Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан тагын бер вакцинаны кешеләрдә сынау башланды


Яңа препаратны сынауларда өч мең ирекмән катнашырга җыена.

Русия сәламәтлек министрлыгы COVID-19 вирусыннан тагын бер вакцинаны кешеләрдә сыный башларга рөхсәт итте. Бу вакцина Русия фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәге тарафыннан эшләп чыгарылган дип хәбәр итә РБК.

Русиядә коронавирустан өченче вакцинаны сынау Киров, Петербур, Новосибирскида узачак, анда өч меңнән артык кеше үз иреге белән катнашачак. “Бу сынаулар Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм дөнья оешмалары таләпләренә туры килә, тиешле күләмдә фәнни мәгълүмат бирәчәк” дип белдерәләр Чумаков үзәгендә.

Вакцина кертелгәннән соң сынауда катнашучылар 16 көнгә стационарга урнаштырыла. Аларның хәлен табиблар тикшереп торачак. Клиник сынаулар ноябрьдә тәмамланыр дип көтелә.

11 августта Русиядә коронавирустан беренче вакцина рәсми рәвештә теркәлде, аны Гамалеи үзәге эшләп чыгарды. Русия хакимияте бу коронавирустан дөньяда беренче вакцина дип белдерде. Дөнья илләре әлеге препаратның куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуына шик белдерде. Беренче вакцина теркәлүгә кадәр клиник сынауларның ике баскычын гына узган иде. Ул бары берничә дистә кешегә генә ясалды. Шуңа да карамастан, көз айларында бу вакцинаны картларга, укытучыларга, табибларга кадарга ниятләнә.

Хәзерге вакытта Новосибирскидагы “Вектор” фәнни үзәгендә дә бер вакцина сынау уза.

Шул ук вакытта Русиягә чит ил вакциналары да керергә мөмкин. Кытайның Sinopharm һәм швед-британ ширкәтенең AstraZeneca вакциналары Русиядә теркәлү уза.

АКШ университеты профессоры Мигель Николелис Бразилиядә тикшеренүләр уздырып, элек Денге бизгәге белән авырып алган кешеләрнең COVID-19 вирусына иммунитеты булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Бу турыда Reuters яза. Профессор узган елларда Денге бизгәге кинәт таралып киткән җирләрдә коронаирус белән зарарлану очраклары күп булмавын һәм ул акрын таралуын ачыклаган. Бу фараз дөрес булса, Денге бизгәгенә каршы куркынычсыз вакцинаны кадап та кешеләр яңа төр коронавирустан чирләү ихтималын киметер иде дип саный профессор.

22 сентябрьгә дөньяда 31 миллионга якын кешедә коронавирус табылган. Пандемия бер миллион кешенең гомерен өзде.

XS
SM
MD
LG