Accessibility links

Җырчы Әнвәр Нургалиевның коронавируска тесты тискәре булып чыкты


Җырчы Әнвәр Нургалиев мәрхүм әнисе белән
Җырчы Әнвәр Нургалиев мәрхүм әнисе белән

Җырчы аңа карата яла ягучыларны, мыскыллаучыларны җавапка тартырга җыенуын белдерде. Ул шулай ук әнисенең хастаханәдә коронавирусны ничек эләктерә алуына гаҗәпләнүен сөйләде.

Җырчы Әнвәр Нургалиев коронавируска тапшырган тесты тискәре булып чыкты. Моның хакта җырчы Азатлыкка үзе хәбәр итте. Коронавирус аның гаиләсендә дә ачыкланмады.

Тест ясау ихтияҗы 5 апрель көнне Нургалиевнең әнисе вафат булганнан соң туды, аның әнисендә коронавирус табылды. Җырчы сүзләренчә, аның әнисе өч ай элек авырып киткән, район хастаханәдә дәвалау нәтиҗә бирмәгәч, аны Республика клиник хастаханәгә илткәннәр, шунда әнисенә операция ясалган. Әнисе инсульт кичергән, ай чамасы ул неврология бүлегендә яткан.

"Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. Соравым калды: әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган?", диде Нургалиев. Бу хакта ул үзенең Instagram сәхифәсендә дә язган.

Әнвәр Нургалиев белдергәнчә, социаль челтәрләрдә аерым кешеләр һәм матбугат чаралары аңа карата яла яккан, мыскыл иткән. Ул аларны канун нигезендә җавапка тартырга җыенуын белдерде. "Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар, алар җавапка тартылачак", диде ул.

7 апрель көнне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада республика клиник хастаханәсендә үлгән әбидә коронавирус табылуы турында хәбәр итте. Әлеге әби танылган татар җырчысы Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә Нургалиева булып чыкты.

Шушы хәлдән соң РКБ эчке карантинга ябылды.

XS
SM
MD
LG