Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада эчке карантинга ябылган республика клиник хастаханәсе табиблары эшен аннан чыкмый дәвам итә


Уфада республика клиник хастаханәдә вафат булган әбигә COVID-19 диагнозы куелды. Хастаханә кимендә 14 көнгә ябыла, анда керү дә, чыгу да ярамый.

Уфада Республика клиник хастаханәсендә бер авыруда коронавирус табылу сәбәпле, ул эчке карантинга ябылды. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 7 апрель узган брифингта хәбәр итте. Билгеле булганча, 5 апрельдә хастаханәдә ике ай яткан 80 яшьлек әби үлгәннән соң, анда коровирус булуы ачыкланган. Министр Максим Забелин сүзләренә караганда, коронавирус читтән дә керергә мөмкин.

Министр РКБда эшләүче 600лап авыруның 300енә тест ясалган, калганнары да тикшереләчәк диде. Моннан тыш, 500ләп хезмәткәргә дә тест ясалачак. Әлегә коронавирусның яңа очраклары юк. Хастаханә кимендә 14 көнгә ябыла, анда керү дә, чыгу да ярамый. Табиблар да шунда яшәячәк, азык-төлек китерләчәк диелде.

Элегрәк РКБ баш табибы Эльза Сыртланова социаль челтәрәрдә язганча, үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган ике кешедә коронавирус табылмаган. Тагын берничә кешенең тест нәтиҗәләре әзер түгел. Хастаханәдә биш кешенең үпкәсе ялкынсынган диелгән иде.

Рәсми саннарга караганда, 7 апрельгә Башкортстанда 12 кешедә коронавирус табылган.

XS
SM
MD
LG