Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус диагнозлыларны җирләү өчен Уфа зиратында мең кешелек урын аерылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфа зиратында коронавирустан үлгәннәр өчен җир бүлеп куелган. Андый авыруларны җирләү махсус кагыйдәләр нигезендә башкарылачак.

Уфаның Төньяк зиратында COVID-19 диагнозы белән үлгән кешеләр өчен аерым ике җир кишәрлеге билгеләп куелган. Бу турыда Коммерсант “Махсус хезмәт күрсәтү комбинаты” ширкәте вәкиле сүзләренә сылтанып хәбәр итә.

Зиратта бу очраклар өчен бер мең кешелек урын әзерләнгән. Шуларның яртысы мөселманнар өчен, яртысы христиан динендәгеләр өчен диелә.

Коронавируслы кешеләрне җирләү өчен махсус кагыйдәләр булдырылган. Аларны Мәскәүдә һәм Европада шундый төр җирләүләр тәҗрибәсенә таянып әзерләгәннәр. Аерым алганда, җирләү чарасына мәрхүмнең якын туганнары гына кертелә, җәсәд ябык табутта җирләнә.

XS
SM
MD
LG