Accessibility links

"Моңа беркем дә әзер түгел иде". Италиядәге вируска каршы көрәш фаҗигасе


Ярослава Вишневска
Ярослава Вишневска

Италия дөньяда таралган коронавирус пандемиясенең төп үзәге булып кала: якшәмбедә үлүчеләр саны бераз кимесә дә, 650 кеше тәшкил итте, илнең төньягындагы хастаханәләр элеккечә тулы, табиблар аларга төшкән эшне көч-хәл белән башкара.

Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәрчесе пандемия аеруча нык җәелгән Италиянең Бергамо шәһәрендәге Humanitas Gavazzeni хастаханәсенең реанимация бүлеге шәфкать туташы Ярослава Вишневска белән сөйләште. ​Италиядәге күп кенә башка табиблар кебек үк, Вишневска үзе дә пациентларның берсеннән чир йоктырган һәм хәзер гаиләсе белән өй карантинында, аның гаилә әгъзалары да барысы да авырый.​

— Пандемия шартларында медицина хезмәткәрләренең әзерлек һәм саклану дәрәҗәсен ничек бәялисез?

— Башта кытай табиблары киңәшләрен беркем дә игътибарга алмады. Фотоларны күреп, бу иртәме-соңмы безгә дә килеп җитәчәк дип уйлый идек, әмма асылын тулысынча аңлап бетермәдек. Беркем дә мондый гадәттән тыш хәлгә әзер түгел иде. Мондый авырулар белән нишләргә кирәклеген белми идек. Көн саен җитәкчелектән ничек эш итү, ничек киенү турында яңа күрсәтмәләр килеп торды. Беренче көннәрдә без күзлексез, битлексез һәм башка саклану әйберләреннән башка эшләдек, аннары күзләрне, битне, башны һәм муенны каплау һичшиксез булырга тиешлеге әйтелде.

Бергамо шәһәрендәге Humanitas Gavazzeni хастаханәсе
Бергамо шәһәрендәге Humanitas Gavazzeni хастаханәсе

— Чир йоктырмау өчен саклану киемнәре һәм җиһазлары җитә идеме?

— Әйе, барысы да җитәрлек иде. Табиблар өчен барлык киемнәр элек операция вакытында гына кулланыла иде. Җиһазлар да башта җитәрлек булды. Әмма соңрак кешеләр күпләп килә башлады, бездәге әзерлек моның кадәр кешегә инде исәпләнмәгән иде. Беренче авыручы безгә февраль урталары тирәсендә эләкте. Аннары аларның саны күпләп арта башлады.

Өйгә кайткач беренче тапкыр еладым

Беренче дулкын 3 мартка туры килде. Ул төнне мин эштә идем һәм өйгә кайткач беренче тапкыр утырып еладым, гәрчә инде реанимациядә сигез ел эшләсәм дә. Минем хәзер дә күзләремдә яшь. Ниндидер зур әйбер шартлаган диярсең. Телефон шалтыраудан туктап тормый: кем янына чабасы, кемне ясалма сулыш алу җиһазына тоташтырасы, кемне коткарасы. Шыгрым тулы бүлмәләрдә без авыруларга булышып өлгерми идек. Беренче көннәрдә без өч авыру турында ишеттек, аннары инде алар 30 булды, икенче көнгә аларның саны 60ка җитте. Без барысына да ничек җитешергә өлгерми идек.

Ярослава Вишневсканың хезмәттәшләре
Ярослава Вишневсканың хезмәттәшләре

3 март коточкыч төн булды. Аны аңлатып бетерерлек түгел. Сменаны тәмамлагач, без сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттек. Берни аңламаган кебек бер-беребезгә тик карашып тордык. Коточкыч булды. Авыруларны сулыш алу җиһазларына тоташтырып өлгереп булмый, инде җиһазлар да җитми иде, безнең күз алдында буылып ятучы кешеләр белән нишләргә белмәдек. "Груша" ярдәмендә вакытлыча кислород кертеп була иде, әмма аннан соң авыруны җиһазга тоташтыру кирәк, ә буш җиһазлар юк. Соңрак без инфекцияле һәм инфекциясез авыруларны аердык. Медицина җиһазын ташып йөреп булмый иде, шуңа без авыруларны бер каттан икенче катка алмаштырып йөрттек.

