Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онлайн укыту: интернетның көче җитми, һәр балага җиһаз табу авыр


Русиядә "үзизоляция тәртибе" кертелү сәбәпле, мәктәпләр дистанцион укуга күчте. Аның күпмегә сузыласы билгеле түгел. Ата-аналарның күпчелеге элемтә начар булуга, балаларның һәрберсенә дә санаклар җиткереп булмауга, дәресләрнең бер генә платформада булмавына зарлана.

6 апрельдән Татарстан мәктәпләре дә онлайн укыта башлады. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында мондый форматта укыту өчен методик материаллар чыкты.

Каникуллар вакытында ук ата-аналардан мәктәп мөдире исеменә гариза яздырттылар. Алар "дистанцион уку тәртибендә балаларны укыту өчен шарталар булдыруны гарантияләргә" һәм балаларның "гомере, сәламәтлеге, уку вакытын контрольдә тоту өчен" җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш булды.

Ата-аналар чатларында, төркемнәрендә әлеге гариза турында күп сораулар бирелде. "Бөтен җаваплылыкны ата-ана өстенә аударып калдырдылар", "ничек укытырбыз", "күп балалы гаиләләр нишләргә тиеш" дигән язулар күренде.

Азатлык яңа форматта укытуга күчүнең үзенчәлекләре турында ата-аналарны сораштырды.

Өч кешегә өч ноутбук һәм өч бүлмә кирәк

Казанда яшәүче Диләрә Нигъмәтҗанова — дүрт бала әнисе. Балаларның икесе мәктәптә өченче һәм беренче сыйныфларда укый, ике кыз мәктәпкәчә яшьтә.

Диләрә Нигъмәтҗанова
Диләрә Нигъмәтҗанова

Диләрә ханым "бик аңлап бетереп булмый әле, укыту форматын рәткә кертеп бетерәсе бар" дип сөйләде Азатлыкка. "Онлайн укытуның беренче көне яхшы узды, Аллага шөкер. Икенче көне бераз катлаулырак булды. Һәр укытучы үзенчә яраклаша. Беренче сыйныф укытучысы биремнәрне WhatsApp’ка аудиохәбәр белән җибәрә, без аларны берәм-берәм үтибез, күпкә җайлы бара. Икенче укытучы РЭШ (Русия электрон мәктәбе) сайтыннан йөкләнгән биремнәр җибәрә, чөнки сайт үзе ачылмый. Анда видеобиремнәр, икенче балам үзе мөстәкыйль шөгыльләнә дияргә була. Авырлыклары шул: бөтен эш телефонга бәйләнгән: WhatsApp’та бик күп төркемнәрдә утырасы, һәрвакыт баланың янында тикшереп утырырга, сыйныф эшләрен фотога төшереп, вакытында укытучыга җибәреп торырга кирәк. Бер үк вакытта укып утыручы ике баладан башка әле ике нәни кызыбыз бар, аларга һәрвакыт игътибар кирәк. Шуңа күрә, тикшерү процессы әлегә авыр бара", диде Диләрә Нигъмәтҗанова.

Техник ягы да әле камилләшмәгән. Ике як та онлайн укулар өчен уңай формат эзли

Аның ире дә укытучы. Мәктәп идарәсе дәресләр тезмәсен сыйныфлар бер-берсе белән кисешмәслек итеп төзергә тиеш дип саный. "Миндә ике укучы, башка ата-аналарда күбрәк тә булырга мөмкин. Мәктәп идарәсе тезмәне бу дәресләр кисешмәслек итеп төзергә тиеш — без болай да кемнәндер алып, каяндыр китереп, уку урыны җиһазладык. Балаларның әтиләре дә укытучы, ул да онлайн укыта. Бу өчесенә өч ноутбук, өч бүлмә кирәк дигән сүз".

Техник ягы да әле камилләшмәгән. "Мәктәп һәрвакыт ата-аналар белән киңәшеп, сорашып тора, ике як та онлайн укулар өчен уңай формат эзли. Мәсәлән, сишәмбе Zoom әсбабы аша дәрес уздырып карадылар — программа "ката", шулай ук Яндекстагы белем алу платформасына күчү тәкъдиме бар", дип уртаклашты Диләрә ханым.

Укытучыны күрмәдек, тавышын гына ишеттек

Казанда яшәүче​ Айсылу Фаттиеваның да дүрт баласының икесе — мәктәп укучылары. Зурысы унынчы сыйныфта, икенчесе беренче сыйныфта укый. Кечкенәләренә — бер һәм биш яшь.​

Айсылу Фаттиева
Айсылу Фаттиева

"Унынчы сыйныфтагы баламның, Аллага шөкер, проблемы юк — Zoom әсбабы аркылы эшлиләр, алар ничек эшләргә икәнен белә. Лицейда укыганга күрә, мондый формат белән аларның беренче танышуы түгел. Zoom аша һәрберсе конференциягә кушыла да, сыйныф бүлмәсендәге кебек, дәрес тыңлап, биремнәр үтәп утыралар. Сыйныфларын ике төркемгә бүлделәр, бер төркемдә 12-14 бала.

Ә беренче сыйныфтагы улымның дүшәмбе көнне Zoom аша беренче дәресе булды, бу программа беренче сыйныф укучылар өчен авыррак — элемтә начар иде, укытучыны күрмәдек, тавышын гына ишеттек, балалар бер-берсен бүлдерәләр, сөйләшәләр, укытучы аларны җыеп бетерә алмый, элемтә начар булды.

Сишәмбедән укытучы дәресләрне WhatsApp аша җибәрә: ул өендә дәресне аңлата, безгә җибәрә, бала бу дәресне берничә тапкыр карый, аннары сыйныф эшен эшли. Әлегә без әти-әниләр белән шундый карарга килдек. Zoom бәләкәйләр өчен авыррак, алар аның ни икәнен аңлап бетермиләр", дип аңлатты Айсылу ханым. "Һәрбер укучы бала аерым бүлмәдә, аерым санак белән утыра, бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз", ди ул.

"Укытучыларны да гаепләп булмый, алар өчен дә яңалык"

Казанда яшәүче өч бала анасы Айсылу Галиеваның ике улы 165нче мәктәптә, кызы 4нче гимназия-интернатта белем ала. Галиева әйтүенчә, дистанцион белем бирү укучылар өчен генә түгел, ә хәтта укытучылар өчен дә яңалык.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

"Бу укытуның яңа формасы. Монда укытучыларны да гаепләп булмый. Аларга бит бу кирәк түгел иде, шуңа алар да яңа өйрәнә генә. Менә сишәмбе минем бер баламның тарих дәресе булмый калды, чөнки Zoom-ны бик тырышсалар да ача алмадылар", ди ул.

Айсылу дистанцион уку өчен өйдәге һәр балага да компьютер кирәклеген әйтә. Бу һәр гаиләдә булмаска да мөмкин. Әмма Галиева балалары укыган мәктәптә каникулга кадәр кемнең өендә ничә компьютер, ничә планшет һәм телефон булуы турында белешкәннәр. Ихтыяҗ булу-булмауны сораганнар, булмаганнарга мәктәп җайланмалар бирергә әзер.

Айсылуның беренче сыйныфта укыган улының сишәмбе дүрт дәресе булган.

"Zoom програмында ярты сәгатьлек сессияләр узды. Zoom элек дәресләргә 40ар минут буш вакыт бирә иде, хәзер ярты сәгатькә калган. Шулай ук һәрбер дәрескә укытучы аерым папкалар булдырды. Эшләгәнне шунда җибәреп барабыз. Татар теле, математика, урыс теленнән өй эшен эшләдек. Шуны өч папкага җибәрдек. Сыйныфта 34 бала. Шул балаларның барысының да өй эшен тикшереп чыгу укытучыга бик авырга туры киләдер.

5нче сыйныфта укучы Айнурга тарих, биология, география фәннәрен төрле платформаларда укыттылар. Шул ук "Открытая школа", Фоксфорд платформалары кулланыла. Укытучы шунда биремнәр җибәрә. Ул биремнәр шул платформадан алынамы яки укытучы үзе төзиме — белмим. Укучы җавапларны яза да җибәрә. Укытучылары инде кемнең нинди биремнәре эшләнмәгән, кемнең нәрсәсе дөрес түгеллеген яза.

Минем өчен иң мәшәкатьсезе — 9нчы сыйныфта укучы кызныкы. Алар иртәнге 8.30дан 13.00 сәгатькә кадәр укыйлар. Сишәмбе алты дәрес булды. Аның өчесен Zoom-да, тагын өчесен Moodle әсбабында үттеләр. Кыз инде барысын да үзе эшли, аңа ярдәм итәсе юк. Иң күп ярдәм кечкенәсенә кирәк. Бала үзе генә шөгыльләнә алсын өчен Zoom-ны да, "Открытая школа"ны да белергә тиеш. Edu.tatar.ru сайтында да берничә дәрес алып барыла. Татар теле белән физкультура шуннан укытыла.

Өч баланы өч бүлмәгә аерып утырттык. Без Zoom-га авыр кушылабыз. Катыбрак кала. Компьютеры булмаганнар ничек эшлидер, белмим. Бүген Айнурга да, Әмиргә дә Zoom бер үк вакытта кирәк булды. Шуңа Әмиргә үземнең телефонда кушып бирдем. Айнурга планшетта куштым.

Безнең сыйныфтагы бер гаиләнең дүрт баласы бар. Андыйлар интернетның көче җитми дип зарланалар. Әти-әнисе дә өйдән торып эшләүчеләргә компьютерны да бүлешергә туры килә. Телефон белән утыру рәхәт түгел, чөнки аның экраны бәләкәй”, ди Айсылу Галиева.

Аның әйтүенчә, аларда дистанцион укуга әзерлек узган атнада ук башланган. Беренче ике көнне укытучылар бер платформадан икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр булган, чөнки сайтка артык көч килгәнлектән хаталар чыккан. Айсылу ханым үзе дә беренче дистанцион уку көнне интернет белән проблем килеп тугач, Таттелеком операторын чакырган. "Оператор кешеләрдән мөрәҗәгатьләр күп булуын әйтте", ди ул.

Айсылу Галиева сүзләренчә, барлык мәктәп програмнары да бушка. Өстәмә чыгымнар юк. Шулай ук мәктәптә элек бушлай туклана торган балаларга уку йорты ике атналык ризык бирә. Анда токмач, көнбагыш мае, дөге ярмасы һәм тагын берничә әйбер кергән.

XS
SM
MD
LG