Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карантин ата-ананы да уйнарга мәҗбүр итә


Алсу Сәгыйрова

Балаларын йә бакчага, йә мәктәпкә озатып алар белән кич кенә аралашкан ата-аналар хәзер карантин вакытында тәүлек буена тәрбияче, укытучы, күңелләрен күрүче, пешекче, артларыннан җыештыручы һәм башка функцияне үти. Күпләр югалып калды, бу арыта. Белгечләр бу вакыттан файдаланып калырга киңәш итә.

Кешеләр тәүлекнең 24 сәгатен бергә үткәрергә өйрәнә башлады. Коронавирус аркасында кертелгән үзизоляция тәртибе шуңа мәҗбүр итә. Элегрәк баласы белән эш арасында гына уйнап, әвәрә килеп алган ата-ана хәзер көн дәвамында баланы ниләр белән генә мавыктырыйм икән дип баш вата. Әле өстәвенә балалар өйдән укуга күчте. Компьютер, гаджетлар эшкә җигелде. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен урталыкны да табарга кирәк. Бала мультфильмны да шуннан карарга күнеккән бит. Әмма мультфильм һәм кинолардан тыш та бик күп мавыктыргыч шөгыльләр бар икән.

Чаллыда яшәүче педагог Алсу Сәгыйрова Азатлыкка бала белән уздырган вакытны файдалы итүнең серләрен сөйләде.

— Алсу ханым, карантин чорында баланың буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга була?

— Көндәлек тормышта без шул кадәр дөнья куабыз ки, хәтта еш кына балаларыбызны күрергә, аларның мавыгулары, хыяллары, борчулары белән кызыксынырга да онытабыз. Карантин аркасында исә үз балаларыбыз белән яңадан танышу өчен менә дигән мөмкинлек туды. Вакыт юк дигән сылтау белән балага телефон тоттырып, аны махсус уен бүлмәләренә, түгәрәкләргә илтеп куеп кына да котыла алмыйсың. Хәзер бу бушлыкны фәкать ата-ананың үзенә тутырырга туры киләчәк. Эшне нәрсәдән башларга?

Беренчедән, мөмкинлек булса, бала белән саф һавада йөрү өчен вакыт табыгыз. Карантинда уку дистанцион рәвештә алып барылгач, бала көн дәвамында компьютер каршында утырырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аның сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин. Әгәр саф һавада йөрергә мөмкинлек булмаса, балкон ярдәмгә киләчәк. Дәресләрне дә шунда әзерләсәгез яхшы булачак.

Карантин чорында физик күнегүләр турында да онытырга ярамый. Аеруча күзләрне ял иттереп алу мөһим. Сәгатьләр буе ниндидер катлаулы күнегүләр ясарга димәгән. Гәүдәне язылдырып, киерелсәң, күзләрне ачып-ябып алсаң да җитә. Бүген интернетта да җиңелчә күнегүләрнең әллә нинди төрләрен табып өйрәнергә мөмкин.

Баланың кызыксынуларына карап, табигать, фәнни ачышлар, галәм, очкычлар, динозаврлар һ.б. турында документаль фильмнарны карау өчен әзерләп куярга да онытмагыз. Күп кенә дөньякүләм билгеле музейлар хәзер бушлай онлайн-экскурсияләр дә тәкъдим итә. Шушы мөмкинлектән файдаланып, көн саен андагы бер экспозиция белән танышсагыз да яхшы булачак. Өстәвенә, хәзер әзер уеннар тәкъдим итүче онлайн-марафоннар да бик күп. Күптән түгел үзем дә балалар белән йорт шартларында уйнап була торган шөгыльләрдән торган шундый берничә марафонга язылдым.

— Элегрәк ата-ана баланың сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен гаджетлардан көненә, күп дигәндә, 1,5-2 сәгать кенә файдаланырга рөхсәт итә иде. Дистанцион уку аркасында исә алар көне буе компьютер каршында утырырга мәҗбүр. Мондый шартларда баланың сәламәтлеген ничек сакларга?

— Бала гаджетларны уку, дәрес хәзерләү өчен генә куллансын. Буш вакытында гаджетлар читтә торсын. Болай эш иткәндә, баланың баш мие, күзләре ял итәргә өлгерәчәк. Вакытны дөрес файдаланган очракта, карантин гаиләне берләштерә, юк икән, өйдәгеләрне, киресенчә, бер-береннән ерагайта да ала. Шуңа күрә, баланың буш вакытын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Мисал өчен, сабыйның яшенә карап билгеләнгән өстәл уеннарын алып була. Бу шөгыль өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Гаиләдәге һәр кеше карантин чорына план төзесә дә яхшы булачак. Әйтик, сезнең ниндидер өлкәдә белемнәрегезне арттырасы, теге яки бу китапны укып чыгасы, начар гадәтләрдән арынасыгыз килә ди. Аларның һәркайсын кәгазьгә язып, бүген үк тормышка ашыра башлара аласыз. Өлкәннәргә балалар да иярәчәк.

— Дистанцион рәвештә уку мәсьәләсендә ата-аналар фикере икегә бүленде. Берәүләр бу яңа мөмкинлектән файдаланып карау яклы. Дистанцион укуның нәрсә икәненә үз тәҗрибәсендә төшенгән икенче берәүләр исә: “Балаларга өй эшләре гадәттәгегә караганда өч тапкыр күбрәк бирелә, бер дә буш вакытлары да калмый”, дип канәгатьсезлек белдерә. Карантин шартларында баланың укуы белән ялын ничек дөрес оештырырга?

Дәресләрне әзерләп бетергәч, төштән соң буш вакытыгыз күп булачак”, дип алдан ук кисәтеп куегыз

— Бу очракта иң элек көндәлек режимны бозмаска киңәш итәр идем. Дәресләрне иртәнге якта хәзерләргә кирәк. Төнге сәгать унбердә йокларга ятып, төшкә кадәр йокы симерткәч, йорт шартларында укуның файдасы турында сүз дә була алмый. Шуңа күрә, әйткәнемчә, иртәнге сәгать җиде-сигездә торып, төшкә кадәр дәрес әзерләргә кирәк. Балаларны: “Дәресләрне әзерләп бетергәч, төштән соң буш вакытыгыз күп булачак”, дип алдан ук кисәтеп куегыз. Кичке якта исә гаилә белән кич утыру, уйнау, кино карау кебек файдалы шөгыльләргә урын калдырыгыз.

Гаиләдә яңа тәртипләр урнаштырудан, җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмагыз. Баланың өйдә белем алуын уңайлы һәм файдалы итеп оештыру – ата-ана бурычы. Беренче көнне авыррак булачак, билгеле. Гаиләдәге яңа тәртипләргә бала гына түгел, сез үзегез дә ияләшәсез бит. Вакытлыча уңайсызлыкларны сабыр гына үткәреп җибәрә алсагыз, карантин чоры гаилә белән бергә үткәргән иң бәхетле, рәхәт чак булып хәтердә калачак.

— Алсу ханым, күптән түгел сез балаларга ислам дине баганаларын иҗади биремнәр ярдәмендә җиңел һәм үтемле итеп өйрәтергә мөмкинлек бирүче үзенчәлекле җыентык чыгардыгыз. Балага тагын кайсы җитди мәсьәлә һәм сорауларны уен аша җиңел генә аңлатып була?

— Мин дәресләремнең сценариен үзем төзим. Берара без башка хезмәттәшләрем белән берләшеп, ТРИЗ-педагогика дәрес сценарийларының еллык тупланмасын әзерләдек. Шуннан соң ата-аналар өчен дә шушындый ярдәмлек төзергә кирәк дигән фикер туды. Мин махсус курс әзерләдем. Аның белән “Умма Ленд” ислам балалар нәшрияты вәкилләре дә танышты. Алар миңа бу белемнәрне китап итеп бастырырга тәкъдим итте. Әлеге җыентык – ике еллык уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Уеннарга килгәндә, алар ярдәмендә балага теләсә-кайсы сорауны аңлатырга, ачыклык кертергә мөмкин. Психологлар юкка гына арт-терапия, терапевтик әкиятләр кебек алымнар кулланымый бит. Баланы борчыган мәсьәләләрне театраль күренешләр ярдәмендә дә ачарга мөмкин. Шушы уен ярдәмендә ул аларны хәл итәргә өйрәнә. Уен – бала өчен үзе бер тормыш. Аны уеннан мәхрүм итәргә ярамый. Шуңа күрә балагыз тыныч кына уйнап утырганда аны “әйдә бераз шөгыльләнеп алабыз”, дип бүлдерергә кирәкми. Уен – бала өчен үзе үк файдалы шөгыль.

— Карантин чорында балага нинди кызыклы, мавыктыргыч уеннар тәкъдим итәргә була?

— Алгарак китеп булса да, шуны әйтеп үтим: хәзерге шартларда иң мөһиме – өйдә уңайлы мохит тудыру. Карантин иртәме-соңмы барыбер бетәчәк. Бөтен көчен алга таба ничек яшәргә ише уйларга, куркуларга сарыф иткән кешеләр аны канәгатьсезлек белдереп, начар кәеф белән озатачак. Карантинның һәр мизгелен файдалы итеп үткәргән икенче берәүләр исә, көч туплап, яңа максатлар куеп яши башлаячак. Кайсы юлны сайлавыбыз фәкать үзебездән тора.

Уеннарга килгәндә, карантин чорында ата-анага түбәндәге уеннар ярдәмгә киләчәк: бөтен гаилә белән уйнарлык өстәл уеннары, бергәләп китап уку, өйдә театр оештыру. Балачакта төрле образларга кереп, театр куеп уйнамаган бала юктыр ул. Бу шөгыль гаиләне берләштереп кенә калмыйча, баланың буш вакытын файдалы итеп уздырырга да ярдәм итә. Сабый белән кичке тамашага көне буе әзерләнергә, костюмнар, сәхнә өчен төрле реквизитлар булдыру мәшәкатьләре белән уздырырга мөмкин.

Теләсә-кайсы шөгыльне зур бер “операция”гә әйләндерергә була.

Теләсә-кайсы шөгыльне зур бер “операция”гә әйләндерергә була. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен су белән уеннар (идәнгә клеенка җәеп, шуның өстенә куелган сулы тазда уенчыклар йөздерү), комлы уеннар (шулай ук идәнгә клеенка җәеп), кәгазьгә, ватманга рәсем ясау кебек уеннар кызык булачак.

Зуррак балалар өчен өстәл уеннары, иҗади шөгыльләр өчен кирәк-ярак булдырырга мөмкин. Әйтик, хәзер кыз балалар өчен бисер белән үрү, сабын ясау җайланмалары, малайлар өчен төрле тәҗрибә ясау кирәк-яраклары сатыла.

Яшүсмерләр белән төрле челлендж, квест кебек ярышлар оештырырга мөмкин. Дилбегәне балаларга тапшырып, боларның барысын да үзләре уйлап тапса да яхшы булачак. Ата-анага ярышларда катнашасы гына калачак.

Гаилә белән бергәләп саф һада йөреп керү дә файдага гына булачак. Үзегезнең гаиләгә генә хас традицияләр уйлап табыгыз. Мисал өчен, шәм яктысында кичке аш ашау, бергә тәм-том әзерләү, йоклар алдыннан бер-береңә матур сүзләр әйтү, үтеп баручы көнгә йомгак ясап, истәлекле вакыйгаларны искә төшерү һәм башкалар.

Гаиләнең дивар гәҗитен дә чыгарырга мөмкин. Анда көн дәвамында гаиләдә булган күңелле вакыйгалар турында яңалыклар урын алсын.

Зур балалар кечерәкләренә күнегүләр ясата ала. Гомумән, карантин чорында физик күнегүләр турында да онытырга ярамый. Һәрчак хәрәкәттә булыгыз. Урындыклар, юрган һәм киезләр ярдәмендә киртәләр ясап, шуларны үтеп уйнау да кызык булачак.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG