чакырган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе белән татар оешмаларының һәм Татарстан хакимиятенең гамәлләре турында әңгәмә кордык.

— Конституциягә мондый үзгәрешләрне кертүгә юл куймау өчен милли хәрәкәт, сезнеңчә, нәрсәләр эшләргә, ничек эш итәргә тиеш?

— Татар милли хәрәкәте Конституциягә мондый үзгәрешләр кертүнең татар милләте өчен һәм зыянлы һәм куркыныч булуын аңлады һәм үз фикерен әйтергә тырыша. Әйтик, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр белән, җыелышлар уздырып үз фикерен төрле телләрдә халыкка җиткерә башлады. 90-нчы еллардагы кебек 5 мең, 10 мең, 20 мең кешене урамга, мәйданнарга алып чыга алсак, бик яхшы булыр иде. Әмма бу реаль түгел, бу Мәскәүдә дә реаль түгел. Мәскәүдә дә бик авырлык белән генә җыелалар. Халык бик каты куркытылган, рөхсәт бирмиләр. Шуңа күрә, милли хәрәкәт шушы белдерүләрдән артыгын булдыра алмас дип уйлыйм. Ләкин демократия шул кадәр кысылган чорда бер дөрес сүз дә бик кыйммәтле, бик кадерле. Милләтнең йөзен саклап кала торган сүзләр бу. Бәлки без инде бу үзгәрешләрне туктатып та кала алмабыз. Әмма үз сүзебезне әйтергә һәм халыкка аңлатырга тиешбез.

Шулай да, берни эшли алмыйбыз дип төшенкелеккә дә биреләсем килми. Әйтик, 90-нчы елларда без өй саен почта тартмаларына өндәмә кәгазьләре таратып йөрдек, Русия президенты сайлавына бармагыз диеп, ә үзебезгә кирәкле сайлауларда "шушы кешене сайлагыз" дип. Нигә яңадан шуларны кабатламаска? Халыкка җиткерергә кирәк, бойкот, бармаска, бу пычрак уенда катнашмаска. Әлбәттә, безгә радио аша да, телевидение аша да чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәсләр, Татарстанда андый мөмкинлек юк. Әмма хәзер интернет бар. Шул ук вакытта милли хәрәкәтнең бер өлеше (беркөнне Татар иҗтимагый үзәгендә чыгыш ясадылар) барырга да сызарга дип чакыра. Андый вариант та бар. Барып сызучылар да безнең файдага булачак. Әмма бойкот дөресрәк булыр дип уйлыйм. Бу турыда башка халыклар белән дә киңәшләшү кирәк.

— 90-нчы елларда халык дәррәү күтәрелгән иде, милли хәрәкәткә студентлар да, бик күп башка активистлар да кушылды. Хәзер исә активистлар бик аз, өйдән өйгә йөрү кебек зур эшне башкарырга җитәрлек түгел. Ул нәтиҗәле булырмы икән?

Халык хәзер буталган, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сүзне көтә, Дөнья татар конгрессының сүзен көтә

— Аларны туплый торган бер үзәк булса, эшләп була. Әмма моның өчен бер тәгаен карарга килү кирәк — бойкотмы, барып сызумы? Әйтик, Татар яшьләре форумы бу үзгәрешләргә каршы белдерү чыгарды. Ә соңгы сүзен әйтмәде — бармаскамы, барып сызаргамы? Менә шул сүзне әйтүче юк бит. Әлегә бу сүзне мин әйттем. Чөнки миңа Милли мәҗлес исеменнән шундый сүз әйтергә вәкаләт бирелгән. Бөтенесе гаепли, ә нәрсә эшләргә кирәген әйтми. Нәрсә эшләргә икәнлеге билгеле — өч кенә вариант бар: йә барып хуплыйсың, безнең өчен ул мөмкин түгел, йә барып сызасың, йә бөтенләй бойкот игълан итәсең. Бу соңгысы сәяси җавап булачак. Шундый катгый карарга килү Татар яшьләре форумы өчен авыр эш түгел. Алар интернетта да утыра, алар йөри дә. Татар штабы нинди фикергә килде икән? Анысын һаман әйтмиләр. Алар да шактый зур гына көч. Әмма мин алар хакимияткә каршы чыкмас дип уйлыйм. Ә Мәскәү хакимияте бардыру һәм яклату ягында.

Ә Татарстан хакимиятенә килгәндә, президент Рөстәм Миңнеханов "мин җөмләне тулысынча укып чыктым да, монда бернинди куркыныч әйбер күрмим" диде. Бер җөмлә генә укыма син, 24 битлек шушы үзгәрешләрне укып чык — Татарстанга нинди зарары бар, татар милләтенә нинди зарары бар. Ә ул бөтен яктан да зарарлы. Миңнеханов бер җөмлә укып чыккан да, имеш фикер әйтә. Анда бит әллә нинди мәкерләр салып калдырыла. Анда бит урысча стилистиканы бик яхшы белгән кеше дә койрыгын тотырлык түгел. Ә бу урманнан чыккан башы белән бер җөмлә укыган да, шундый фикер әйтә. Әлбәттә, халык хәзер буталган, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сүзне көтә, Дөнья татар конгрессының сүзен көтә — барыргамы, бармаскамы, баргач нишләргә? Менә шушы сүзне әйтүче бер үзәк юк хәзергә. Мин әйттем. Әмма, беләсез, Милли мәҗлес рәсми теркәлүдән төшереп калдырылган. Тыелган оешма булмасак та, безне теркәлүдән төшереп калдырдылар. Хәзер безгә җыелырга ярамый. Әмма миңа шундый кискен вакытларда Милли мәҗлес исеменнән сүз әйтү вәкаләте бирелгән.

— Сез халыкара оешмаларга да мөрәҗәгатьләр юллагансыз. Теркәлү юк дидегез, бүген Милли мәҗлес татар халкы исеменнән сүз әйтергә ни дәрәҗәдә легитим оешма буларак карала ала?

— Алар бит Русиядәге шартларны бик яхшы беләләр. Русиядә легитим рәвештә эшләү мөмкин түгел. Демократия булмаган шартларда бары идән астында гына эшләргә, яки менә шулай белдерүләр генә бирергә була. Дөресен әйткәндә, безнең Татар конгрессыннан башка берсе дә легитим түгел. "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә бер җептә генә эленеп тора, алар да әллә ничәгә бүленгән һәм аларның легитим булу-булмавын беркем белми. Мондый илдә Европа тарафыннан безнең канунлы-канунсыз булуыбыз мәсьәләсе күтәрелергә дә тиеш түгел. Икенчедән, мәктәпләрдә милли телләрне бетерү башлангач, мин 2018 елда "Милли мәҗлес" исеменнән мөрәҗәгать җибәрдем, аны кабул итеп алып хисапларга керттеләр. Димәк, алар безне таный дигән сүз. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы мөрәҗәгатьне дә Берләшкән милләтләр оешмасының асаба халыклар белән эшләү бүлегенә җибәрдем, кабул итеп алдылар. Шундый ук мөрәҗәгатьләрне Азат Идел-Урал исеменнән Лондоннан Рәфис Кашапов та җибәрә, Балтыйк буе илләреннән дә, мөмкин булган һәр урыннан шундый хатлар җибәрелә.

— Конституциягә мондый үзгәрешләр кертү Русиянең үзенә ничек тәэсир итәчәк?

Тормыш авырайгач ач халык алар өстенә китмәсен өчен алар шушы конституциягә үзгәрешләр кертүне уйлап тапты

— Конституциягә мондый үзгәрешләр безгә милли яктан суга, анда безнең телебез дә, динебез дә, үзебез дә юк — аларын әйтеп тормыйм. Әмма бу үзгәрешләр урысларның үзләренә дә китереп суга бит. Бу үзгәрешләр халыкны талау һәм халыкка каршы шушы җинаятьчел режимның гомерен озайту, мәңге хакимияттә утыру өчен әзерләнгән. Ул икътисадка да, демократиягә дә куркыныч. Үзгәрешләр раслангач, алар халыкара мәхкәмәләрнең карарларын кабул итмәячәк. Алдынгы карашлы урыслар өчен дә куркыныч бу. Безне телсез, милләтсез, динсез калдырып кына урысның тамагы туймаячак. Путин хакимияте Русиягә икътисади яктан авыр көннәр киләчәген аңлады. Менә ул авыр көннәр нефть бәясе төшү белән, Малайзия очкычын бәреп төшерүне тикшерүче мәхкәмә белән килде. Тормыш авырайгач, ач халык алар өстенә китмәсен өчен алар шушы Конституциягә үзгәрешләр кертүне уйлап тапты. Янәсе урыс халкын күтәрәләр. Хәтерлисезме, 2014 елда инде ачлыкка килеп терәлгән халыкны Кырымны басып алып, "Крым — наш!" дип азрак йөгәнләп тордылар. Аларның милли горурлыклары белән уйнадылар. Хәзер инде ул уйнамый, чөнки Кырымнан бер файда да юк Русия халкына. Хәзер инде урыс халкын күтәрәләр — син иң бөек халык, син дөньяны барлыкка китерүче, без сине Конституциягә кертәбез, бөтенесеннән аерып куябыз, урыс динен иң өскә куябыз, телеңне иң өскә куябыз дип урыс халкын тагын алдыйлар. Нефть бәясе төшеп бензин бәяләре күтәрелгәч, кибетләрдә азык-төлек кыйбатлангач урыс халкы шуның белән туенырга тиеш була инде.

— Конституциягә үзгәрешләр Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республикаларга нәрсә белән яный. Мисал өчен, узган атна Башкортстаннан Марат Колшәрипов Азатлыкка "бу — республикаларны бетерү өчен әзерлек адымнары" дигән иде. Хәзер генә бетермиләр, әмма киләчәктә бетерү өчен нигезләре Конституциягә салынып куела диде.

Әле бит ул Конституция кабул итү белән генә бетми. Аннары аның кануннары кабул ителәчәк.

— Әйе, Марат Колшәрипов бик дөрес әйткән. Мин дә әйттем бу сүзне. Милләтләр юк икән, бер милләт, бер дин, бер тел кала икән, ничек милли республикалар булсын инде. Милли республикалар бары тик милләт булганга күрә генә бар. Федерация дә бары тик шушы милли республикалар булганга күрә генә бар. Моның алдагы стратегик максаты — шушы милли республикаларны бетерү. Путин бит: "Ленин Русия астына вакыт минасы салып калдырган диде. Мина дип милли республикаларны күрде. Боларча барса, милли республикалар бетәчәк. Моны Миңнехановлар аңларга тиеш, астан гына булса да, шушы үзгәртүләргә каршы халыкны оештырырга тиешләр. Юк инде. Бүген аларга тимиләр, алар канәгать. Иртәгә милләт, милли республикалар белән нәрсә була, әле анда да безнең җитәкчеләр аклану табачаклар. Ярар инде менә башкалар белән кушылабыз, без бит барыбер бар, татар бетми дип әйттерүчеләрне табачаклар. Андый сукыр, бер күзле булырга ярамый мондый заманда. Хәзер болар йөзләрен ачтылар. Әле Русия моңа кадәр уйнады. Ельцин вакытында демократ булып уйнады. Путин килгәч тагын уйнап маташтылар. Болар хәзер йөзләрен ачтылар. Боларның йөз дә түгел, ә ыржаеп торган чырай. Анда башка милләтләргә, телләргә, нурлы йөзләргә урын юк. Безнең урыныбыз — аяк астында.

Әле бит ул Конституция кабул итү белән генә бетми. Аннары аның кануннары кабул ителәчәк. Конституция коры кәгазь генә түгел, алданмагыз. Аннары дөнья кадәр кануннары кабул ителәчәк. Дин мәсьәләсендә дә. Конституциядә "Бог" дип күрсәтелгән икән, ул христиан дине бит инде. Анда бит бөтен диннәр дә дип әйтелмәгән. Аның артыннан канун кабул ителәчәк, мәктәпләргә укырга христиан дине нигезләрен, тегесен-монысын кертәчәкләр. Әйтсәң, син Конституциягә каршы киләсең диячәкләр. Татарча сөйләшсәң, Конституциягә каршы киләсең диячәкләр. Мин — татар дисәң, Конституциягә каршы киләчәксең диячәкләр. Шуңа безгә бик аң, уяу, сак булырга кирәк. Аңгы-миңге йөри торган вакытлар җитәкчеләр өчен дә, галимнәр өчен дә үтте. Алар йөзләрен ачты, карталарын чыгарып салды. Без дә үзебезнең сүзне ачыктан-ачык әйтергә тиешбез. Без үзебезнең тарихи җирләребездә яшибез. Татар дәүләтләре булган җирдә яшибез. Без дәүләтләр тоткан халык. 1000 ел буе әдәбиятлы, мәдәниятле, телле, динле халык. Һәм шулай булып калырга телибез дә. Конституциягә кертәсезме сез, кертмисезме, безнең үзебезнең кануннарыбыз бар. Безнең 90нчы елны кабул ителгән Суверенлык декларациябез бар. Референдум нәтиҗәләре бар. Һәм без халыкара оешмаларга аларны тануны сорап мөрәҗәгать итәчәкбез дип әйтәчәкбез һәм мөрәҗәгать тә итәчәкбез. Дөнья урыс теләгәнчә генә бармас әле.

— Русиядән читтә Азат Идел-Урал хәрәкәте бар, "Сөргендәге хөкүмәт" тә бар, актив татар яшьләре дә шактый. Русиянең үзендә дә татар оешмалары күп. Аларны берәр ничек берләштерүне күз алдына китерә аласызмы?

— Юк, күз алдына китерә алмыйм, чөнки Русиядәге милли оешмалар рәсми күрсәтмәдән ерак китми. Татар конгрессы, мохтариятләр башында рәсмиләр утыра, шуңа рәсмиләр ничек әйтсә — шулай эшләячәк. Аз-маз тәнкыйтьләгән булып, бәлкем барып сызып кайтырлар. Русиядә бер төрле, Татарстанда икенче төрле. Татарстанда бармаска бойкот дигән минем кебекләр бар.

— Сезнең кебекләрне күздә тотканда.

— Минем кебекләр минем кебек әйтәчәк, Кашаповлар да минем кебек әйтәчәк. Алар бит инде Русия сайлауларына барыгыз дип тормый. Әмма ләкин аларның сүзләрен тыңлаучы бик юк. Әле монда шушы ач, хокуксыз халыкның арасында яшәп тә әле бик тыңлап бетермиләр. Сәяси яктан татарның милли үзаңы бик түбән, сәясәтне аңламый, җитәкчеләр кушканчарак эшли. Хокуклары бозылса да, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итми. Барыбер, халык нинди генә булса да, аның белән эшләргә кирәк инде. Безнең бүтән халкыбыз, бүтән милләтебез юк. Әйтергә, эшләргә кирәк. Нәтиҗәсе Аллаһтан.

— Конституциягә үзгәрешләрне кабул итүгә бер ай вакыт калып бара. Тар вакыт. Ә менә киләчәктә ничек бергәләп эшләргә?

— Киләчәктә ничек эшләү өчен шушы нәтиҗәләргә карыйбыз инде. Болар инде Конституцияне үзгәрткәннән соң, шушындый зур тизлек белән тагын нидер үзгәртергә тотыналар икән, әйтик милли республикаларны кушу, бетерү, берләштерү, ул вакытта үзеннән-үзе милли хәрәкәт тә берләшү ягына таба тупланачак. Чөнки максат бер генә — Татарстанны саклап калу, татар милләтен саклап калу, динебезне-телебезне, үзебезне саклап калу. Шушы юкка чыгу бәлки үзе берләштерер. Соңгы чиккә килеп терәлгән халык бит инде үз сүзен әйтергә тиеш. "Болар безне бетерә бит!" дип аңларга тиеш. Алар бит моңа кадәр бетермибез дип бардылар. Хәзер бетерәсен әйттеләр һәм бетерә башлаячаклар. Халыкның бәлки күзе ачылыр. "Әйдәгез, зыялылар тирәсенә, дин әһелләре тирәсенә, җитәкчеләр яклый икән, алар тирәсенә берләшик. Үзебезне саклап калыйк" дип шушы юкка чыгу берләштерер дип уйлыйм. Беркемнең дә юкка чыгасы килми. Берләшеп исән калу табигать кануны.

— Сез урамга чыкканда, кешеләр белән сөйләшкәндә бу мәсьәлә белән кызыксыну, борчылу күрәсезме?

Сүз башласаң халык кушылып китә, ул кадәр курку да юк, "нишләп җитәкчеләр сүз әйтми икән" дип аптырый халык

— Сөйләшүчесенә карап. Менә интеллигенция вәкилләре, укытучылар, алдынгырак карашлы кешеләр белән сөйләшкәндә беренче сүз шушыннан башлана. "Безне бетерәләр бит инде, телне бетерәләр, Татарстанны бетерәләр бит инде диләр. Алдынгырак карашлы кешеләр белән түгәрәк өстәлләр булганда беренче сүз шушы. Интернетта, Facebookта иң беренче сүз шушы. 80-90 проценты милләт турында сөйләшә. Әлбәттә урамга чыккач үзең башласаң, халык кушылып китә. "Әйе, менә күрә алмадылар инде шушы татарны диләр. Элекке кебек "бутап йөрмәгез инде, әле безгә тимиләр бит" дип әйтүче юк хәзер. Чөнки телне тартып алуларын барысы да күрде. Ике сәгатькә калды. Күрсәтеп эшләделәр. Сүз башласаң, халык кушылып китә, ул кадәр курку да юк, "нишләп җитәкчеләр сүз әйтми икән" дип аптырый халык. Безнең халык бит җитәкчеләргә ышана торган халык. "Ник Миңнеханов якламый, ник Шәймиев якламый, сез генә әллә нәрсә эшли алмыйсыз бит, сезнең кулыгызда хакимият юк бит дип әйтә. Халык аңлый һәм соңгы сүзне җитәкчеләрдән көтә. Аларның сүзләре икеле-микеле. Аларның үзләренә генә тимәсеннәр. Милләткә тимәү дигәнне алар аңламый ахры. Бу бик аянычлы хәл. Әмма хәзергә шулай әйтергә туры килә.

фикерләр (23)

XS
SM
MD
LG