Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал": Конституцияне үзгәртү империя гомерен озайтмый


"Азат Идел-Урал" хәрәкәте чарасы, архив фотосы
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте чарасы, архив фотосы

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары Русиядә федерация нигезләрен торгызуны таләп итә. 

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү белән бәйле вазгыятькә карата белдерү белән чыкты. Алар Русиянең чынлыкта федерация түгеллеген, урыс халкының башкалардан өстенлеге үзәк һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән теркәп куелганын танырга чакыра.

"Федерация субъектлары – Мәскәүнең колонияләре! Русия Федерациясен бүгенге чикләрендә тотып торучы бердәнбер корал – ул ресурсларны төбәкләр арасында бүлү ысулы", дип искәртә авторлар. Акча донор төбәкләрдән алынып хәерче төбәкләргә бирелә, хәерче төбәкләр күбрәк булган саен, алар үзәккә ныграк бәйле, диелә мөрәҗәгатьтә.

"Шул ук вакытта Кремль үз колонияләренең милли үзенчәлеген юкка чыгара. Безгә оялмыйча әйтәләр – сезнең мәдәниятегезне әбиләрегез саклап калырга тиеш. Шул ук вакытта бөтен нәрсәгә баш булган урыс мәдәнияте өчен урыс телендә белем бирүнең тулы циклы бар: балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр һәм университетлар, театрлар һәм кино прокаты, Россотрудничество һәм "Русский мир" фонды, һәм алар федераль бюджеттан финанслана диелгән хатта.

"Азат Идел-Урал" активистлары Мәскәүдән илнең төп канунында берничә тәкъдимне язып куюны таләп итә.

  1. Халыкара хокук принципларының өстенлеге.
  2. Милли сәяси фиркаләрне теркәүне яңадан кайтару. Сайлау һәм ихтыяр белдерү иреге.
  3. Федерация субъектының үзәккә түләүләре аның керемнәренең 15 процентыннан да артмаска тиеш.
  4. Милли республикалар җитәкчеләренә президент статусын кайтарырга, Конституциядә президентның һәм депутатларның хокукый статусын язып куярга.
  5. Федерация субъектларына эчке һәм тышкы сәясәттә үз мәнфәгатьләренә кагылышлы сорауларда вето хокукы бирелергә тиеш. Алар ирекле рәвештә башка дәүләтләр белән элемтәләргә һәм мөнәсәбәтләргә керә ала, халыкара оешмалар эшендә катнаша ала.
  6. Федерация субъектында яшәүчеләр хәрби хезмәт үтсен өчен территориаль хәрби оешмалар булдыру.
  7. Территориаль хәрби оешмалар сугыш гамәлләренә бары федерация субъекты ризалыгы белән генә катнаша ала.
  8. Федерация субъектларының дәүләт телләренә җирле дәүләт эшләрендә куллануда өстенлекле тел статусы бирелә. Урыс теле – милләтара аралашу теле.
  9. Федерация субъектлары телләрендә тулы белем бирү циклын тәэмин итәргә. Федерация субъектларының дәүләт телләре федерация субъекты территориясендә бөтен мәктәпләрдә мәҗбүри өйрәнелә.
  10. Федерация субъектлары үзләренең һуманитар сәясәтен мөстәкыйль билгели. Мәскәү төбәкләрнең мәгариф, рухият һәм мәдәнят үсешенә катышмый.

"Без федераль үзәкне сөйләшкән булып кыланудан туктап, чын сөйләшүгә чакырабыз. Конституцияне Путин мәнфәгатьләрендә яңадан язу Путин хакимиятен озайтырга мөмкин, ләкин Русия Федерациясенең гомерен озайтмас", диелгән “Азат Идел-Урал” оешмасы белдерүендә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG