Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сак булыгыз, коронавируслы кеше сезнең янда гына булырга мөмкин"


Коронавирус йоктырган Чулпан Хәмидова һәм ковид диагнозы расланмаган, әмма йогышлы авырулар хастанәсендә үпкә ялкынсынуы белән яткан Венера Баһаветдинова үзләренең авыру тарихлары белән уртаклашты.

Соңгы көннәрдә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның рәсми саны арта башлады. Ковид диагнозы куелмаган, әмма ике яклы үпкә ялкынсынуы яки кискен респиратор вирус авыруы белән чирләүчеләр дә күп. Язгы-җәйге айларда "мин бу авыруга ышанмыйм, коронавирус йоктырган бер кешене дә белмим" диючеләр бар иде. Хәзер инде авыруны инкарь итү авыррак, һәр гаиләдә булмаса да, якын-тирә, таныш-белеш, туган-тумачалар арасында әлеге зәхмәтне йоктыручылар бар.

Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст"ында коронавирус йоктырган һәм әлеге вакытта тернәкләнеп килгән ханымнар белән сөйләштек. Казаннан тәрҗемәче, кулъязмалар белгече Чулпан Хәмидова авырып өйдә яткан. Аның кулында ковид барлыгын күрсәткән тест нәтиҗәсе бар. Башта ире чирли башлаган. Ике баласына йокмаган.

Актриса, "Яңа гасыр" телеканалының бренд-менеджеры Венера Баһаветдинова хастаханәдә яткан. Өч тапкыр бирелгән тест коронавирус барлыгын күрсәтмәсә дә, үпкәсенең 25 процентка зыян күрүе ачыкланган, моннан тыш югары температурасы ике төрле антибиотик эчеп тә ике атна дәвамында төшмәгән.

"Сак булыгыз, коронавируслы кеше сезнең янда гына булырга мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:50:48 0:00
йөкләү



Алар белән коронавирус симптомнары, әлеге зәхмәт белән көрәш тәҗрибәсе турында сөйләштек. Подкастта яңгыраган сигез төп фикерне җиткерәбез.

Авыручылар күп, хастаханәләрдә авыр хәлдәгеләр ята

Венера Баһаветдинова
Венера Баһаветдинова

Венера Баһаветдинова: "Ашыгыч ярдәм машинасы мине иртәнге сәгать тугызда алып китте. Көндезге өчкә кадәр яңа инфекцион хастаханә янында чиратта тордык. Минем хәлем бик авыр түгел иде, сулый алмаучылар, хәлсезләр нишләгәндер ул вакытта? Аннары компьютер томографиясе уздым. Аның нәтиҗәсен тагын өч сәгатьләп көттем. Палатага кичке сәгать җиделәрдә генә эләктем. Палатадагылраның хәле минекеннән күпкә авыр иде. Барысы да кислород сулап ята, кайберләре кашык тотып ашый да алмый. Үлеп китүчеләр дә булды".

Чулпан Хәмидова: "Безнең белән бер вакытта өч дус гаилә дә авырый башлады. Гомумән, әлеге вакытта җиде гаиләнең коронавирус йоктырып ятуын беләм".

"Бер танышым компьютер томографиясе ясатырга инфекцион хастаханәгә барды. Беренче барганында 2,5 сәгать көтеп тә керә алмаган, хәлесезләнеп, кайтып киткән. Икенче көнне генә керә алган. 30лап кеше чиратта тора иде дип сөйләде".

Табибларга бик авыр, ләкин алар барысын да эшләргә тырыша

Венера Баһаветдинова: "Инфекцион хастаханәдә без аерым боксларда яттык. Табиблар, шәфкать туташлары көне буена авыр махсус киемдә йөри. Авыруларны бик карыйлар. Гел кереп йөриләр, кандагы кислород дәрәҗәсен, температураны, кан басымын тикешереп кенә торалар. Аларның да гаиләләре, балалары, олы яшьтәге әти-әниләре бардыр. Бик куркыныч эш".

Чулпан Хәмидова: "Безгә килгән табиб гади битлектән һәм бармакчадан иде, телевизорлардан күрсәткәнчә, махсус саклану костюмыннан түгел иде. "Сез бүген алтмышынчы авыру. Иртәнге сәгать җидедә өйдән өйгә йөри башлыйм, кайчан бетерәсемне белмим", дип сөйләде. Шуңа да карамастан, кеше хәленә керә торган табиб иде".

Коронавируска каршы көрәш системы һаман көйләнеп бетмәгән

Чулпан Хәмидова
Чулпан Хәмидова

Чулпан Хәмидова: "Коронавируска тест уңай булганнан соң, Татарстан сәламәтлек министрлыгының кайнар элемтәсенә шалтыраттым. Нәрсә эшләргә кирәк безгә дип сорадым. Төгәлрәк белер өчен Роспотребнадзорга шалтыратыгыз диделәр. Шалтыраттым, "бөтен гаиләгез белән өйдә утырасыз, 12 көннән анализ алырга кешеләр килер. Нәтиҗәсе ике тапкыр тискәре булса, чыгарга мөмкин. Өегезгә карантинда утыру турында карар китерерләр диделәр. Өч атна узды, бер килүче булмады".

"Иремә чакырган табиб - ике көннән, миңа - биш көннән килде. Без эш буенча КФУ поликлиникасына карыйбыз. Табибны шуннан чакыртасы, ә алар җирле поликлиникага әйтергә тиеш. Мәгълүмат вакытында барып җитмәгәнлектән шундый кичектерүләр барлыкка килә".

Кайчак табиблар бер төрле, Роспотребнадзор икенче төрле сөйли

"Кайчак табиблар бер төрле, Роспотребнадзор икенче төрле сөйли. Роспотребнадзор ике тест ковид күрсәтмәгәннән соң карантинны тәмамларга ярый диде, ә балалар янына килгән табиб бер тест та җитә диде".

Таныш табиблар булмаса, хастаханәгә эләгү авыр

Венера Баһаветдинова: "Яшерен-батырын түгел, таныш-белешләр булмаса, хастаханәләргә эләгү җиңел түгел. Беренче компьютер томографиясен дә танышлар ярдәмендә тиз генә ясата алдык, ашыгыч ярдәм машинасы да туганым аша гына килде. Авырый башлау белән табибларга мөрәҗәгать итегез, эзләгез".

Сак булыгыз, сезнең янда коронавирус йоктырган кеше йөрергә мөмкин

Чулпан Хәмидова: "Тест нәтиҗәләрен паспорт белән барып аласы, телефоннан гына әйтмиләр. Тест узарга, томография ясатырга булсынмы – үз аягың белән барасың. Гомумән, язгы кебек кырыс чаралар, тикшерүләр юк кебек. Күршемнең гаиләсе авырый, ләкин үзе берни булмагандый эшкә йөри, хатынына чыкмаска кушып киткәннәр, ә иренә берни әйтмәгәннәр".

Кеше турында уйламасаң, үзең турында уйла

Җинаятьче кебек хис итәм, әле һаман авыру йоктырырмын кебек

Венера Баһаветдинова: "Авырган килеш кеше арасында йөрүне, концертлар куюны аңламыйм. Кеше турында уйламасаң, үзең турында уйла. Битлекләрне авызда гына асып йөрүгә дә аптырыйм. Бу бит җитәкчелеккә түгел, үзебезгә кирәк. Мин хастаханәдән чыккач та, кешеләр янына, кибетләргә керергә куркам. Җинаятьче кебек хис итәм, әле һаман авыру йоктырырмын кебек".

Сулыш гимнастикасы ясагыз, корсакта йоклагыз

Венера Баһаветдинова: "Хастаханә табибы тернәкләнер өчен Стрельникова ысулы белән сулыш гимнастикасы ясарга киңәш итте. Аны иртән һәм кич ясарга кирәк. Моннан тыш, аркага массаж ясау килешә. Шулай ук көненә 12 сәгать корсакта ятарга кирәк. Мендәр күкрәк астына куелырга тиеш. Бу авыру эзсез генә үтми, хәтер начарюы бар, ул йөрәккә, башка әгъзаларга бәрергә мөмкин. Шуңа күрә тагын өч ай дәвамында үз-үзеңне карарга кирәк".

Вакцина 100 процент ышанычлы булса гына ясатабыз

Венера Баһаветдинова: "Әйтә алмыйм. Гриппка каршы да ясаткан юк. Әгәр дә бу 100 процент авырудан коткарачак дип әйтсәләр, ясатачакбыз. Чөнки бу авыруны тагын бер тапкыр кичерергә язмасын".

Чулпан Хәмидова: "Вакцина тирәсендә хәлләрне күзәтеп барам. Русия вакцинасын сынау дәлилле медицина критерийларына туры килмәде. Башка илләрнең вакциналары белән дә проблемнар бар әле. Без авыргач, беразга булса да, антитәнчекләр барлыкка килер дип өметләнәм, ә вакцинага өмет бик юк. Мондый типтагы вирусларга вакцинаны 15 еллап эзлиләр, ләкин уңышка ирешә алганнары юк".

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG