Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы Дума депутатларын Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләү тәкъдимен кире кагарга чакырды 


Татар яшьләре форумы.2018 ел.
Татар яшьләре форумы.2018 ел.

Дөнья татар яшьләре форумы Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүне кире кагырга чакырып Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте.

Дөнья буйлап 120дән артык татар иҗтимагый оешмаларын берләштерүче татар яшьләре форумы шурасы Конституциядә урыс халкын дәүләт коручы халык дип кертү белән кискен килешмәүләрен әйтеп Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Яшьләр федератив дәүләтнең демократик принципларына каршы килүче бу үзгәрешне кире кагуга чакыра. Мөрәҗәгать язучылар фикеренчә, бу халыкларны төрле "сорт"ларга бүлүне күздә тота.

"Күпмилләтле халык дәүләтенең Конституциясендә бер халыкны дәүләт коручы буларак билгеләп куйган очракта, илнең башка асаба халыкларына нинди роль бирелә. Мисал өчен Русия дәүләтен булдыруга урыслардан кимрәк өлеш кертмәгән татарлар нинди урынны алып тора? Ата-бабалары кан түккән федерализм һәм тигезлек принциплары нигезендә төзелергә тиеш булган илдә татар, башкорт, чуаш, мари һәм урыс булмаган башка халыклар "икенче сорт"лы итеп билгеләүгә үзләрен ничек хис итәргә тиеш. "Дәүләт коручы халык" буларак төп халык барлыкка килгән очракта, аның тел һәм башка атрибутларын искә алмаганда милли хокуклары һәм мөмкинлекләре Русия дәүләте өчен өстенлекле булачак. Бердәнбер "дәүләт коручы" халык янында башкаларны "тигез хокуклы" итеп билгеләү дөреслеккә туры килми һәм каршылыклар тудыра. Моннан тыш урыс халкын "дәүләт коручы" халык дип билгеләүнең максаты аңлашылмый. Бу урыс милләте алдында торган берәр мөһм проблемны хәл итәме?", дигән сорау куя яшьләр.

Хат авторлары барлык тәкъдим ителгән үзгәрешләр милләтара татулык принципларын боза дигән фикердә.

"Хәзерге аңлатма белән төзәтмәләр кабул итү билгеле булган "бер ил, бер тел, бер халык" шигарен кануни рәвештә тормышка ашыруга юл ача. Һәм бу бөтен ил халкы катнашкан Дөнья сугышының 75 еллыгын бәйрәм итү елында", диелә хатта.

Русия Конституциясенә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Белгечләр бу урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный. Элегрәк ТИҮ рәисе дә моңа ризасызлык белдереп, Путиннан Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүгә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG