Accessibility links

Нефть һәм рубль бәясе ишелде. Киләчәктә нәрсә көтәргә?


Русия белән ОПЕК килешүе өзелү һәм Согуд Гарәбстанының нефть сатуны арттыру ниятен белдерүеннән соң Brent нефтенең бер мичкәсе 33,3 долларга калды. Мондый кинәт төшү соңгы тапкыр 1991 елның гыйнварында күзәтелгән иде. Нефть белән бергә рубль бәясе дә төште, евро 84 сумнан, доллар 74 сумнан кыйбатрак сатыла башлады. Киләчәктә рубльне һәм нефтьне нәрсә көтә, Мәскәүнең бу сәяси карары ил халкының тормышына ничек тәэсир итәчәк? Шул хакта икътисад белгечләренең фикерләрен сораштык.

Таһир Дәүләтшин, икътисад белгече, бүгенге вазгыять — Русия җитәкчелегенең гаебе, аларның уңышсыз эш итүнең нәтиҗәсе дигән фикердә.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

— ОПЕК белән Русиянең килешүе барып чыкмагач, икътисадчылар мондый хәлнең килеп чыгуына ишарәләгән иде. Мин дә доллар үсәр, нефтьнең бәясе арзанаер дип күзаллаган идем, әмма бу акрынлап барыр һәм бу хәл март азагында гына булыр дип фаразлаган идем. Әмма бер төн эчендә хәлләр кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Коточкыч хәл чынында. Русия ОПЕК белән килешүдән ваз кичте, ни өчен — белмим. Бу җитәкчеләрнең уңышсыз эш итүенең бер күрсәткече. "Лукойл" вице-президенты Леонид Федун һәр көнне Русия 100-150 млн доллар югалтачак дип кисәтте. Әмма тыңлаучы булмады. Нефть бәясе төшү домино принцибы кебек үзлегеннән башка бәлаләрне дә тартып китерә. Фонд индексларына карадым, Русия ширкәтләренең хиссәләре түбән тәгәри. "Сбербанк" 26 процентка арзанайды, “Новотек” – 25 процентка, “Лукойл” – 24 процент, “Роснефть” – 22 процент, “Магнит” – 20 процентка һәм башкалар. Русия җитәкчеләре моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңламыйча карар иткән дип саныйм.

Русия җитәкчеләре моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңламыйча карар иткән

Беренче чиратта халыкка авырга төшәчәк. Аның болай да сатып алу мөмикнлеге чикле, кереме аз иде. Хәзер хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк. Әлегә кадәр ниндидер тотрыклык бар иде, менә икътисад бу хәлләргә ничек яраклашыр — әйтүе авыр. Русиянең төп кереме нефть белән газдан. Нефтькә бәя киләчәктә күтәрелер дип саныйм. Әмма хәзер аны сатучы күп, нефтьнең тирән ятмалары табылды, сланц нефте дә чыгарыла, туплап куелган нефть тә күп, технология алга китте. Нефть стратегик чималдан гадәти чималга әйләнеп бара. Менә ташкүмер дә кайчандыр мөһим чимал иде, хәзер аның сәясәткә, икътисадка тәэсире юк диярлек. Русия өчен бу — зур проблем, бөтен икътисады, тышкы сәясәте нефть, газга корылган. Татарстанның да башы авыртачак. Безнең завод, ширкәтләр шуңа корылган. "Нижнекамскнефтехим", "Оргсинтез", "Танеко" керемнәре кими, ә бу Татарстан икътисадының тез астына сугачак.

— Халыкка нишләргә?

— Доллар тагын кискен күтәрелер дип уйламыйм. Хәзер аны сатып алу файдасыз. Күпчелекнең чит ил валютасы юк та юк. Алдан чит илләргә юлламалар алучылар бар, алар инде менә дөрес эшләде.

Дмитрий Травин, Петербурдагы Европа университетының модернизацияне тикшерү үзәге җитәкчесе, икътисад факультеты профессоры:

Дмитрий Травин
Дмитрий Травин

— Нефтькә бәяне фаразларга тырышкан бер генә кеше дә аны белә алмый, чөнки бу — бик катлаулы мәсьәлә. Икътисад базарының асылы шул, аны алдан әйтеп булмый. Юкса, икътисадны планлаштырып булыр иде. Әле бер атна элек кенә беркем дә нефть базарында шундый хәлләр булыр дип уйламады. Русия ОПЕК белән дүрт ел эшләгәннән соң, аның белән килешүне өзәр дип беркем башына да китермәде, бу бик кинәт булды. Сечин бу мәсьәләне Путин алдында күптән күтәргән дигән белдерүләрне ишетәбез. Әмма бу мәгълүмат та бик шартлы. Икенчедән, бу килешү өзелгәннән соң нефть бәясенең күпмегә төшәчәген фаразлый алмадык, чөнки бу күп факторларның бер-берсе белән бәйләнешеннән тора. Икътисадны өйрәнүчеләр Русиянең ОПЕК белән килешүе иртәме-соңмы ишеләчәген аңлый иде. Мин аны әле иртәрәк ишелер дип уйлаган идем. Әгәр оешмага кергән бар илләр дә бер сәясәт алып барсалар һәм американың сланц нефтен җитештерүчеләрен дә җәлеп итә алсалар, нефть бәясен күтәреп булыр иде һәм аннан барысы да отар гына иде. Әмма бу чынбарлыктан ерак. Рубльнең төшүе — Русиянең килешүдән чыгуыннан соң нефтькә бәя төшү нәтиҗәсе.

Русия ОПЕК белән кабат сөйләшүләр башларга мөмкинме?

— Мөгаен юктыр, әмма мин тулысынча инкарь итә алмыйм. Бу бит сәяси ракурс. Путин үз хаталарын таныган очракны хәтерләмим. Ә бу очракта карарны нәкъ Путин кабул иткәне аңлашыла. Путин беркайчан да хатасын танымый. Әгәр ул барлык гаепне Сечинга һәм энергетика министрлыгына сылтап кабат сөйләшүләргә ризалашса, бу шундый беренче очрак булачак.

— Димәк бу шулай да хата, алар базарларның мондый реакциясе булыр дип уйламаганнармы?

— Мөгаен юктыр, гәрчә без төгәл белә алмыйбыз. Бәяләр төшүен көтәргә була иде. Ә менә ни дәрәҗәдә төшәчәген без фаразлый алмыйбыз. Бәлкем берничә көннән паника бетәр һәм нефть бәяләре көйләнер. Ниндидер көчле уенчылар барлыкка килүе ихтимал. Бу бик авыр механизм.

Доллар кыйбатлануга кем гаепле? Нәрсәдә экономияләячәксез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:39 0:00

— Русия ни өчен килешүдән чыкты соң? Базарны американ җитешетүчеләренә бирмәс өченме?

— Роснефтьнең рәсми позициясен Михаил Леонтьев аңлатып бирде: дөньяда нефть җитештерү структурасы тиз үзгәргәндә, АКШтан сланц нефтен җитештерүчеләр күпләп кушыла, ОПЕК илләре һәм Русия тарафыннан нефтьне киметү нефть сатып алучыларның бу картельга кушылмаучыларга, ягъни американнарга китүенә сәбәп була. Бәлкем биш ел элек безнең акыл ияләре алай булыр дип уйламагандыр, сланц нефтенең җитештерү технологияләренә ышанмаганнардыр, бәлкем мичкәсе 60 доллардан ким булганда сланц нефтен чыгару файдасыз булыр дип уйлаганнардыр. Хәзер сланц нефтенең бик зур прогресста булуы безнең стратегларга мөгаен зур сюрприз булгандыр. Шуңа алар һәрвакыт җилгә каршы барып булмый, сланц нефте фантазия түгел, ә чынбарлык булуын танырга булганнардыр. Әмма бу карарның плюс һәм минусларын бәйләү барыбер шактый катлаулы.

Бу карардан кем ота һәм кем оттырачак?

— Якын араны алганда, шартлы Силуанов (Антон Силуанов — Русия финанс министры — ред.) җиңелә — ул бюджетка ничек акча җиткерер? Ә шартлы Сечинга (Игорь Сечин — "Роснефть" башлыгы — ред.) җиңелрәк. Ул бу уенны озакка суза ала. Аның ширкәте нидер югалтачак, әмма Силуановтан аермалы буларак, аның бит халыкны ашатасы юк. Һәм ул берничә елда сланц нефтен җитештерүче американ ширкәтләрен бөлгенлеккә төшерәчәк, бәяләр тагын күтәреләчәк һәм ахыр чиктә алар җиңәчәк дип өметләнәдер. Әмма якын киләчәкне истә тотканда Русия җиңелә. Дөресрәге — аның халкы. Беренчедән, бөтен әйбернең бәясе артачак, икенчедән – әгәр бюджетның керемнәре җитмәсә, бюджетта эшләүчеләрнең кайберләренә түләмәячәкләр.

Ниндидер түләүләргә чираттагы индексация булмаячак...

— Әйе, шул мәгънәдә. Илгә кирәк булган ниндидер объектны төземәскә мөмкиннәр. Чынлыкта хакимият инде алдан әзерләнде. Пенсия яшен, салымны арттырды. Нефтьтән килгән акчадан тулмаса, халык акчасы ярдәмендә тутырачаклар. НДС кергән югарырак бәяләр хисабына.

Вадим Хоменко, икътисад фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты моны вакытлыча күренеш дип саный.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

— Бу — вакытлыча күренеш. Ул ике фактор белән бәйле. Беренчесе — коронавирус. Кытай нефть сатып алуны 20 процентка киметте. Шуңа да гыйнварь, февральдә нефть бәясе аз-азлап төште. Бу базарда нефтькә бәяне тотып тору турында сөйләшүгә китерде. ОПЕК илләре көненә 1,5 млн мичкәгә киметергә тәкъдим итте. 1 миллионын ОПЕК илләре үз өстенә, ә калган ярты миллионны башка илләр алырга тиеш иде. Русия бу шартларга бармады. Аннан Согуд Гарәбстаны 10-12 млн тоннага арттырабыз диде. Русия үзендәге нефть ширкәтләре үз планына нигезләнеп нефтьне табачак диде. Ләкин мондый хәл озакка бармаячак. Чөнки бу беркемгә дә отышлы түгел. Март азагында яңадан сөйләшүләр була, килешерләр дип уйлыйм.

Икенче фактор – Кытай икътисадының балансировкасы. Эпидемия акрынлап кими бара, Кытайда ул апрельдә, башка илләрдә җәй тәмамланыр дип көтелә. Кытайның кабат нефтькә ихтыяҗы артачак, икенче яртыеллыкта башка вазгыять булачак. Моңа нефть ширкәтләре дә, министрлык җитәкчеләре дә өмет итә. Нефтьне чыгару һәм сатуның төп өлеше контракт белән бара. Шуңа да 2-3 көнлек вазгыять бернинди йогынты ясамый. Бәяне артык төшермәячәкләр. Согуд Гарәбстанының үзенә отышлы түгел. Аларның бюджетында нефть бәясе мичкәсенә 80 долларга исәпләнгән. Русиядә — 40. Алар үзләренең бюджетта куелган бурычларын үти алмаячак. Шуңа күрә бу — уен. Согуд Гарәбстаны Русия белән, Русия ОПЕК белән нефть бәясен тотрыкландыру турында сөйләшәчәк. Ләкин Русиянең алтын валюта резервы күп булуын исәпкә алсак, Русиянең бюджеты яши алачак.

— Нефть мичкәсенең бәясе 10 долларга кадәр төшә аламы?

— Юк. Бу Согуд Гарәбстаны өчен дә отышлы булмаячак. Нигә зыянга эшләргә? Аларда 15 долларга кадәр нефть файда китерә. 10 доллар булса, нефть ширкәтләре бөлгенлеккә төшәчәк.

— Вакытлыча күренеш булган очракта нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

— Беренче яртыеллыкта бюджеттагы мөмкинлекләрне кабат карарлар дип уйлыйм. Икенче яртыеллыкта вазгыять яхшырыр, ләкин ул вакытта да берәр хәл килеп чыгарга мөмкин. Шуңа бюджетны кабат карарлар. Бу хәлләр җитештерү сәнәгатенә йогынты ясамый. Вакытлы күренеш. "Нефть атынгычлары" дигән төшенчә бар. Кара алтын базары һәрвакыт уйный. Нефтькә бәя үзгәрү дәрәҗәсе икътисадта да шундый дәрәҗәдә йогынты ясамый. Ике көн эчендә нефть бәясе төште, җитештерүләр кимедеме? Юк. Бу – паника. Биржадагы вазгыять һәрвакыт паника тудыра. Бу базар – спекулятив базар. Рубльнең долларга карата бәясе төште. Бу вакытлы күренеш. Аннан бәясе тагын артачак. Инфляция берникадәр булачак, табигый. Чит илдән килүче тауарлар кыйбатрак торачак.

— Бу вазгыять 2014-15 елларга охшашмы? Ул вакытта Үзәк банк банк процентларын 11дән 17 процентка арттырган иде. Кабатлана аламы?

— Үзәк банкта бу – сыналган механизм. Ул аны кабат кулланырга мөмкин. Кешеләр доллар сатып ала башлаган иде. Долларны азрак сатып алсыннар һәм акчаларын рубльдә сакласын өчен, банк процентлары арттырылган иде, шул рәвешле, депозитларның коммерцияле процентлары күтәрелде. Бу инфляцияне тотып торучы вакытлы чара. Чынлыкта без ширкәтләрне кредитлар алудан туктатып тордык. Бу – медальнең икенче ягы. Күп кенә ширкәтләргә үсеш өчен акча җитми, кредитлар алу көчләреннән килми. Инляцияне тотып торуны халыкның сатып алу мөмкинлеген көйләү белән эшләп була.

Ринат Гатауллин, икътисад фәннәре докторы, Русия хакимиятенең бу сәяси карарыннан төп авырлык гади халык җилкәсенә төшәчәк дигән фикердә.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

— Бездәге даруларның 90 проценты чит ил компонентларыннан ясалганга йә чит илдән алынганга күрә, рубльнең бәясе ни кадәр төшсә, ул даруларның бәясе дә шул кадәр күтәреләчәк. Азык-төлек белән дә шул ук хәл. Транспортта йөрү бәяләре бик үзгәрмәс кебек. Торак-коммнуль хезмәтләре бәясенең ничек үзгәрүен әйтү кыен, чөнки ул бәянең 70ләп процентын газ бәясе тәшкил итә. Русиядә газ чыгару бәясе нигәдер гел арта гына бара. Әлбәттә, бу Газпром монополиясенә бик начар тәэсир итә. Нефть бәясе төшүдән кулланучыларга бернинди яхшылык көтәсе түгел. Хезмәт хаклары, пенсия һәм төрле социаль түләүләр артмас кебек. Чөнки Көнбатыш илләрендәге кебек, фиксацияләнгән керемнәрне автомат рәвештә индексацияләү тәртибе Русиядә кертелми.

Мине беренче чиратта дару, азык-төлек, кием-салым бәясе борчый

Үткәндәге тәҗрибәгә караганда, миллиардерларга югалтуларын салым ташламалары белән компенсацияләргә мөмкиннәр. Ә гади кешеләргә бик тә авыр булачак. Мине беренче чиратта дару, азык-төлек, кием-салым бәясе борчый. Болар – гади кешегә иң беренче чиратта кирәкле нәрсәләр. Очын-очка ялгап яшәүче кешеләрнең төп чыгымнары менә шул нәрсәләргә китә, ә алар һичшиксез арта барачак. Шуңа күрә, кәефем бик борчулы. Менә шундый "бәйрәм".

Дөнья базарында нефть бәясе сланц нефтенең рентабельлеге бәясенә карап билгеләнер дип фаразлыйм. Бер мичкә нефть бәясе 40 доллардан чак кына артыграк дигән сүз. Согудләргә бу очракта да отышлы булачак, чөнки аларда нефть чыгару бәясе бик арзан. Әмма американнар нефть бәясен тәмам төшерергә юл куймас дип исәплим, чөнки мондый вазгыять америка икътисадына да зыянлы булачак.

Башкортстан бюджеты нефтькә ни кадәр бәйле һәм бу хәл республика бюджетына ничек тәэсир итәчәк?

— Турыдан-туры тәэсирен исәпләп булмый, әмма тулай җитештерү күләменең яртысын нефть һәм нефть эшкәртү продуктлары тәшкил итә. Алар читкә сатылганын исәпкә алганда, керем кимиячәк, әлбәттә. Әмма түрәләр читтә нефть бәясе төшү чыгымнарын бәяне эчке базарда арттыру хисабына каплый ала.

Үткәндәге тәҗрибә күрсәткәнчә, дөнья базарында нефть бәясе күтәрелгәндә дә, төшкәндә дә Русиядә бензин бәяләре арта гына бара.

— Әйе, бу – монополиянең, картель килешүләренең тәэсире.

Дөнья базарында нефть бәясе хәзерге дәрәҗәдә ни кадәр озак торыр дип исәплисез?

— Бер-ике генә көн дә түгел, бик озак та түгел. Чөнки бу – сәяси карар нәтиҗәсе. Фаразлау бик кыен, әмма кимендә апрельгә кадәр дәвам итәр, аннан соң американнар бәяне күтәрү өчен чаралар күрә башлар дип уйлыйм. Хәтта май-июнь айларына кадәр дә дәвам итәргә мөмкин, аннан соң тотрыклана башлардыр.

Күпмедер акча туплаган кешеләргә акчаларын доллар йә еврога алыштырырга киңәш итәр идегезме?

— Моны фаразлау кыен, мин хәтта сишәмбе нәрсә буласын да фаразлый алмыйм. Банкларда инде шимбә көнне үк доллар бәясе, 30-40 тиенләп булса да, күз алдында арта башлады. Бу мәсьәлә – бик күпләрне борчый торган фактор.

Ринат Гатауллин шулай ук быел диңгез буена ял итәргә баручылар да бик аз булачак, кешеләр җәйге ялларын авылларда һәм дачаларда уздырырга мәҗбүр булачак дип фаразлый.

Александра Суслина, Икътисад белгечләре төркеме белгече базарларның бүгенге реакциясен "паника" дип кенә атый, ләкин доллар 100 сумга да җитәргә мөмкинлеген дә фаразлый.

Александра Суслина
Александра Суслина

— Нефть бәяләре Русия ОПЕК белән килешүдән чыкканга гына төшми. Моңа короноварис таралу һәм икътисади үсеш темпларының акрынаюы белән бәйле мәгълүмат та йогынты ясый. Русия ОПЕК+ оешмасына кире кайтса да, бу нефть бәяләренә без теләгәнчә әллә ни тәэсир итә алмаячак. Ләкин Русияне бу килешүгә кайтырга мәҗбүр итә алучы сәбәпләр күрмим. Миңа калса, курс бу фактның үзенә шундый реакция күрсәтте, беникадәр коррекция булырга мөмкин. Базар вазгыятьне дөрес бәяләсен өчен, бераз көтәргә кирәк, аннары инде нефть бәяләренең һәм аңа карап рубль бәясенең нинди булачагы аңлашылачак. Әмма короновирус тирәсендә паника кәефләре дәвам итсә, бу коточкыч икътисади нәтиҗәләргә китерергә дә мөмкин.

Олег Абелев, “Риком-траст” инвестицияләр ширкәтенең аналитика бүлеге башлыгы нефть бәясе 30-40 доллар тирәсендә урнашыр дип фаразлый.

Русия ОПЕК килешүенә кайтмаган очракта нефть бәяләренең якын киләчәктә төшү ихтималын ничек бәялисез?

— Уртача дип бәялим. Җомга килешүдән соң Согуд Гарәбстаны нефть мичкәсен үзкыйммәте бәясендә сатарга әзерлеген белдерде. Бу 8-9 доллар. Өстәмәләр һәм маржаны да кушып 15-17 – доллар. Ягъни, согудләр нефть чыгаруны арттырып, бәяне шуңа кадәр төшерә ала. Әмма алар бу сәясәтне алга сөрсә, Русиягә генә түгел, АКШка да авыр булачак. Исегезгә төшерәм, Русия килешүдән сланц нефтен Европа базарларыннан кысрыклап чыгару максаты белән чыкты, ләкин бу “таякның бер башы белән байга, икенче башы белән мужикка” кебегрәк була. Ягъни Американың сланц нефтенә бәрәбез дип, үзләренә һәм бөтен дөньяга бәрделәр. Минемчә, нефть бәяләренең болай ишелүе озакка бармас, киләсе бер-ике көндә Brent нефте 30 доллардан түбәнрәк төшәргә омтылыр, ләкин анда калу кыен булачак, чөнки ОПЕКка кергән кайбер илләрнең бюджетларына зыян килә башлаячак. Нинди дә булса башка килешүләр төзелмәсә, нефть мичкәсенең 30-40 доллар тирәсендә тирбәлүе бик тә чынга охшап тора.

Әгәр килешү булмаса, Русиянең рубль бәясе төшүен тотып торучы чаралары бармы?

— Бердәнбер төп чара — валюта сатып алуны туктату, бу хакта инде Үзәк банк та әйтте. Шулай итеп әйләнештә рубль күләме кими. Икенчесе — бюджет кагыйдәсен эшләтеп җибәрү, ягъни рубль нинди дә булса кискен дәрәҗәгә җиткәндә Дәүләт байлыгы фонды кулланыла, акчалар Үзәк банк резервларына күчерелә һәм шулай валютага ярдәм ителә (интервенция). Әмма нефть бәясе бик нык төшсә, бернинди резервлар да коткармаячак. Алар рубльне вакытлыча 70-80 доллар тирәсендә тотып торачак. Ләкин мин нефть мичкәсе 20 доллар торыр дип ышанмыйм. Бу Согуд Гарәбстаныннан тыш, барысына да зыян китерәчәк.

Бүгенге вакыйгаларның элекке ишелүләр белән уртаклыгы бармы?

— Мин уртак нәтиҗәләр күрәм, ә сәбәпләре төрле. Башлангычын транспорт ширкәтләренең табышын киметүче коронавирус бирде. Бу нефтькә ихтыяҗны киметте. ОПЕКның чираттан тыш җыелышында нефть чыгаруны тәүлегенә 1,5 млн мичкәгә кадәр киметергә тәкъдим ителде. Монда инде Русия факторы эшкә җигелде. Мондый карарлар бирүче кешеләр ни турында уйлагандыр... 2008 һәм 2014 елларда икътисади сәбәпләр иде. Хәзерге хәл коронавирус белән бәйле, икътисади түгел. Ә ОПЕК белән килешүдән баш тарту — ясалма рәвештә булдырылган нәрсә, аны булдырмый калу да мөмкин.

XS
SM
MD
LG