— Хезмәттәшләрегез ни сөйли, хәзер хастаханәдә хәлләр ничек?

— Коточкыч. Җиңелдән түгел. Авырулар саны арта. Һәр 10-15 минут саен ашыгыч ярдәм машинасы каты авыруларны алып килә тора. Әле моңа кадәр ашыгыч ярдәм бүлегендә борчылган кешеләр тикшеренү көтеп утырдылар, ә табиблар алар янына чыгып, безнең яңа авыруларны кабул итәргә мөмкинлегебез юк, ди иде. Аннары инде сулыш аппаратына тоташтыру өчен буш урыннар калмады. Авыруның ятагына кислород тутырылган баллон куеп, өлкән кешеләрне коридорда калдыра идек, гомере өзелгәнче инде... Аяныч.

Италиянең Кремона шәһәре хастаханәсендә коронавируслы пациентлар
Италиянең Кремона шәһәре хастаханәсендә коронавируслы пациентлар

— Бу авыр көннәрдә иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

Буылып яткан авыруларның күзләрен оныта алмыйм, алар ярдәм көтә, ә син булыша алмыйсың

— Мин операция бүлмәсендә эшләгән кеше, күкрәк яисә корсак ярган очракларны күреп торам. Мин боларга күнеккән кеше. Ләкин хәтта мине дә еларлык хәлгә җиткерү... Буылып яткан авыруларның күзләрен оныта алмыйм, алар ярдәм көтә, ә син булышырга өлгерә алмыйсың. Экстремаль хәлдә дә реанимациядә моның беркайчан да булганы юк иде.

— Сезнеңчә, авырулар арасында чыннан да күбрәге олы яшьтәге кешеләрме?

— Әйе, 70% — олы яшьтәге кешеләр. Алар бик зәгыйфь. Күпләренең бөер авыруы яки йөрәк, бавыр белән бәйле чирләре бар. Аларның имунитеты какшаган. Минем иремә 48 генә яшь, әмма хәтта аның да җиденче көн инде температурасын төшерә алмыйбыз. Табиб белән элемтәдә торабыз. Буыла башлаганчы хастаханәгә алмыйлар.

Бергамо урамнарында хәрби машиналар
Бергамо урамнарында хәрби машиналар

— Табиблар кемне саклап калырга, кемне юк дип сайлаган очраклар буламы?

— Алар барысын да кабул итәргә тиеш, ашыгыч ярдәм күрсәтү табиблары хастаханәгә барырга телисеңме дип сорыйлар. Әгәр табиб чирленең хәле авыр дип саный һәм ул өлкән яшьтәге кеше икән, аны озак уйлап тормыйча җиһазга тоташтыралар, әмма ул күпмегә түзә инде? Кешеләр чебен кебек корыла, гафу итегез. Бер көнгә бер хастаханәдә 30-40 мәет. Бергамода дүрт хастаханә. Кичә (19 мартта — ред.) шәһәрдә 475 үлем очрагы теркәлде. Зиратларда һәм крематорийда урын булмау сәбәпле, хәрби машиналар мәетләрне башка шәһәрләргә алып китә.

"Германиядә барысы да алда әле"

—​ Сез белгеч буларак, вирустан үлүчеләр санының ни өчен нәкъ менә Италиядә шул кадәр зур булуын үзегез өчен аңлата алдыгызмы? Ни сәбәпле чир анда шул кадәр тиз таралды?

— Моның төгәл сәбәбен әлегә беркем әйтә алмаса да, минем үз аңлатмам шундыйрак: Ломбардия (Бергамо урнашкан провинция) индустриаль яктан алга киткән төбәк, биредә хәлле халык яши, алар эш белән дә, ял итәр өчен дә күп сәяхәт итә, шуңа да вирус монда бик тиз килеп җитте һәм тиз таралды да. Ә кешеләр моны, ни кызганыч, җитди алмады, менә хәзер Украинадагы кебек – мин социаль челтәрләрдән карап барам бит, кем көтү белән шашлыкка йөри, базарлар мәш килә, автобуслар тулы.

