Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хастаханәләрдә мәхшәр. Авырмаган килеш тә чир эләктерергә мөмкин"


Чулпан Галиәхмәтова

Татарстанда коронавирус эләктерүчеләрнең рәсми санына караганда, җәйге чор белән зур аерма юк. Азатлык күзәтүенә һәм без аралашып торган табиблар, авырулар сүзенә күрә, чирләүчеләр саны артканнан-арта.

Чулпан Галиәхмәтова – журналист. Казанда яши. Ул икенче атна инде авырый. Өйдә изоляциядә ята. Аның белән бергә ире дә, ике баласы да эшкә, мәктәпкә йөрми. Чулпан Азатлыкка ничек COVID-19 эләктерүен, тест бирә алмаганын, моны яшерен рәвештә танышлары аша гына ясата алганын һәм шуның аркасында рәсми статистикага эләкмәвен, компьютер томографиясенә (КТ) бәяләр үзгәргәнен һәм анда берничә атнага чират тулганын, хастаханәләрдә кешеләрнең үзара талаша- сугыша табибка эләгергә тырышуы турында сөйләде.

— Чулпан, кайчан үзегезне начар хис итә башладыгыз? COVID-19 вирусын эләктерүнең нинди билгеләре бар иде?

— Узган атна эштә хәлсезләндем. Бик нык баш авыртты, чәч бөртекләренә кадәр сызлаган төсле. Һава алмашынуына сылтадым, шуңа бәйледер дип уйладым. Көйсезләндем, аны хезмәттәшләрем дә сизде. Ике көннән кинәт температура күтәрелде. 38 дәрәҗә минем өчен югары санала, сирәк авырыйм мин алай. Тән сызлый башлады. Аяклар, баш, күзләр әчеттереп авырта башлады. Кемнең "нечкә" җире бар, шунда бәрә. Мин бөерләр белән интегәм, алар да авырта башлады. Тән әгъзаларын алып ташларлык хәлгә җитәсең. Аңладым инде – мин дә коронавирусны эләктердем.

— Табибны чакырттыгызмы?

— Беренче көнне үзем дәваланам дип тотындым. Табибларны да борчыйсы килмәде, аннары интернеттан да укып дәваланырга өйрәнеп бетеп киләбез бит. C, D, цинк витаминнарын күпләп эчтем, токсикацияне чыгарыр өчен полисорб та кулландым, бераз хәлем уңайланды, температура да төште. Икенче көнне тагын күтәрелде температура, өч көн эчендә аякка баса алмаячакмын дип аңладым, "больничный" алырга туры килә дип өйгә табибны чакырттым. Дүрт сәгатьтән килде ул.

Бер табибка уртача 200 чакырту туры килә, миңа килгән табибның мин алтмышынчы кешесе идем, әле миннән соң да дөнья кадәр кешегә керәсе бар диде. Участок табиблары төнге 12гә кадәр йөриләр. Соң килсәк, кешеләр ишекне ачмый, аннары шикаять язалар дип сөйләде табиб. Табиб тиз тота эшне, язарга кәгазе дә калмаган иде. Табиблар шул бер протокол нигезендә эш итә. Минем табиб, COVID-19 булырга мөмкин, әмма ОРВИ язам, диде. Коронавируска тест ясатырга кирәкме дигәч, кирәкми диде башта. Бәхәсләшеп булса да ул юлламаны яздырта алдым. Күрәсең, хатын-кыз белән маташасы килмәде аның. Бирде юллама.

— Тестны кайда ясаттыгыз?

Тест нәтиҗәләрен беркемгә дә күрсәтмәскә кушты, статистиканы бозу булачак диде

— Ул үзе бер тарих. Аны дәүләт хастаханәсендә дә ясатып була, әмма анда мәхшәр дип уйладым. Тест ясаучы хосусый лабороторияләр бар ул, бер тест 1900 сум. Берничәсенә шалтыратып, авырыйм, тест үтеп беләсем килә нәтиҗәләрен дигәч, килә күрмәгез авырган килеш, безнең номерны онытыгыз диюгә кадәр җитәләр. Үзләре дә килмиләр. Сәламәт кешегә ул тест нәрсәгә кирәк? Танышларны эзли башладым. Борын, тамактан "мазок" алына, биш сәгать эчендә миндә коронавирус икәне ачыкланды. Әмма таныш кызым бу тест нәтиҗәләрен берсенә дә күрсәтмәскә кушты, статистиканы бозу булачак дип әйтте. Без терки алмыйбыз сине, диде.

— Нәрсәдән куркалар икән алар? Ниндидер күрсәтмә бармы?

— Аптыраган! Статистикага болай да халык ышанмый, уен икәнен аңлый. Ник аны яшергәннәрен аңламыйм чынында, гадәттән тыш хәл кертерлек шулкадәр зур сан микән әллә, куркалармы шуннан дип тә уйлыйм. Максатларын аңламыйм. Әмма статистиканы бозып күрсәтү – хакимиятнең авыр хәлдә калган табибларның да эшләрен күрмәмешкә салышу кебек кабул ителә. Аларның эшен күрмәү, хөрмәт итмәү – ямьсез күренеш.

— Тест раслагангач нишләдегез?

— Үпкәгә төшмәсен иде бу чир дип уйлый бит һәр кеше, авырыйсың, ә шул вакытта үпкәләрең ашалып ятса, бер дә күңелле түгел. КТ ясатырга кирәк. Табиб та тыңлагач, тавышлар бар сулауда дип әйтеп киткән иде. КТны эзли башладым, 17 октябрь шалтыраттым, КТ ясауның иң якын көне 27 октябрь иртәнге 4тә иде. Тәүлек буе эшли алар. 2 500 сум иде ул, хәзер исә 5 мең сум! Бу – бюджет оешмалары теркәлгән "АкБарс-Мед" иминият ширкәте хезмәте әле җитмәсә. Электр өчен түләү артканмы әллә? Яңа техника да түгел югыйсә. Кеше кайгысында акча эшләү дип саныйм моны. КТны да төрле җирдә ясатып була, хосусый клиникаларда ул арзанрак та, әмма урын юк. Бу бик күп кеше авырый дигәнне аңлата.

— Аңлавымча, КТ ясата алмагансыз, ә ничек дәваланасыз? Өйдә ирегез, балалар бар. Алар да авырыймы, изоляция шартларын үтәп буламы?

— Участок табибы миңа антибиотикларга рецепт язып бирде, үзем аны дөрес түгел дип саныйм. Хәлем бераз җиңеләя, бераз авырлашкач, аларны эчәргә булдым. Даруларга шул витаминнар да өстәдем, бик күп су эчәм. Өйдә дә эшләрмен дигән идем, әмма хәлсез килеш егылам. Җитмәсә, берничә көннән ни ис, ни тәм тоймый башладым. Бигрәк авыр икән ул.

Авырый башлагач, ирем дә үзенең эшендә эшкә йөрмим, хатыным авырый дип әйтте. Өйдән эшли ул. Балалар да мәктәпкә, бакчага йөрми. Алар авырмый, әмма мин алардан аерым бүлмәдән чыкмыйча утыра алмыйм. Кемдер өйдә дә битлек, перчатка киябез ди, мин булдыра алмадым. Сулый да алмаганда, һава җитмәгән килеш битлектән өйдә йөрү мөмкин түгел. Аннары балалар да бәләкәй, алар минем янымда сырпаланып йөри, кочаклашмыйча яши алмыйлар. Аларга зур дозада витаминнар бирәм.

Анда мәхшәр. Кеше өстендә кеше. Талаш, этеш-төртеш

Мин сишәмбе тагын бер тапкыр "мазок" алырга бардым, "больничный"ны озайтасы бар бит. 20 октябрь мазок бирергә дип кердем, әмма ник кергәнемә үкенәм. Анда мәхшәр. Кеше өстендә кеше. Талаш, этеш-төртеш. Шулкадәр кешеләр ачулы, алар арыган, бер-берсенә ташланалар, кычкыралар, чиратларда бишәр сәгать утыралар, бу – яшәү өчен көрәш. Таныш табибым хәтта кешеләр коридорда сугышалар дип әйтте. Тест ясатуга да чират, табибка керүгә дә сугыш. Нинди 1,5 метр ара саклау ди анда?Авырмаган килеш авырырга мөмкин. Табиб, шәфкать туташлары менә шундый шартларда эшли.

Ярый минем үзем ясаткан тест бар, мин беләм вирус булганын һәм кешедән ерак торырга тырышам, кибеткә йөрмим, кешеләр белән аралашмыйм. Әмма "мазок" бирү хокукын да яулап алырга туры килә бит. Минем танышым да шул ук симптомнар белән өендә ята, ул йомшаграк холыклы, минем кебек таләп итә алмаган, ягъни ул "мазок"ка юллама алмаган. Димәк, күпме кеше расланмаган диагноз белән йөри. Минем дә рәсми диагноз юк. "Мазок" бирдем шулай да. Биш көннән әзер була диделәр.

— Хосусый клиникаларда биш сәгать эчендә ясала тест, ә дәүләтнекендә биш көн көтәсе. Нәрсәгә бәйле бу?

— Оптимальләштерү програмы мәктәпләргә генә түгел, хастаханәләргә дә эләкте. Менә мин йөргән сырхауханәнең үзенең зур лабораториясе бар иде. Аны яптылар, анализ нәтиҗәләрен белү өчен алар башта Чаллыга җибәрә иде, чөнки тендерны Чаллы лабораториясе откан. Кан, бәвел һәм башкалары көн саен башка шәһәргә җибәрелә, шуннан берничә көннән әйләнеп кайта. Быел, шөкер, барысы да Казанда ясала, әмма барыбер озак. Бу – лабораторияләр өлгерми дигән сүз яки эшне тиешлечә оештыра алмау. Коронавирус анализлары кая җибәрелә – белмим.

— Таныш-белешләрегез арасында авыручылар күпме?

— Бик күп, әмма бөтенесенә диярлек ОРВИ куела. Кем ничек булдыра, шулай дәвалана. Әмма монда табибларны сүгү урынсыз, алар сугыш вакытындагы шартларда эшли. Алар — корбан. Ничәмә-ничә еллар буена хакимят тарафыннан сәламәтлек саклау системын игътибарсыз калдыру, аларның түбән хезмәт хакына эшләтүләре, бүген дә акчаны кысып калу юлларын эзләүләрнең аянычлы нәтиҗәсе бу. Табиблар талантлы һәм алар нык тырыша, әмма көченнән килгәне шулкадәр генә булып чыга.

— Ни өчен кинәт кенә чирләүчеләр артты дип саныйсыз?

Статистиканы ачык күрсәтсәләр, халык белән даими аралашып торса хакмият, халык та аңлар иде

— Яз көне каты тоттылар, әмма кинәт кенә хакимият тә дилбегәне бушатты. Җәй көне бернинди дә чир турында сөйләшү дә, кисәтү дә булмады. Ә менә тавыш бирүләр булды. Дәшмәделәр. Халыктан статистиканы яшереп бәйрәмнәр уздырдылар. Дөрес, бөтен әйберне ябу да начар, барыбызның да акча эшләү бурычы бар, ач ятып булмый. Әмма алдан чаралар күрелсә, кешеләр дә җаваплы булса, бу кадәр күп авырулар булмас иде. Статистиканы ачык күрсәтсәләр, халык белән даими аралашып торса хакимият, халык та аңлар иде. Мин үзем дә җәй бетте бу чир дип уйладым, битлекләр кию дә тукталды бит. Үзем дә эләктермәсмен төсле иде, күбесе шулай уйлый. Әмма массакүләм чаралар булса да тыелырга тиеш иде. Бу да начар булды. Иртәрәк тынычландык.

— Нинди киңәшләр бирер идегез безнең укучыларга? Вакцина булса, ясатачаксызмы?

— Күп кеше үзен-үзе дәвалау белән шөгыльләнә. Маляриядән дәвалый торган дару эчәргә кушалар ватсапта. Күз йомып теләсә нәрсә эчәргә ярамый. Организм һәр кешенең үзенчәлекле, башка кеше белми аны, уйлап эш итәргә кирәк. Вакцина уйлап табылса, без аны ясатмаячакбыз. Ирем дә бюджет оешмаларында басым ясап эшләтү гадәте барлыгын белеп мине кисәтеп куйды. 2-3 ай эчендә вакцина уйлап табылмый. Аның сынау вакыты да озак була. Үзебезгә дә, балаларга да ясатмыйбыз дигән нәтиҗәгә килдек.

Рәсми саннар. 21 октябрь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 9 942 (+69) 8 895 (+140) 48 (+1)
Татарстан7 943 (+44) 6 803 (+31) 104 (+0)
Русия1 447 335 (+15 700) 1 096 560 (+10 952) 24 952 (+317)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (2)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG