Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кызы коронавирустан Русия вакцинасын үзендә сынаган


Элегрәк Русия фармацевтик ширкәтләре тикшерүләрнең өченче фазасын үтми торып COVID-19 вакцинасын теркәми торуны сораган иде.

Русия президенты Владимир Путин 11 августта COVID-19 Русиядә вирусына каршы вакцина теркәлүе турында хәбәр итте. Шулай итеп, ул коронавирустан дөньяда беренче вакцина булды.

Путин бу хакта сишәмбе хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйткән. Ул шулай ук аның кызларының берсе Русия вакцинасын үзендә сынап каравы турында да белдерде дип яза ТАСС.

Элегрәк Русия фармацевтик ширкәтләрен берләштерүче Клиник тикшерүләр оешмалары берлеге тикшерүләрнең өченче фазасын үтми торып COVID-19 вакцинасын теркәми торуны сораган иде. Росздравнадзор бу тәкъдимне хупламады.

Фармацевтика ширкәтләре сәламәтлек саклау министрлыгын вакцина әзерләүдә вакыйгаларны ашыктырмаска чакырды. Дөньяда 26 вакцина эшләнә, аларның алтысы меңнәрчә һәм дистә меңнәрчә кеше катнашында сынала. "Ашыгып теркәү Русияне бу өлкәдә беренче итми, ул вакцина кулланучыларга куркыныч кына тудыра", диде фармацевтлар.

Русия вакцинасы күпләп 2020 ел ахырында гына җитештерелә башлаячак. Әмма көз көне картлар һәм балалардан тыш, кайбер төркем кешеләргә вакцина ясарга мөмкин булачак. Бу хакта "Медуза"га интервьюда вакцина җитештерү белән шөгыльләнүче Гамалеи фәнни үзәге вәкиле Денис Логунов сөйләгән иде.

Мәскәүдә кайбер табиблар һәм шәһәр хөкүмәте вәкилләре коронавируска каршы әлегә теркәлмәгән вакцина ясату тәкъдиме алган булган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Bloomberg язды. Алар арасында Мәскәү Иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары, "Эхо Москвы" баш мөхәррире Алексей Венедиктов та булган. Ул вакцинадан баш тарткан.

XS
SM
MD
LG