— ​Сәбәпләрнең берсе итеп сәламәтлек саклау системының бу куркыныч янауга әзер булмавын да әйтәләр.

— Бу да дөрес. Безне хастаханәдә пандемия була алачак һәм без аңа тиешле әзерлек күрсәтә алмабыз дип алдан ук кисәттеләр. Без моны әзрәк аңлый идек, ни булса була инде дип кенә уйладык. Ике көн эчендә аңа да күнегәсең икән, аякта торыр өчен алдыңа бер "дивар" корасың да, эшлисең.

Италиянең Brescia Poliambulanza хастаханәсендә коронавирус бүлеге
Италиянең Brescia Poliambulanza хастаханәсендә коронавирус бүлеге

—​ Италиядәге мондый аяныч вазгыять тууга халык арасында олы яшьтәге кешеләрнең күп булуы да сәбәп түгелме? Шундый ук хәл Германиядә дә, анда да олылар күп, әмма үлүчеләр саны чагыштырмача аз.

— Германиядә барысы да алда әле. Аннары дисциплина мәсьәләсе дә бар. Өйдә утырыгыз дип әйтәләр, ә кешеләр тыңламый. Вирус исә кул тиеп китүдән дә шунда ук күчә. Менә мин кичә генә кибеттә булдым, чиратлап кына керттеләр. Анда битлек кигәне дә, кимәгәне дә бар иде. Шундый өч кеше керде, һәм шулардан берсе яшелчә караганда төчкереп җибәрде. Миңа яшен суккандай булды – тавыш күтәрдем, шуннан соң гына битлексез кешеләрне кибеттән чыгарып җибәрделәр.

—​ Башта битлекләрне чирле кешеләр генә кияргә тиеш, сәламәт кешеләргә ерактан аралашу да җитә дигәннәр иде, хәзер инде битлек бар кешедә дә булсын диләр.

— Битлек һәркем өчен мәҗбүри. Кибеттә булган хәлне сөйләдем бит инде – син беркайчан да яныңда кем төчкерәчәген, йә үзеңнең кайчан йөткерәчәгеңне белмисең. Вируслы микроблар үз авырлыгы белән җиргә төшә, ләкин киемеңә, йә биштәреңә дә эләгә ала. Битлекләр булмаса паникага бирелергә кирәкми – тукыма алыгыз да үзегез ясагыз. Бу коронавирустан коткара алмаса да, йоктырган очракта хәлегезне тагын да начарайта алырлык бактерияләрдән саклаячак. Битлеккә борын һәм авыз тирәләрендә кулыгыз белән беркайчан да тимәгез. Төзәтәсе булса – колак тирәләреннән тотыгыз. Бик еш очраган хата – битлекне бер кулланышлы бармакчалар белән төзәткәләп тору. Тукыма битлекне юып, утюг белән пешереп алырга кирәк, ә бармакчаларны шунда ук ташларга. Кибеттә берәр нәрсә аласың икән – түләр алдыннан аларны салырга һәм акча янчыгын инде чиста кул белән алырга. Мин кире биргән акчаны да кибетче кулыннан алмыйм, ул аны туры минем янчыкка сала. Өйдә мин аны читкә алып куям, тимим, берничә көннән андагы бактерияләр барыбер бетә. Алып кайткан әйберләрне исә дезинфекция чарасы белән чистартам.

Италиянең Кремона шәһәре хастаханәсендә коронавируслы авыру
Италиянең Кремона шәһәре хастаханәсендә коронавируслы авыру

—​ Италиядә хәзер сезнең кебек медперсоналны төрлечә рухландыру чаралары үтә, сезне каһарманнар дип атыйлар. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

— Безнең хәл чыннан да катлаулы, медиклар зур эш башкара, күп кенә хезмәттәшебез чир йоктырды, үлүчеләр дә бар. Миндә каһарманлык хисе юк. Чәршәмбе янә эшкә чыгачакмын һәм үземнең анда янә җәһәннәмгә баруымны бик яхшы аңлыйм. Шуңа да карамастан минем ул эшкә барасым килә, корабтан качкан күсе кебек кача алмыйм.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG