Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһиров: "Бер халыкны дәүләт коручы дип билгеләү алдыннан архив документларын өйрәнү кирәк"


Индус Таһиров

Тарихчы Индус Таһиров сүзләренчә, 1700 елга кадәр харитада Русия булмаган, Тартария гына булган. Русия Европага Казан мөһере аша үтеп кергән.

11 март Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышына академик Индус Таһиров чакырылган иде. Суверенитет турында Декларацияне халык яклап чыкмаган булса, без аны шул килеш кабул итә алмас идек, ТАССРның 100 еллыгына шома якларны гына күрсәтү дә дөрес түгел диде ул. Галим архивларда күп якларны ачып салучы документлар җитәрлек, аларны халыкка чыгарырга кирәк дип сөйләде.

"Республиканың аякка басуы җиңел генә булмаган. Аңа каршы көчләр булганын да күрсәтү кирәк. Каршы көчләр бит күп була. Менә сәнәкчеләр турында күп язылды. Аннан файдаланырга тырышучылар булган. Сәнәкчеләр — татарлар, алар совет властенә каршы, дигәннәр. Аларга республика кирәкми, оештырмыйк" диючеләр булган. Архивларда бу документлар җитәрлек, аларны күрсәтергә кирәк. Якты якны гына күрсәтү дөрес түгел.

Декларация кабул итүгә килгәндә, халык дәррәү яклап чыкмаган булса, без аны кабул итә алмый идек. Башкортстан андый Декларацияне кабул итә алмады. Мортаза Рәхимов (Башкортстанның элекке президенты) Миңтимер Шәймиев (Татарстанның элекке президенты) белән сөйләшкәндә: "Сезнең кебек Декларация кабул итә алмадык" дир зарлана. Шәймиев: "Ник? Безгә бит җиңел булмады, халык басым ясады, ачлык тотучылар күп булды" диде. Мортаза Рәхимов: "Безнең дә мәйданнарыбыз халык белән тулы булса, ачлык тотучылар булса, без дә сезнеке кебек Декларация кабул итә алыр идек" диде. Декларация ул дәүләт документы гына түгел, ул халык тудырган документ. Менә шушы Декларация кабул иткән көннәрдә татар дөньясы йоклмады. Америка булсын, Финляндия булсын, башка илләр булсын — татарлар йокламады, күзәтте. Архивларда шушы Декларацияне яклап, аны кабул итүне таләп иткән телеграмнар дистәләрчә. Халык сүзе онытылырга тиеш түгел.

Бүген халыкка Конституцияне түгел, тормышны үзгәртү кирәк

Бүгенге көндә авырлыкларга очрыйбыз икән, күп вакыт халык үз сүзен әйтә алмый. Ә әйтергә кирәк. Шушы Русия Конституциясен тикшерү мәсьәләсендә әйтер сүзләр бармы — бар. Ачуы чыккан кешеләр дә күп. Бу эш кирәк түгел диючеләр дә бар. Татарлар гына түгел, башка халыклар да бар. Бүген халыкка Конституцияне түгел, тормышны үзгәртү кирәк. Тормыш чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итә торган булса гына Конституцияне шуннан чыгып ясап була", диде Индус Таһиров.

"Русия Европага Казан ханлыгы мөһере белән үтеп кергән"

Таһиров сүзләренчә, бер халыкны дәүләт коручы дип билгеләү алдыннан архив документларына игътибар итү кирәк.

"Европа хариталарында 1700 елга кадәр Русия билгеләнмәгән, Тартария гына бар. Чөнки Европа Русияне Мәскәү дәүләте буларак әле танымаган булган. 1577 елда Казан ханлыгы егылганнан соң Казан патшалыгы мөһере эшләнә. Ни өчен? Чөнки бу мөһер аркылы, Казан ханлыгы мөһере белән Русия Европага үтеп кергән. Бу табышмак һәм без аны чишәргә тиеш.

Бүген кайберәүләр дәүләт коручы халык булып бер генә халык торган ди. Казан ханлыгы юк булды, әмма ханлыкның атамасы XVIII гасырга кадәр гамәлдә булган. Мондый әйберләргә принципиаль бәя бирергә тиешбез. Мин моны Конституция тирәсендә барган фикер алышу, шау-шуга бәйләп әйтәм. Төзәтмәләр күп кертелә. Мин аларның барысын да әйтергә теләмим, әмма архив документлары безнең тормышка үтеп керергә тиеш. Яшь буынга һәм гәмумән халыкка Татарстанның Русия тарихында ролен аңлатырга тиешбез.

Башка республикалар, элекке совет республикалары архивларында эшләү кирәк. Төркия архивы, Норвегия архивы белән безнең килешүләр бар. Без генә түгел, дөнья безнең илне, халыкны танысын өчен өстәмә килешүләр булдырырга тиешбез. Эш бүгенге утырыш һәм аны формаль рәвештә тикшерү белән генә тәмамланырга тиеш түгел", диде Таһиров.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин әлеге мәгълүмат җәмәгатьчелеккә иртәрәк билгеле булса, "дәүләт коручы халык" дигән төзәтмә Русия Конституциясенә бәлки кермәгән дә булыр иде диде.

"Киләчәктә бу мәгълүматны җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим. Документларның бары алты проценты гына дигитальләштерелгән – бу коточкыч аз. Документлар елдан-ел начарлана. Бәлки Татарстанның 100 еллыгына багышлап архив документларын дигитальләштерү өчен аерым дәүләт програмын кабул итү кирәктер", диде ул.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG