Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялларда нинди сериал карарга? Азатлыктан 10 киңәш


30 марттан Русиядә ял атнасы башлана, түрәләр һәм белгечләр мөмкин кадәр өйдә утырырга, урамга чыкмаска киңәш итә. Өйдә утыру вакытын ямьләндерү өчен Азатлык 10 дөньякүләм популяр сериалын сайлап алып, укучыларына тәкъдим итә.

1. "Шерлок" (Sherlock) – BBC, 12+

Исемлекне күптәнге, шактый популяр булган сериалдан башлыйбыз. Бу сериалны күрми калсагыз, ашыгыч рәвештә карарга киңәш итәбез. Беренче сезоны 2010 елда чыкса да, бүген дә ул күп карала һәм һаман да кешеләрнең теле очында.

"Шерлок" сериалы танылган детектив Шерлок Һолмс маҗараларын хәзерге дөньяга күчерә. Әфган сугышын узган доктор Уотсон кире Лондонга кайта һәм Һолмс белән танышып, җинаятьләр ачыклау эшенә кушыла.

Сериал 4 сезоннан тора, һәр сезонда – өчәр серия. Моннан тыш 2016 елда махсус чыгарылыш та чыккан. Җанатарлар армиясе 5нче сезонны зарыгып көтә, тик аның чыгуы әлегә билгесез.

Нигә карарга кирәк? Акыллы детектив. Бик зәвыклы төшерелгән, аның һәр кадрыннан эстетик ләззәт алып була. Актерлар уены искитәрлек, Бенедикт Камбербэтчка бу роль дөньякүләм танылу китергән. Көтелмәгән борылышлар, интригаларга бай сериал.

2. "Таҗ" (The Crown) – Netflix

Тагын бер танылган сериал. Ул Британия патшабикәсе Елизавета II-нең 1947 елдагы туеннан бирле бүгенге көнгә кадәр тормышын тасвирлый. Әлеге биографик драма тарихта иң кыйбат сериалларның берсе санала, һәр серия бюджеты 5 миллион доллар тәшкил итә. Тарих һәм сәясәт белән кызыксынучыларга һичшиксез кызык булыр.

Татарларга "Таҗ" сериалы аеруча өченче сезоны белән кызык булырга мөмкин. Әлеге сезонда Уэлс төбәге тәфсилләп күрсәтелә, Лондонның уэлс телен ничек танырга мәҗбүр булганы сурәтләнә.

Сериалда барлыгы 5 сезон булачак дип игълан ителде. Бүгенге көндә 3 сезон чыккан, һәрберсендә – унышар серия.

Нигә карарга кирәк? Беренче чиратта, классик британ атмоферасын тою өчен. Сериалда күп кенә танылган британ актеры төшкән, аларның дөрес сөйләмен контрольдә тотар өчен төшерү мәйданында гел телче галим булган. Тарихка күмелеп, XX гасырның икенче яртысын британ күзлегеннә карап чыгу шактый кызыклы.

3. "Яхшы табиб" (The Good Doctor) – ABC, 16+

Савант синдромына ия булган яшь һәм сәләтле табиб хикәясе. Аның гаҗәеп һәм уникаль сәләте булып сокландыргыч хәтер һәм кеше организмында барлыкка килгән проблемнарга гадәттән тыш сизгерлек тора. Төп герой уңышлы хирург булса да, аның шәхси үсеше ун яшьлек бала дәрәҗәсендә кала.

Сериалны беренче итеп Көньяк Корея төшерсә дә, аның американ варианты иң популяр булып киткән. Бүгенге көндә сериалның төрек версиясен дә төшерәләр, анда соңгы вакытларда бик популяр булып киткән вирус һәм карантин темалары да сурәтләнә.

Сериал 3 сезон һәм 56 сериядән тора.

Нигә карарга кирәк? Сериал аутист кешеләр проблемын оста күрсәтә. Һәм бу бары тик хастаханәдә генә түгел, теләсә кайсы өлкәдә эшли алган кешеләр язмышы турында да уйландыра. Табиблар тормышы турында куелган сыйфатлы драма.

4. "Кендек әбине чакырыгыз" (Call the Midwife) – BBC, 16+

Әлеге сериалны бер хәбәрчебез "һәр хатын-кыз карарга тиешле" дип тасвирлаган. Сериалда сугыштан соңгы Лондон тасвирлана, шәфкать туташлары белән чиркәү әһелләре бергәләп фәкыйрь районда эшли, медицина проблемнарын хәл итәргә тырыша һәм хатын-кызларга ярдәм итә. Авыр тормыш көнкүрешендә трагик һәм драматик моментларга гына түгел, кызыклы һәм көлкеле хәлләргә дә урын кала.

Сериал Дженнифер Уорд романы нигезендә төшерелгән.

Сериал тугыз сезоннан тора, Раштуа махсус серияләре дә бар.

Нигә карарга кирәк? Хатын-кызлар проблемнарын төрле яктан күтәргән сериал. Катлаулы тормыш, авырлыкларны җиңеп чыгу турында мәгънәле экранизация. Сериал мәхәббәт белән тулы.

5. "Ленин васыяте" (Завещание Ленина) –МакДос​, 12+

"Колыма хиякәләре" һәм күп башка әсәрләр авторы Варлам Шаломов 17 ел дәһшәтле ГУЛАГ лагерьләрендә була. 1929 елда ул Ленин хатын тарату өчен хөкем ителә. Безнең заманда "Ленин васыяте" дигән исем алачак бу хатта Сталин тәнкыйть ителә.

Сериал Варлам Шаломов әсәрләре нигезендә төшерелә, аның тормышын, Колыма лагерьләрендә рәхимсез шартларны сурәтли.

"Ленин васыяте" сериалы бер сезоннан тора. Анда 12 серия.

Нигә карарга кирәк? Сериал оста итеп системның кеше шәхесен ничек сындыруы, юк итүен сурәтли. Рәхимсез режимнарны аңларга теләгән һәр кеше карарга тиешле сериал.

6. Сәер хәлләр (Stranger Things) – Netflix, 12+

Яшүсмерләр, аларның борчылулары һәм тормышлары турында сериал. 1980нче еллардагы провинциаль АКШ шәһәре тасвирлана. Тыныч барган тормыш кинәт кенә Уилл исемле яшүсмер югалуы белән туктала. Аны эзләү барышы дусларын, әнисен һәм җирле шерифны яңа, мистик дөнья ачуына китерә.

Сериал чынбарлык тормышны да, мистик дөньяны да оста тасвирлый. Яшүсмерләр турында соңгы елларда чыккан иң уңышлы һәм популяр сериалларның берсе.

Өч сезон чыкты, дүртенче сезонны төшерергә җыеналар.

Нигә карарга кирәк? Үзләренә гашыйк иткән персонажлар, кастинг бик уңышлы. Күп тапкыр тыңлана ала торган саундтрэк. Җанөшеткеч​, шул ук вакытта мавыктыргыч сюжет. Һәм, иң мөһиме, серләр һәм куркыныч борылышларга бай булган кабатланмас маҗалалар атмосферасы.

7. "Көнбатыш дөнья" (Westworld) – HBO, 18+

"Көнбатыш дөнья" дип аталган футуристик күңел ачу паркында махсус җыелган андроидлар кунакларның барлык теләкләрен үти. Кешеләр исә, үз чиратында, үзләрен җәзасыз хис итә һәм теләсә нәрсә эшли ала. Роботны үтерәләр икән, куркыныч түгел, техниклар аны төзәтәчәкләр, хәтерен бетерәчәкләр һәм кире "эшкә" кайтарачаклар. Ләкин барлык роботларның хәтере бетерелми икән.

Сериал вестерн белән футуристик киләчәк синтезы булып тора. Контрольдән чыккан ясалма интеллект турында.

Сериалда барлыгы 3 сезон бар, өченчесе хәзерге вакытта чыгып бара.

Нигә карарга кирәк? Матур һәм зәвыклы төшерелгән, уйландыра торган кызыклы сериал.

8. Җенси тәрбия (Sex education) – Netflix, 18+

Чагыштырмача яңа (2019 елда чыга башлаган) сериал тиз арада шактый зур популярлык казанды һәм зур бәхәсләр кузгата алды. Сериалда 7-8 сыйныф балалары җенси тормышның нигезләрен өйрәнә. Оялчан Отис секс-терапевт булып эшләгән әнисе белән бергә яши. Аның китапларын һәм белемнәрен кулланып, ул сыйныфташларына проблемнарын чишүдә ярдәм итеп сеанслар үткәрә.

Бу сериалны кыюрак әти-әниләр үсмер балалары белән бергә яки аерым карый ала. Кызыгыз я улыгыз шушы яшьтә нәрсәләр турында уйлый? Бик сирәк мәктәп яки гаилә аларның сорауларына җавап бирә ала, ләкин сораулар беркая да китми. Балалар җавапларны барыбер таба.

Сериал ике сезоннан тора, өченче сезон 2021 елда чыгачак дип көтелә.

Нигә карарга кирәк? Яшүсмерләрнең чын тормышын тасвирлаган сериал. Гадәттә, сөйләшергә күнекмәгән, ләкин беркая да юкка чыкмаган проблемнар турында сөйләшү.

9. "Җәмгыять" (Community) – NBC, 16+

"Гриндэйл" көллиятенә төрле юллар белән тулысынча төрле җиде кеше эләгә. Мәктәп "лузер"лары, аерылышкан өй ханымнары, хәтерен сакларга омтылган карт кешеләр – алар барысы да бик төрле булса да, дуслаша ала. Теләсә нинди кешеләр төркеменнән дуслар компаниясе ясап була.

"Җәмгыять" сериалының һәрбер сериясе – нинди дә булса кино жанрына пародия (детектив, антиутопия һәм башкалар), алар хәтта пластилин мультфильм геройларына әйләнәләр. Җиңел һәм кызыклы комедия.

2009 – 2015 елларда сериалның 6 сезоны чыккан.

Нигә карарга кирәк? Кешеләр нигә теләгәнчә түгел, ә кабул ителгәнчә яшәве турында кызыклы сериал. Бер кешене дә хиссез калдырмас.

10. "Энн" (Anne with an E) – CBC һәм Netflix, 12+

XIX гасыр азагында Канаданың бер авылында карт Мэтью һәм аның апасы Марилла яши. Фермада ярдәмче кирәк дигәч, алар берәр ятим егетне уллыкка алырга телиләр. Тик хата чыгып, аларга егет түгел, 12 яшьлек Энн килә. Кыска гомерендә инде күпсанлы авырлыклар һәм мыскыллаулар күргән Энн яңа тормышка ияләшә.

Беренче карашка сериал тыныч булып күренсә дә, ул һич тә тыныч утырырга ирек бирми. Беренче минутлардан ук үзенә гашыйк иттергән Энн сезне гаделлек өчен көрәшкә, көчсезләрне яклауга, кояшның һәр нурына соклануга өндәр. Бер сулышта карала торган матур һәм игелекле сериал.

Сериал 3 сезоннан, 27 сериядән тора.

Нигә карарга кирәк? "Энн" сериалы заманча күп кенә проблемнарны элекке заман призмасы аша күрсәтә, тасвирлый. Кеше хокуклары, тигезсезлек, гаделсезлек кебек мәсьәләләр кечкенә ләкин кыю кыз күзлегеннән тасвирлана. Саф мәхәббәт, чисталык һәм гаделлек турында матур сериал.

XS
SM
MD
LG