Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "дәүләт коручы халык" турында: маддәне ахырына кадәр укыгач, сорау тумый


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Русия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән "дәүләт коручы халык" турындагы маддәне тулысынча укыгач, кискен уйлар тумый диде Рөстәм Миңнеханов.

6 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Президенттан Русия Конституциясенә "дәүләт коручы халык" төшенчәсе кертелү турында да сорадылар.

"Бу маддәдә сезгә нәрсә ошмый? Урыс теле халыкның бер өлешенең туган теле булып тора. Моның сафсата икәнен күрмим. Әгәр маддәнең башын гына карасаң, ниндидер сораулар туа, ләкин тулысынча укыгач, андый сораулар булмый. Бәлки җөмлә төзелеше...

Урыс теле барыбыз өчен дә уртак, дәүләт теле. Урыс теле ияләре - урыс халкы. Монда беркем бәхәсәләшми. Комиссия бар бит. Бу хакта фикер алышу булачак. Әйе, беренче өлешен генә укыганда, ул бераз... Маддәне тулысынча укыгач, андый кискен уйлар тумый", диде Миңнеханов.

Татарстан президентының әлеге сүзләрен "Татар-информ" һәм "Реальное время" язып чыкты. "Татар-информ"да бу хәбәр "Миңнеханов Конституциядә дәүләт коручы халык турында төзәтмәне үзгәртергә тәкъдим итте" ("Минниханов предложил изменить поправку к Конституции о государствообразующем народе") дигән башисем белән бирелде. Ләкин бераздан ике сайттан да язма алып куелды. Аның бер өлеше интернетта сакланган.

Русия Конституциясенә Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Әлегә кадәр Татарстан җитәкчелеге моңа карата фикер белдермәгән иде. Путинның Конституциядә урыс теленә дәүләт коручы халык теле статусы бирү тәкъдимен белгечләр урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный.

XS
SM
MD
LG