Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ рәисе Путиннан Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүгә юл куймауны сорый


Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев бу төзәтмәне кертү урыс булмаган халыкларга карата хөрмәтсезлек булачак дип саный.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Конституциядә урыс халкын дәүләт коручы халык бип билгеләүгә ризасызлык белдереп Русия президенты Владимир Путинга хат язган.

"Урыс халкына хөрмәтем зур булса да Русия Конституциясенә бу өлкәдә үзгәреш кертүне федерациянең башка халыкларына карата гадел түгел дип саныйм. Аерым алганда, татарлар һәм башка төрки халыклар дәүләт коручы булган, анда Московия зур булмаган өлешне генә тәшкил иткән. Бу дәүләт Алтын Урда дип аталган. Алтын Урдада татар теле дәүләт теле булган", дип яза ул үз мөрәҗәгатендә.

Шулай ук Зәкиев татарларның ил тарихындагы роленә дә игътибар итә. Икенче дөнья сугышында каһарман татарларның саны шактый булуын яза. Йөзләрчә мең татарның шул сугышта җан бирүен искә ала.

"Ни өчен каһарманнарның балалары һәм оныклары Русия президентына әлеге дәүләтнең бөеклеге миллионнарча татарның сөякләрендә төзелгәнен исбатларга тиеш?", ди ул.

Зәкиев Путиннан Конституция үзгәрешләрен кабул итүгә юл куймаска таләп итте.

"Без Русия конституциясе гаранты буларак сездән "дәүләт кормаучы" 25 миллион Русия ватандашлары хокукларын яклауны һәм конституциягә каршы килүче, провокацион төзәтмәләрне кабул итүгә юл куймауны таләп итәбез", диелә мөрәҗәгатьтә.

Русия Конституциясенә Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Белгечләр бу урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG