Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 73 проценты коронавируска каршы вакцина ясатырга теләмәвен белдерә


Шәфкать туташы Спутник V вакцинасы ясый
Шәфкать туташы Спутник V вакцинасы ясый

Сораштыруда катнашканнарның 93 проценты вакцинация ирекле булырга тиеш дип саный.

Русияләрнең 73 проценты коронавирустан прививка ясатырга әзер түгел. 23 проценты моңа риза, тагын дүрт проценты COVID-19 белән авырып алганын һәм прививка кирәк түгеллеген белдергән. Бу саннарны "Бердәм Русия" уздырган сораштыру күрсәткән. Сораштыруда 20 мең кеше катнашкан. Аның нәтиҗәләре Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога җибәреләчәк диелә.
Респондентларның 93 проценты коронавирустан вакцина ясату ихтыяри булырга тиеш дип белдергән. Җиде проценты ул мәҗбүри ясалырга тиеш дигән.

Сораштыруда катнашканнарның 25 проценты Русиядә чыккан вакцинаны, 13 проценты чит ил препаратын сайларга теләгәнен әйткән. 63 процент вакцина кайда чыгуы мөһим түгел, нәтиҗәсе булсын дигән.

Сентябрь башында Югары икътисад мәктәбе уздырган сораштыруда катнашкан русияләрнең 45 проценты коронавирустан вакцинаны беркайчан да ясатмаячакмын дип белдергән иде.

Левада үзәге сораштыруы Русиядә чыккан Спутник V вакцинасын 38 процент респондент ясатырга әзер икәнен күрсәтте. Алар өчен вакцинациянең түләүсез һәм ирекле булуы шарт булып тора. 54 процент вакцина ясатуга әзер түгеллеген белдерде.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалеи үзәге эшләп чыгарган коронавирус вакцинасы 11 августта рәсми теркәлде. Ул яңа төр коронавирустан дөньяда беренче вакцина диелде. Ләкин бу вакцина теркәлү алдыннан сынауларның ике этабын гына узды, ягъни аны берничә дистә кешедә генә сынадылар. Августта уздырылган сораштыру Русия табибларының күпчелеге Гамалеи үзәгенә эшләнгән вакцинаны үзләренә ясатырга әзер түгел икәнлеген күрсәтте.

Хәзерге вакытта Русиядә коронавирустан тагын бер вакцина сынала. Анысын "Вектор" вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге әзерли.
Русия сәламәтлек саклау министрлыгы Чумаков исемендәге үзәктә эшләнә торган тагын бер вакцинаны сынарга рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG