Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында тавыш бирүгә каршы чыкты


“Башкорт” иҗтимагый оешмасы Путинның соңгы ике мөддәтен исәптән сызып ташлауны канунсыз дип саный. 

Башкортстанда актив иҗтимагый эшчәнлек алып баручы “Башкорт” оешмасы 22 апрельдә Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүгә карата белдерү белән чыкты. Оешма вәкилләре бу тавыш бирү референдум белән алыштырылырга тиеш, һәр үзгәреш өчен аерым тавыш бирелергә тиеш дип саный. Белдерү оешманың социаль челтәрдә рәсми аккаунтында дөнья күргән.

“Конституциягә үзгәрешләр Төп канунның I һәм II бүлекләренә кагылышлы булса да, хакимият Конституция Җыенын җыюдан баш тартты. Эшче төркемнең рекомендацияләре юридик көчкә ия түгел” диелә белдерүдә.
Активистлар Конституциягә үзгәрешләрне бары бөтенхалык референдумы җыю юлы белән генә кабул итәргә була дип ассызыклый. Үзгәрешләргә “бер пакет белән” тавыш бирү ярамый, чөнки ул кешеләргә аерым үзгәрешләр буенча тавыш бирү мөмкинлеген яба. “Кешеләр, бер үзгәрешне хуплаган килеш, икечесенә каршы булырга мөмкин” диелә белдерүдә.

“Башкорт” оешмасы шулай ук Конституциягә үзгәрешләр Русия халкының халыкара хокук яклау оешмаларында үз хокуклары өчен көрәшү мөмкинлеге калмавын да искәртә.

Җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимиятенә керүе аларның мөстәкыйльлеген югалтуга китерәчәк, бу Конституциянең 12нче маддәсенә каршы килә, диелә мөрәҗәгатьтә.

Активистлар рус халкына “дәүләт коручы” статусы бирүгә дә кискен арты булуын белдерә. “Үзенең төзелеше белән үк федератив булган дәүләттә бер халык дәүләт коручы була алмый, чөнки Русия Федерациясе күп милләтләр берлеге принципы белән төзелгән, алар барысы да дәүләт коручы булып тора. Башкортлар бу федератив дәүләтне беренчеләрдән булып төзеде” диелгән белдерүдә.

Башкорт оешмасы Русия президенты Владимир Путинның соңгы ике мөддәтен исәптән сызып ташлауга да каршы чыга. “Ике мөддәт турында низамнамә тайпылышсыз үтәлергә тиеш” диелгән текстта.

“Алда әйтелгәннәрдән чыгып, яңа үзгәрешләрдә кешеләрнең социаль-иктисади хәлен яхшыртучы уңай яңалыклар булса да, үзгәрешләр өчен бер пакет белән тавыш бирергә тәкъдим ителү һәм без килешмәгән пунктлар булуы аркасында без алда торган Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирүгә каршы чыгарга мәҗбүрбез” дип тәмамлый активистлар.

XS
SM
MD
LG