Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пневмония очраклары арту турында кисәттек, колак салучы булмады"


Уфадагы Республика клиник хастаханәсе

Уфадагы Республика клиник хастаханәсе табиблары пациентлар арасында пневмония белән чирләүчеләр арта баруын җиткергән, әмма җитәкчелек моңа колак салмыйча, көн саен бөтен республикадан китертелгән авыруларны кабул итүне туктатмаган. Хастаханәдә бикләнеп калган табиб белән сөйләштек.

Башкортстанның республика клиник хастаханәсе ике атнага карантинга ябылды. Якшәмбе көнне баш мие шешүеннән вафат булган авыруда ахыр чиктә COVID-19 табылгач, Роспотребнардзор карары белән хастаханәдә дүшәмбе көнне карантин игълан ителде. Әлеге вакытта анда 600дән артык авыру һәм 600ләп медицина хезмәткәре бикләнеп калды. Хастаханәдән берсе дә чыгарылмый, берсе дә кертелми. Бу пандемия вакытында чир таралмасын өчен кертелгән кырыс таләп.

Республика клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, 40 ел тәҗрибәсе булган табиб Римма Камалова әйтүенчә, дистәгә якын медицина хезмәткәрләре пневмония диагнозы белән инфекция хастаханәләренә озатылган. Пациентлар арасында чирләүчеләр күп. Ул Idel.Реалии хәбәрчесенә телефон аша Башкортстанның төп хастаханәсендә булып яткан хәлләрне сөйләде.

— Соңгы көннәрдә хастаханәдә ниләр булды?

— Кинәт кенә берьюлы пациентлар да, медицина хезмәткәрләре дә чирли башлады. Якшәмбе көнне вафат булган әбидә (татар җырчысы Әнвәр Нургалиевның әнисе — ред.) коронавирус инфекциясе табылгач, хастаханә карантинга ябылды. Бу сишәмбе булды. Көндез, сәгать дүртләр иде, безгә телдән Роспотребнадзорның хастаханәне ябу карары бар, хәзерге вакытта хастаханәдә булган кешеләр ике атналык карантинга калдырыла дип әйтелде.

Error rendering VK.

— Хастаханә хезмәткәрләре, пациентлар нәрсә белән чирли башлады?

— Бик күп пневмония очраклары барлыкка килде. Соңгы ике атна дәвамында чир арта бара иде. Һәр оператив җыелышта без җитәкчелеккә бу хакта әйтеп килдек, әмма җавап итеп, табиблар начар эшли, санитар таләпләр үтәлми, авырулар янына күп кеше килә дигән сүзләрне ишеттек. Әмма без аларны күзәтергә тиеш түгел бит. Безнең төп җаваплылыгыбыз – диагноз куеп, кешеләрне дәвалау. Битлекләрдә йөрибез, кагыйдәләрнең барысын да үтибез.

—​ Пневмония белән чирләүчеләр кайдан барлыкка килде?

— Безгә бит республиканың районнары, шәһәрләреннән кешеләр килә. Көн саен бик күп авыруларны кабул итәбез. Башка сыймаслык хәлләр бара, пневмония чире тиз тарала. Пландагы пациентларны кабул итәбез, аларның барысының үз чирләре. Әмма кинәт кенә күбесендә температура күтәрелә башлады. Анализ, мазоклар алдык, әмма алар гадәти гриппка алынды, коронавируска мазоклар ясалмады.

—​ Аннары ниләр булды?

— Чирләүчеләр саны арта барды. Гематология бүлегендә пневмония белән чирләүчеләр иң күбе. Монда, мәсәлән, лейкоз диагнозы белән кешеләр ята. Болай да авыр диагноз, әле шуңа пневмония дә өстәлә. Диагноз катлаулану сәбәпләрен без, дәвалаучы табиблар, белмибез, безгә аны әйтмиләр. Аннары инде медицина хезмәткәрләре арасында да пневмония белән чирләүчеләр саны арта башлады. 7 апрельдә 9 кешене инфекция хастаханәсенә озаттылар. 6 апрель авыр хәлдә булган 5 кеше озатылды.

—​ Карантинга ябылган табиблар кайда уранаштырылды?

— Хастаханә зур, кем кая урын тапты, шунда урнашты. Мин, мәсәлән, үз кабинетымда йоклыйм. Кемдер кизүдә торган табиб бүлмәсендә калды, кемдер башка урында. Бәдрәфләр аерым юк, барыбыз да гомум бәдрәфне куллана. Юыну мәсьәләсе хәл ителмәгән, безнең өчен душ бүлмәләре юк.

Барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәкбез дип вәгъдә иттеләр. Сөлге, кулъяулыклар әлегә юк. Көн дәвамында кемгә нәрсә кирәк булачагын яздылар, исемлек төзеделәр, шуның белән шул (матбугатта сишәмбе көнне бер кафе челтәре медицина хезмәткәрләренә төшке һәм кичке аш әзерләп китерде дип язылды — ред.)

— Медицина хезмәткәрләре инфекциядән ни дәрәҗәдә сакланган?

— Хәзерге нормативлар нигезендә без саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Баш киемнәре, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, спиртлы салфеткалар, санитайзерлар бар.

— Шуның белән шулмы?

— Кабул итү бүлегендә тагунга (чума) каршы махсус киемнәр бар, әмма безнең бүлектә ул юк. 3нче саклау дәрәҗәсендәге респираторлар да, күзлекләр дә юк. Гәрчә җитәкчелек күптән түгел генә безнең барысы да бар дип белдерде.

— Карантин турындагы игъланны хастаханә хезмәткәрләре ничек кабул итте?

— Безгә бу хакта игълан ителгәч, аптырап калдык. Беркемнең дә ике атнага бикләнеп каласы килми. Шуннан ни күрик: күрше бүлекләрдән бер төркем хезмәткәрләр беренче каттан тәрәзәдән качып маташа.

Медиада, социаль челтәрләрдә пәйда булган һәм шау-шу тудырган видео дөреслеккә туры килә димәк? (6 апрельдә Интернетта барлыкка килгән видеода ихтимал хастаханә идарәсенең хезмәткәрләре беренче каттагы тәрәзәдән кача. Хастаханә баш табибы бу хәлне өйдән эшләү өчен тәрәзәдән компьютерлар ташыдык дип аңлатты. Аның сүзләренчә, тәрәзәдән ташыганда кешеләр белән бәйләнеш әзрәк. Русия тикшерү комитеты "дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратучылар ачыкланып, аларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк" дип белдерде –​ ред.).

— Әлбәттә! Мин баш табибның аңлатмасын укыдым. Кызык хәл – димәк аларга читтән эшләү ярый, ә без монда калырга тиешме?

Error rendering VK.

— Изоляциядәге хезмәткәрләрнең кәефе ничегрәк?

— Без җайлашачакбыз, бу безнең өчен мөһим түгел. Без авыруларны дәвалавыбызны дәвам итәбез. Әмма хастаханәдә инфекция таралуда безне гаепләү дөрес түгел. Якшәмбе, 5 апрель хастаханәдә коронавирус йоктырган өлкән кешенең үлүе турында билгеле булуга карамастан, дүшәмбе авыруларны кабул итү дәвам итте. Шул ук көнне дезинфекция станциясе килеп, хастаханәне чистартып китте. Бездәге хәл барысына да мәгълүм иде. Ни өчен шуны белә торып, икенче көнне хезмәткәрләрне эшкә чыгарырга һәм яңа авыруларны хастаханәгә салу кирәк иде?

Әлбәттә, бик аянычлы хәл һәм без борчулы, киләчәктә нишләргә белмибез. Үзебез өчен куркудан тыш, хастаханәдә ятучы авырулар өчен борчылабыз. Күз алдында яңа хезмәткәрләр авырып китә, авыруларда яңа пневмония очраклары барлыкка килә. Без хәзер гаепне бер-беребезгә аудармыйча, бергәләп килешеп эшләргә тиеш. Чын хәлләрне дә яшерү ярамый.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG