Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русия табиблары илдә эшләнгән коронавирус вакцинасына ышанмый


Русия табибларының күпчелеге Гамалеи үзәгенә эшләнгән вакцинаны үзләренә ясатырга әзер түгел.

“Табиб белешмәлеге” хезмәте уздырган тикшеренү күрсәткәнчә, табибларның күпчелеге коронавируска каршы Русиядә чыгарылган вакцинага шикләнеп карый. Сораштыруда катнашкан өч меңгә якын медикның 52 проценты прививка ясатудан баш тарткан дип яза РБК.

Вакцинага ышаныч белдермәүләренең сәбәпләре дип аның нәтиҗәлеге турында мәгълүмат җитәрлек булмавы (66 процент), вакцинаның тиз эшләнүе (48 процент) аталган.

Респондентларның 24,5 проценты вакцина кертүгә каршы булмавын белдергән. 20 проценты аны пациентларга, хезмәттәшләренә һәм танышларына да киңәш итәчәген әйткән.

11 августта Русия президенты Владимир Путин Русиянең дөньяда беренче булып коронавирус вакцинасы теркәлүен хәбәр итте. Ул кызларының берсе коронавирустан вакцина ясатканын да белдерде.

Күп кенә илләр Русия вакцинасының куркыныч тудырмавына шикләнүен әйттеләр. Дару препаратлары чыгаручы шикрәтләр вакцинаның сыйфаты әлегә билгесез булуы сәбәпле аны теркәүне кичектереп торырга чакырды.

Вакцинаның теркәлү таныклыгында ул 2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә кертеләчәк диелгән. Ләкин прививкалар ясауны көз көне үк башларга ниятләнә. Картлар һәм балалардан тыш, аны кайбер төркем кешеләргә ясарга мөмкин булачак диелә.

XS
SM
MD
LG