Accessibility links

Хәбиров Уфада үлгән әбидә коронавирус табылуын белдерде


5 апрельдә Уфадагы Куватов исемендәге республика хастаханәсендә 80 яшьлек авыру әби үлгән. Үлгәннән соң уздырылган анализ аның COVID-19 белән авырганлыгын күрсәтте диелә.

Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә якшәмбе көнне үлеп киткән 80 яшлек әбидә коронавирус табылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Хәбиров сүзләренчә, авыру ханым ике айдан артык йөрәк һәм шикәр чирләреннән дәваланган.

Үлеменең сәбәбе дип баш мие шешүе атала. Үлгәннән соң аны коронавируска да тикшергәннәр, анализы вирусның барлыгын күрсәткән.

"Үлем сәбәбе коронавирус булмаса да, тиешле хезмәтләр иминлек чаралары күрергә тиеш, моны безгә аңларга кирәк. Авыру белән элемтәдә булганнар РКБда карантинда калырга тиеш", ди Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстанда коронавирус йоктырган тагын бер кеше ачыкланган. Ул күптән түгел Төркиядән кайткан хатын. Аның хәле авыр түгел диелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 7 апрельгә Башкортстанда барлыгы 12 кешедә COVID-19 ачыкланган.

Радий Хәбиров сүзләренчә, якын көннәрдә коронавирус ачыклаучы тестлар ясауны арттырачаклар. Бу вирус табылган кешеләр санының артуына китерәчәк ди ул.

Уфадагы республика клиник хастаханәсен коронавирус очраклары кинәт артып китү сәбәпле ябылу ихтималы турында 6 апрельдә хәбәр ителгән иде.

Башинформ хәбәр иткәнчә, хастаханәнең биш хезмәткәре һәм ике пациентына үпкә ялкынсынуы дигән диагноз куелган. Аларны йогышлы авырулар хастаханәсенә коронавируска тикшерелергә җибәргәннәр. Хастаханәнең калган хезмәткәрләре элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк. Хастаханәнең барлык бүлекләрендә дә дезинфекция уздырылган. Республика клиник хастаханәсе әлегә яңа пациентлар кабул итми диелә.

РКБ баш табибы Эльза Сыртланова сүзләренә караганда, үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган ике кешедә коронавирус табылмаган. Тагын берничә кешенең тест нәтиҗәләре әзер түгел.

XS
SM
MD
LG