Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чигенүнең чиге бармы? Татарстан парламенты Путинның Конституция реформасын хуплады


Татарстан Дәүләт шурасы

12 март Татарстан парламенты Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, Хафиз Миргалимов кына каршы фикерләр әйтте.

12 март Татарстан парламенты утырышында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне тикшерде. Утырыш алдан язылган сценарий нигезендә барды дигән хис калды. Һәр кешенең роле билгеләнгән, кем нинди чыгыш ясарга, нинди сүзләр әйтелергә тиешле алдан бүленгән иде.

Сүзне башта ук депутат Альберт Хәбибуллин алды. Ул Русия Конституциясенә нинди үзгәрешләр булачагын санап чыкты һәм бу үзгәрешләрне хупларга чакырды. Аннан соң сүз депутат ​Станислав Созиновка бирелде. Аның да фикере Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплауга нигезләнгән иде. Ул кешеләрне икеләнмәскә чакырды, үзгәрешләр файда гына диде.

"Матбугатта төрлесен язалар, әмма мин Левада, ВЦИОМ тикшерүләрен карадым, күбесе тавыш бирүдә катнашбыз дип фикерен әйткән. Халыкың 20-15 проценты ничек тавыш бирергә дип икеләнә. Без бүген йә “Әйе”, йә “Юк” дип әйтергә тиеш. Тискәре нәтиҗәләргә китермәүне уйларга кирәк. “Бердәм Русия” утырышында без бу үзгәрешләрне хупладык, сезне дә хупларга чакырам" диде ул.

Әмма Дәүләт шурасында демократия уенын уйнап алу да булды. Милли җанлы ике депутатны амбразура каршына бастырдылар, шулай ук КПРФ депутаты да тәнкыйди фикерләр җиткерде.

Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов мөнбәрдән Путинга көчле тәнкыйть яудырды. Шул ук вакытта Путин реформасын хупларгамы-юкмы – бу турында өздереп әйтмәде. Ельцин Конституциясеннән бәлаләр генә булды, диде.

Хафиз Миргалимов: "Путинның бүген болай да патша, генераль секретарь вәкаләтләре бар!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

"Путин – молодец, илне, икътисадны, сәясәтне җыеп алырга омтылды, тырышты, ләкин аның бу килеп чыкмады. Без күп тапкыр әйткән мәсьәлә – хөкүмәтнең вазифасыннан китүе гамәлгә ашты, ләкин ул техник-механик рәвештә генә булды. 10-11 март көннәрендә Русия думасы Конституциягә үзгәрешләрне хуплады, ләкин безнең фракция икенче һәм өченче укылышта тавыш бирүдән тотылып калды. Сәбәбе гади: хакимият фиркасе КПРФ тәкъдимнәрен блоклады, бу тәкъдимнәр социаль гарантияләр бирә иде. Безнең фирка карашы конструктив: дәүләтчелек, социаль гаделлекне тәэмин иткән үзгәрешләрне без хупладык. Дәүләт төп социаль гарантияләр бирергә тиеш, кеше капиталын сакларга тиеш.

Путинның бүген болай да патша, генераль секретарь вәкаләтләре бар! Бу да әзме?

Өченче көн Думада Терешкова тәкъдимнәре яңгырады. Мин аны яхшы космонавт дип саныйм, ләкин сәясәттә аңа авырдыр әле. Президент мөддәтен яңадан санау турында үзгәрешләрне хупладылар. Чөнки Конституцияне үзгәртүнең максаты да шул иде – иптәш Путинның идарә итүен 10-15-25 елга дәвам итү. Мондый зур эшне уйлап чыгарырга кирәк иде бит! Һава аланнары исемнәрен үзгәртү, яңа акчаларга шәһәр сайлау эше – яртышар ел барды. Ә монда махсус операция диярсең – барысы да тиз узды! Комиссиядә кайбер кешеләр бу үзгәрешләрне укый да алмадылар бит!

Президентка өстәмә вәкаләтләр бирү һәм аның мөддәтләрне яңадан санау – мөмкин түгел! Путинның бүген болай да патша, генераль секретарь вәкаләтләре бар! Бу да әзме? Бернинди үзгәрешләр дә халыклар тигезлеген инкарь итәргә тиеш түгел! Бар халыкларның тигезлеген тәэмин итү мөһим, аеруча телләр мәсьәләсендә", дип сөйләде хисле итеп Хафиз Миргалимов.

Депутат Рамил Төхвәтуллин Русия Конституциясенең 68нче маддәсенә карата каршы фикерен белдерде.

Рамил Төхвәтуллин: "Чигенүнең дә чиге булырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

"Урыс теле –​ дәүләт коручы халык теле" гыйбарәсен кертү "урыс халкын өстенрәк кую булып чыга" дип саный депутат. "Русияне күп санлы милләтләр тәшкил итә, алар федерация нигезе булып тора. Билгеле, урыс халкы 82 процент тәшкил итә, төп дәүләт теле дә –​ урыс теле. Шулай да бер телгә генә, бер халыкка гына аерым статус бирү гадел эш түгел дип саныйм. Бу минем генә фикер түгел, бу 22 милли республика вәкилләре фикере дә", диде Рамил Төхвәтуллин. Аның сүзләренчә, "чигенүнең дә чиге булырга тиеш".

Депутат Ркаил Зәйдулла Конституцияне үзгәртүдә ихтыяҗ күрмим диде. "Әлбәттә, Конституция – Коръән дә, Библия дә түгел, илдә социаль-иҗтимагый, сәяси вазгыять үзгәргәндә, аңа төзәтмәләр кертергә мөмкин. Хәлбуки, хәлиткеч ихтыяҗ килеп чыкмаганда, гадәттә, моңа кагылмаска тырышалар. Бездә, күрәсең, андый ихтыяҗ тугандыр, әмма мин үзем, сәясәттә тәҗрибәсез кеше буларак, аны бик үк күреп бетермим".

Ркаил Зәйдулла: "Бер генә халык күпмилләтле илдә дәүләт коручы җаваплылыгын үз өстенә алырга тиеш түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

Ул, беренче чиратта, федераль мөнәсәбәтләргә караган төзәтмәләргә игътибар итте. "Мәсәлән, 67нче маддәдә "федераль территорияләр" булдырылырга мөмкин дигән сүз миңа аңлашылмый. Русиянең бөтен территориясе федераль җир түгелмени? Ягъни, үзәк берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып алып, аны федераль территория дип игълан итә аламы?" диде Зәйдулла.

Моннан тыш, ул дөньяви дәүләт Конституциясенә дини мотивларны кертү урынлымы дигән сорау бирде. "Аллага ышану, динне тоту – һәркемнең вөҗдан эше. Аны инде XXI гасырда документка кертеп, кычкырып йөрмиләр. Без Аллага ышанучыны да, ышанмаучыны да шәхесенә карап бәяләргә, хөрмәт итәргә тиеш. Кеше вөҗданына тыкшыну – башкалар өчен урынлы түгел. Минемчә, әлеге маддә моңа урын калдыра", диде депутат.

Зәйдулла шулай ук урыс телен дәүләт коручы халык теле булуы турында да фикерен белдерде. "Беркем дә урыс халкының бөеклеген, аның Русиядә иң көчле булуын инкарь итмәс. Ләкин шулай да төрле сораулар туа. Биредә нинди дәүләтне оештыру, кору турында сүз бара соң? Меңъеллык тарих турында әйтелә икән, әллә Киев Русен искә төшерәләрме? Тарихтан беләбез: Киев, Бөек Новгород дәүләтләрен варяглар оештырган, аларның телләре скандинав теле була. Мәскәү кенәзлеген оештыруда урыслар гына түгел, татарлар да күп була. Империя тарихын хәтерләсәк, ул күп халыкларны, дәүләтләрнең укмашуыннан барлыкка килә. Ә инде РСФСР яки бүгенге Русия федерациясен күз уңында тотабыз икән, федерация үзе үк бер дәүләтне төзегәндә төрле халыкларның үз милли дәүләтчелекләрен төзеп, федератив мөнәсәбәтләргә керүне аңлата.

Бер генә халык та күпмилләтле илдә дәүләт коручы дигән зур җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш түгел

Миңа калса, бер генә халык та, ул никадәр бөек һәм күпсанлы булмасын, күпмилләтле илдә дәүләт коручы дигән зур җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш түгел. Артык авыр йөк булырга мөмкин. Федерациянең яшәеше, киләчәге өчен илдә яшәүче барлык халыклар да җаваплы. Һәм аларны ул җаваплылыктан ваз кичтерү тарих ягыннан зур хата булыр иде", диде былтыр депутат булып сайланган язучы Ркаил Зәйдулла.

Парламент утырышында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та чыгыш ясады. Ул 30 минуттан артык сөйләде. Регламент кысаларыннан чыкса да, ул үзен сөйләргә хокуклы дип санады булса кирәк. Озын чыгышының төп фикере – Владимир Путинга афәрин һәм Русия Конституциясенә үзгәрешләрне кертүнең әһәмияте.

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

"Мин 1990нчы елларда булган үзгәрешләрнең шаһиты. Бүгенге Русия Конституциясе 1993 елда язылып, халык тарафыннан тавыш бирелеп кабул ителде. Аны галимнәр, сәясәтчеләр, Сергей Шахрай, Сергей Алексеев кебек кешеләр язды. Ул вакыттагы Конституция тотрыклылык факторы булды. Татарстан да ул вакытта Русиянең сәяси, икътисади тормышында зур роль уйнады.

Русия – күпмилләтле ил. Үсеш юллары катлаулы. Без дөньяда иң катлаулы федератив дәүләт. Акыллы, һәм сак булып алга таба барырга кирәк. Русия Конституциясенә кертелергә тиешле үзгәрешләрдән башка булмый. Аларны кабул иткәндә без төрле милләт, дин кешеләре яшәгән дәүләттә аларның гамәлдә булуы, яхшы эшләве турында уйларга тиеш. Путинга афәрин, Русия белән барлык дәүләт исәпләшә. Мондый үзгәртүләргә ихтыяҗ бар.

Путинга мөрәҗәгать юллаганда анда туган телләрне саклау турында язарга кирәк

Без бүген Путинга мөрәҗәгать юллаганда анда туган телләрне саклау турында язарга тиеш. Менә урыс һәм татар теле дәреслекләре бер. Әмма урыс телендә ул дәреслек дип атала, ә татар теленеке әсбап дип санала. Мондый проблемнар күп. Шуңа да без полилингваль мәктәпләрне булдыру эшенә тотындык, дөнья үзгәрә, нидер эшләргә кирәк. Заманча белем бирү башкача булырга тиеш. Туган телләрне саклау проекты контрольдә тотылырга тиеш", диде ул.

Миңтимер Шәймиев туган телләрне саклау белән шөгыльләнүче комиссия булдырырга тәкъдим итте. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә үзгәрешләрне хуплауны сорады. 98 депутатның 78се үзгәрешләрне хуплады, 7 кеше тотылып калды, бер депутат каршы булды. Соңрак Азатлык каршы булучының язучы, публицист Ркаил Зәйдулла икәнен ачыклады. Депутат моны үзе дә раслады.

Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү
Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү

Бүген шулай ук президент Владимир Путинга мөрәҗәгать тә язылган иде. Аның турында күп сөйләнде, әмма парламент утырышында текстны укып та тормадылар, халыкка җиткермәделәр. Парламент депутатлары нәрсә сорый, таләп итә – билгесез. Шулай булуга карамастан "серле" мөрәҗәгатьне күпчелек хуплап тавыш бирде, бер кеше генә битараф калды.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов Русия президентына, Конституция гарантына мөрәҗәгать бик мөһим, кануннарга да, Конституцияләргә дә каршы килми дип кенә әйтте. Туган телләр өчен махсус комиссия турында сөйләгәндә, Русия президентына мөрәҗәгатьтә туган телләрне саклау мәсьәләсе дә күтәрелә дип аңлашылды.

Дәүләт шурасы утырышы алдыннан Азатлык Татарстан депутатларыннан дүрт мәртәбә президент булып утырган Владимир Путинга, соңгы ике мөддәтне исәптән сызып ташлап кабат сайлану мөмкинлеге бирү дөресме дип сорады. Депутатларның күбесе сораудан качты.

Татарстан депутатлары Путинны тагын сайлату турында сораудан качты
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:33 0:00

  • 11 мартта Русия парламентының югары пулаты Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. Чәршәмбе әлеге документны Русия думасы өченче укылышта кабул иткән иде.
  • Канун өлгесендә, аерым алганда Владимир Путинның президент мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турындагы үзгәрешләр дә бар. Бу аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирәчәк.
  • Моннан тыш, хупланган үзгәрешләр арасында урыс теленең дәүләт коручы халык теле итеп билгеләү һәм республикаларның үз милли телләренә дәүләт статусы бирү хокукы турында да бар.
  • Конституциядә шулай ук "бог" сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую да хупланды
  • Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG