Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр


Сергей Собянин халыкка бюджеттан ярдәм итүгә каршы чыкты

Сергей Собянин
Сергей Собянин

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус сәбәпле ял көне дип игълан ителгән көннәрдә барлык русияләргә матди ярдәм күрсәтү тәкъдимнәренә каршы чыкты. Собянин сүзләренчә, төбәкләр бюджетлары мондый чыгымнарны күтәрә алмыйча "ярылачак". Мәскәү мэры фикеренчә, эшләмәскә мәҗбүр булган хезмәткәрләр өчен ширкәтләр түләргә тиеш.

Узган атнада АКШ Конгрессы эпидемия шартларында икъдисадка ярдәм итү максатында 2 триллионнан артык долларлык канун проектын хуплады. Ул акчаның бер өлеше кешеләргә ярдәм итүгә тотылачак. Керемнәре уртачадан ким булганнарга 1000 доллардан артык, һәр бала өчен 500 доллар ярдәм акчасы биреләчәк.

Чит илләрдән русияләрне кайтаручы очышлар туктатыла


Русия җомгадан шимбәгә каршы төндә чит илләрдән Русия ватандашларын алып кайтучы һава рейсларын вакытлыча туктата. Бу турыда Интерфакска зур һава ширкәтләренең берсендәге чыганагы белдергән. Аның сүзләренчә, Росавиация бу турыда күрсәтмә белән телеграмнар тараткан.

Тагын бер чыганак шимбәдән башлап бөтен халыкара рейслар туктаячагын раслаган.

Бүген Аэрофлот Шеремтьеводан Нью-Йоркка очарга тиеш булган рейсны башкармый калган. Юлчыларга очышның булмаячагы турында соңгы минутларда экипаж хәбәр иткән.

Чаллыда укытучылар медицина битлекләре тегүгә җәлеп ителгән

Чаллы шәһәрендә мәктәп укытучылары коронавирустан саклану битлекләре тегү эшенә җәлеп ителә. Шәһәрдәге 64 мәктәптән 305 укытучы барлыгы 24 мең данә битлек теккән дип белдерә Чаллы шәһәре идарәсе. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, битлек теккән өчен укытучыларга түләнми, ләкин аларның эше “матди яктан бүләкләнәчәк”. Битлекләр тегү өчен материал муниципаль бюджет акчасына алынган.

Татарстанда үзизоляция тәртибе вакытында балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар


Татарстанда үзизоляция тәртибе көннәрендә ата-аналардан балалар бакчасы өчен түләү алмаячаклар. Бакчаларда абүнә түләүләрен алмау турыда карар кабул итүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә йөкләгән. Шундый карар кабул ителәчәге турында Миңнеханов үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр итте. Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында да расладылар.

Митрополит Феофан коронавирустан коткару сорап Казан өстеннән боралакта әйләнгән

Феофан (сулда) боралакта
Феофан (сулда) боралакта

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Казан епархиясе хезмәткәрләре 3 апрельдә Казан өстеннән коронавируска каршы хач әйләнүе уздырган. Руханилар Татарстан башкаласы өстеннән боралакта әйләнгән. Алар үзләре белән Казан иконасын да алган. Бу турыда Казан епархиясенең рәсми сайтында языла.

  • Татарстанда коронавирус йоктыручыларның барысына да 20дән 46га кадәр яшь
  • Татарстанда чит илдән кайткан, яки авыручылар белән контактта булганнарга полиция үзизоляция тәртибен бозу өчен 42 протокол төзегән. Урамда сәбәпсез йөрүчеләргә 356 беркетмә төзелгән.
  • Республикада барлыгы коронавируска 12,5 мең тест ясалган.
  • СМС-хезмәте ярдәмендә урамга чыгу вакыты ике сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин.

Моның хакта Татарстан хакимиятенең брифингында хәбәр ителгән.

Швециядә коронавирустан 92 яшьлек татар әбие үлгән

Швециянең Стокһолм шәһәрендә яшәүче 92 яшьлек Рәхимә Хәйретдинова коронавирустан үлеп киткән. Бу турыда хәбәрне бүген җомга намазына җыелганнарга Финляндиянең Һелсинки татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев җиткерде. Ул шулай ук мондый куркыныч йогышлы авырулардан үлгән кешеләрне мөселманча җирләү тәртибе турында да сөйләде.

дәвам

фикерләр (9)

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG